|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ЯКУПОВА ВЕНЕРАВенера Абдулла кызы Якупова 1959 елның 6 июлендә Татарстанның Яшел Үзән районы Кызыл Яр авылында эшче гаиләсендә туа. 1976 елда Васильевода урта мәктәпне, 1981 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. 1981–1984 елларда Яшел Үзән районында чыгучы «Зеленодольская правда» газетасында үзхәбәрче булып эшли. 1984–1986 елларда Мәскәү яшьләр институтында укып, сәяси белем ала. 1986–1995 елларда «Молодежь Татарстана» газетасында – үзхәбәрче, бүлек җитәкчесе, баш редактор урынбасары вазифаларын башкара. 1995 елдан «Казанские ведомости» газетасының баш редакторы хезмәтендә. |
Иң күп укылган
|