поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ВӘЛИЕВ МӨДӘРРИС

Әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь Мөдәррис Харис улы Вәлиев (әдәби тәхәллүсе – Салих Маннапов) 1953 елның 30 маенда Татарстанның Әлки районы Яңа Камка (Мәүләшә) авылында дөньяга килә. Егерме сигез яшьлек әтисе, сугышта алган яралары ачылып, 1953 елда вафат булганнан соң, Мөдәррис ике айлык сабый чагыннан шул ук районның Татар Мулласы авылында яшәүче, әнисе Фәрдия ханым ягыннан бабасы Мәгыйз (Габделмәгыйз) Маннапов гаиләсендә тәрбияләнеп үсә. Шунда башлангыч, аннары күрше Алпар авылы мәктәбендә урта белем ала.

1971–1976 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Башлангыч мәктәптә укыганда ук шигырьләр язган һәм республика яшьләр-балалар матбугатында исеме күренә башлаган Мөдәррис университет студентларының атаклы «Әллүки» әдәби түгәрәген җитәкли. Бу чорда аның шигырьләре күмәк җыентыкларга керә, Казан радио һәм телевидениесе аша яңгырый. Ул шулай ук студентларның гыйльми җәмгыятенә яратып йөри, вузара фәнни конференцияләрдә докладлар укый, әдәбият фәненә караган беренче эшләре белән университет күләмендәге конкурсларда дипломант була. Фәнни эшкә сәләтен күреп, аңа Х.Госман, И.Нуруллин, Н.Юзиев кебек остазлары – танылган галимнәр игътибар итә, аспирантурада укырга калу турында тәкъдимнәр ясала; әмма ул университет дипломын яклаганчы ук «Татарстан яшьләре» газетасына эшкә урнашуны хәерлерәк күрә.

Гомумән, 1976 елның мартыннан алып бүгенгәчә М.Вәлиевнең тормыш һәм хезмәт юлы тулысынча татар матбугат дөньясы белән тыгыз бәйле. Өч елдан артык ул «Татарстан яшьләре» газетасында эшли, әүвәл анда хәбәрче, аннан мәктәпләр һәм югары уку йортлары бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 1979 елның августыннан М.Вәлиев – «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәре: башта әдәби тәнкыйть, сәнгать һәм фән бүлегенең өлкән редакторы, соңга таба баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1989 елның февраленнән 1992 елга кадәр М.Вәлиев Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, 1992 елның июленнән – яңа оешкан «Мәгариф» милли китап нәшрияты директоры хезмәтендә.

М.Вәлиевнең әдәби тәнкыйть өлкәсендәге беренче җитди язмалары республика матбугатында җитмешенче еллар ахырыннан басыла башлый. 1984 елда Татарстан китап нәшриятында «Сезгә ышанам» исемле беренче китабы басылып чыга (бу хезмәте өчен ул Ш.Маннур исемендәге әдәби премиягә лаек була). Тагын дүрт елдан икенче китабы («Тамыр тирәнлеген яфрак тоя», 1988), аннары рус телендә сайланма тәнкыйть мәкаләләре тупланган өченче җыентыгы («Возвращение Звезды», 1992) һәм, ниһаять, 2003 елда «Гамәл дәфтәре» исеме белән күләмле китабы дөнья күрә.

Бу китапларындагы тикшеренүләрендә – әдәби хәрәкәткә караган гомуми күзәтүләрендә, аерым конкрет әсәр яки язучының тулаем иҗаты турындагы мәкаләләрендә, иҗат портретларында һәм эссе характерындагы хезмәтләрендә – тәнкыйтьче XX йөз күренекле татар әдипләренең (Г.Бәширов, Ә.Еники, Х.Туфан, С.Хәким, Н.Дәүли һ.б.), сугыштан соң әдәбият мәйданына килгән бер төркем татар прозаикларының һәм шагыйрьләренең (И.Юзеев, Х.Камал, М.Мәһдиев, В.Нуруллин, Р.Гаташ, Г.Рәхим һ.б.) әдәби иҗаттагы индивидуаль үзенчәлекләрен, уңай һәм бәхәсле якларын, конкрет әдәби әсәр тууның фәлсәфи-иҗтимагый нигезләрен, тел-стиль хасиятләрен анализлый. Татар әдәбиятын тарихи аспектта тикшереп, бүгенге заман дөнья әдәбияты казанышлары яктылыгында татар прозасы һәм поэзиясенең үсеш юллары, тенденцияләре, ориентирлары хакында җитди сүз алып бара.

М.Вәлиев әдәби тәнкыйть өлкәсендә актив эшләве белән беррәттән, яшьлегендә күңеленә кереп утырган «беренче мәхәббәтен» – шигъриятне дә онытмый. 1998 елда аның шул «яшерен» шигъри иҗатыннан сайлап алынган йөз иллеләп лирик шигыре «Яшьлектән хат» исеме белән Татарстан китап нәшриятында аерым җыентык булып басылып чыга.

