поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ВӘЛИӘХМӘТОВ ХӨСӘЕН

Язучы һәм журналист Хөсәен Хәсән улы Вәлиәхмәтов 1950 елның 22 декабрендә Әлмәт шәһәрендә туа. 1956 елда Вәлиәхмәтовлар гаиләсе Татарстанның Аксубай районы Иске Кыязлы авылына күчеп кайта. Хөсәен шунда урта мәктәпне тәмамлый, анда укыганда беренче шигырьләрен, мәкаләләрен язып район газетасы, республика балалар матбугаты «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») һәм «Ялкын» журналы битләрендә бастыра.

1968–1973 елларда Х.Вәлиәхмәтов Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый. 1989–1991 елларда Ленинградта Политология институтын тәмамлап, икенче югары белем ала.

Журналистлык хезмәтен Х.Вәлиәхмәтов 1973 елда «Татарстан яшьләре» газетасының әдәби хезмәткәре сыйфатында башлый. Бу редакциядә ул 1985 елга кадәр эшли, аннан бер ел телевидение һәм радиопрограммалары редакторы, ә 1986 елдан 1989 елга кадәр «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында хезмәт итә.

Әдәби иҗат белән җитди шөгыльләнүе Ленинградта укыган елларда башлана. 1989 елда Татарстан китап нәшриятында аның «Камышлы күл сагышы» дигән детектив язмалар җыентыгы басылып чыга.

Политология институтын кызыл диплом белән тәмамлаган Х.Вәлиәхмәтов Казанга «Ватаным Татарстан» газетасының бүлек мөдире булып кайта. 1992 елдан республикада яңа оештырылган Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгына эшкә күчерелә. Анда эшләгәндә рус һәм инглиз телләрендә чит илләрдә дә таралырлык «Бизнес в Татарстане» дигән журнал оештыра һәм аның беренче мөхәррире була. Бу хезмәтләре өчен аңа 1997 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

1998 елдан Х.Вәлиәхмәтов «Мәгърифәт» газетасын җитәкли. Бер үк вакытта фән һәм әдәби иҗат эше белән дә актив шөгыльләнә. Авторның төрле басмаларда һәм җыентыкларда дөнья күргән шигъри цикллары, әхлак тәрбиясе проблемаларына караган монографиясе, «Юлда чыныккан уллар» дигән документаль повесте («Мәгариф», 2003), «И гомер» дигән романы («Мирас», 2000–2002 еллардагы саннар) һәм башка әдәби әсәрләре бар.

2003 елда Казан дәүләт университетында кандидатлык диссертациясе яклый. Шуннан бирле Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында психология фәнен татарча укыта.

Х.Вәлиәхмәтов – 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Иркен минем туган илем: балалар иҗаты тупламасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 31 б. – 18000 д.
Тамчылар: балалар иҗаты тупламасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 27–28 б. – 10000 д.
Иркен минем туган илем: балалар иҗаты тупламасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 20 б. – 8000 д.
Камышлы күл сагышы: детектив очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 96 б. – 3000 д.
Сәфәр чыгучылар өчен татарча-русча-инглизчә сүзлек-сөйләмлек. – Чаллы: КамАЗ, 1992. – 65 б. – 15000 д.
Юлда чыныккан уллар: докум. повесть. – Казан: Мәгариф, 2003. – 160 б. – 1000 д.

* * *
На службу призваны судьбой. – Казань: Дело, 1997. – 60 с. – 1000 экз. (Татар һәм рус теләрендә.)
Учебно-событийная деятельность в духовно-нравственном развитии личности: монография. – Казань: Татполиграф, 2003. – 120 с. – 1000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Кто есть кто в Республике Татарстан // Казань. – 2000. – С. 326.
Казанский университет (1804–2004): библиографический словарь. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 2004. – С. 214.
Кто есть кто в Республике Татарстан. – Казань, 2005. – С. 435.
Татарстан. Портрет современника. Фотоальбом к 1000-летию Казани. – 2005. – С. 83.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»