|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ВӘЛИЕВ НИЯЗШагыйрь Нияз Хасият улы Вәлиев 1955 елның 20 ноябрендә Татарстанның Буа районы Ташкичү авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, ветеринария институтына укырга керә. Укудан бүленеп, гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, югары белем алуын Казан дәүләт университетында дәвам иттерә. 1979 елдан Н.Вәлиев Чаллыда яши һәм технология проектлары оешмасында технолог-инженерлар төркемен җитәкли. |
Иң күп укылган
|