Ул милли мәгариф концепцияләрен һәм татар китабы мәнфәгатьләрен яклап, хөкүмәт даирәләрендә һәм башка рәсми оешмаларда чыгышлар ясый, газета-журнал битләрендә мәкаләләр, интервьюлар бастыра. Аның бу төр язма материаллары «Мәгариф» нәшриятының ун еллыгына чыгарылган юбилей җыентыгы эчтәлеген тәшкил итә (Китап: «Татарстанда нәшрият эше. Соңгы ун елдагы нәтиҗәләр һәм проблемалар», 2001).

М.Вәлиев татар китабын нәшер итү һәм татар балалар әдәбияты тарихыннан «ХХ гасыр ахыры татар балалар әдәбияты һәм балалар китабы» дип исемләнгән фәнни хезмәте нигезендә диссертация яклый, һәм аңа филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә бирелә. Казан дәүләт гуманитар-педагогика университеты доценты буларак, ул, татар телендә беренче тапкыр тиешле программасын һәм уку әсбапларын әзерләп, «Нәшрият эше һәм редактор хезмәте» дигән белгечлек буенча студентларга махсус курс укый.
Мөдәррис Вәлиев матбугат, мәгариф һәм әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә (1989) һәм М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясенә (2003) лаек була.

М.Вәлиев тәрҗемәче буларак та билгеле. Аерым алганда, ул рус телендә иҗат итүче татар язучысы Зөфәр Фәтхетдиневнең берничә детектив повестен һәм романын, чуаш язучысы М.Юхманың Мулланур Вахитов турындагы тарихи романын татар теленә тәрҗемә итә. Аларның һәркайсы Татарстан китап нәшриятында аерым китап рәвешендә дөнья күрә. 1989 елда ул «Балалар календаре» дигән исем белән (үткән гасырның илленче-алтмышынчы елларында да шул исемдә еллык календарьлар чыгып килә иде) әдәби-нәфис һәм фәнни-популяр материаллардан зур җыентык төзеп чыгара.

М.Вәлиев – 1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге, 1989 елдан Татарстан берлегенең идарә әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сезгә ышанам: тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 148 б. – 700 д.
Тамыр тирәнлеген яфрак тоя: әдәбият турында уйланулар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 191 б. – 1000 д.
Яшьлектән хат: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 95 б. – 1000 д.
Китап: Татарстанда нәшрият эше. Соңгы ун елдагы нәтиҗәләр һәм проблемалар. – Казан: Мәгариф, 2001. – 221 б. – 300 д.
Гамәл дәфтәре: әдәбият һәм тормыш турында уйланулар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 447 б. – 2000 д.
Милли нәшрият һәм китап редакторы: югары уку йортлары өчен уку әсбабы. – Казан: Мәгариф, 2006. – 351 б. – 1000 д.

* * *
Возвращение Звезды: литературная публицистика, эссе. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1992. – 158 с. – 1000 экз.
Издательское дело: История. Теория. Практика: учебное пособие. – Казань: Дом печати, 2003.– 111 с. – 1000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Фәйзуллин Р. Таныш булыгыз: Салих Маннапов // Татарстан яшьләре. – 1969. – 30 окт.
Мостафин Р. Йөрәк җылысы белән // Татарстан яшьләре. – 1985. – 25 май.
Нәҗми Н. Тирәнлекне тою // Кызыл таң. – 1988. – 15 дек.
Таныш булыйк: «Мәгариф» нәшрияты // Сабантуй. – 1998. – 31 гыйнв.
Вәли-Барҗылы М. «Яшьлектән хат» // Ватаным Татарстан. – 1998. – 14 авг.
Фәйзуллин Р. Кайту // Р.Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр. – 4 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 200–206 б.
Исламов Р. «Урысча чәчәбез, татарча урабыз...» // Мәгърифәт. – 2001. – 18 авг.
Шәрәфетдинов Г. «Китап эчләрендә китап» // Мәдәни җомга. – 2002. – 12 апр.
Мөдәррис Вәлиевкә 50 яшь: мәкаләләр, истәлекләр, документлар // Казан утлары. – 2003. – № 5. – 165–172 б.
Юнысова А. Китап абый // Ватаным Татарстан. – 2003. – 31 май.
Низами Р. Барыбызга да Вакыт хөкемдар // Идел. – 2003. – № 5. – 50–51 б.
Гаташ Р. Якты сәхифәләр // Сабантуй. – 2003. – 28 июнь.
Гаташ Р. Каләмнәребез кылган гамәлләр // Мәдәни җомга. – 2003. – 1 авг.
Сафин Ф. Гамьле гамәлләр кылыйк! // Казан утлары. – 2003. – № 12. – 155–159 б.
Мостафин Р. Гомер агачы // Татарстан. – 2004. – № 4. – 91–93 б.
Заһидуллина Д. «Гамәл дәфтәре»ндә ниләр бар?.. // Мәйдан. – 2004. – № 6. – 103–106 б.

* * *
Знаток книги и детской души // Книжное обозрение. – 2002. – 3 июня.
Бухараев Р. Рожденный под созвездием Близнецов // Молодежь Татарстана. – 2003. – 11 февр.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»