|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ВӘЛИТОВА НАИЛӘНаилә Минһаҗ кызы Вәлитова 1946 елның 15 мартында Татарстан Республикасының Кукмара эшчеләр бистәсендә хезмәткәр гаиләсендә туа. 1954 елда әтиләре, утызмеңче буларак, Әгерҗе районының Иж-Бубый авылына колхоз рәисе итеп билгеләнгәннән соң, гаиләләре белән шунда күченеп киләләр. Авылдагы урта мәктәпне тәмамлап, 1963–1968 елларда Алабуга дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегендә белем алганнан соң, ул Иж-Бубыйга укытырга кайта. Гаилә хәлләре үзгәрү сәбәпле, 1971 елның көзендә Н.Вәлитова Казанга күчеп килә һәм Татарстан китап нәшриятына эшкә урнаша. Башта кече редактор, аннары матур әдәбият редакциясендә редактор һәм өлкән редактор вазифаларын башкара. Әдәби телгә сизгер, зәвыклы һәм таләпчән редактор буларак, татар язучыларының әсәрләрен югары сыйфатлы итеп чыгаруга ул үзеннән зур өлеш кертә. |
Иң күп укылган
|