поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ВӘЛИУЛЛА ИЛШАТ

Илшат Вәлиулла (Илшат Әхәт улы Вәлиуллин) 1967 елның 19 мартында Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында туа. 1984 елны Олы Ачасыр урта мәктәбен тәмамлагач, ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.

1985–1988 елларда Тын океан Хәрби диңгез флотында хезмәт итә.

Армиядән кайткач, университетта укуын читтән торып тәмамлый.

11 яшеннән шигырьләр яза башлый. 1984–1985 елларда, Казан дәүләт университетында укыганда, шигырьләре белән сәхнәләрдә, әдәби радиотапшыруда чыгыш ясый. Студентларның «Әллүки» әдәби түгәрәгендә актив катнаша.

«Татар декадансы» дигән беренче әдәби мәкаләсе «Татар иле» газетасында (1994) һәм «Идел» яшьләр журналында (1995) басыла.

Аның мәкаләләре «Яшел Үзән», «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга» газеталарында һәм «Казан утлары», «Идел» журналларында басыла.

2004 елны И.Вәлиулланың эсселар, әдәби тәнкыйть мәкаләләрен туплаган «Мәңгелек Бәхет эзләреннән...» дигән тәүге китабы дөнья күрә. 2006 елда исә аның «Һәр шагыйрь – бер дәрья» дигән икенче китабы басылып чыга.

И.Вәлиулла – 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мәңгелек Бәхет эзләреннән...: эсселар, әдәби тәнкыйть мәкаләләре / кереш сүз авт. Р.Ганиева. – Казан: РИЦ Школа, 2004. – 128 б. – 500 д.
Һәр шагыйрь – бер дәрья...: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 208 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Закирҗанов Ә. Яңа җилләр исәме? // Казан утлары. – 2001. – № 6. – 101 б.
Әхмәдуллин А. Боз кузгалырга әйтә... // Казан утлары. – 2007. – № 6. – 121–127 б.
Низами Р. Тәнкыйть тә – тирән дәрьядыр // Казан утлары. – 2007. – № 6. – 169–172 б.

* * *
Зайнуллина Г. В путь, в путь, в путь... // Звезда Поволжья. – 2004. – № 50.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»