поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ВЕРГАЗОВ АЗАТ

Язучы-прозаик Азат Фатих улы Вергазов 1932 елның 8 мартында Пенза өлкәсенең Неверкино районы Карновар авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1937 елда аларның гаиләсе Татарстанга күчеп кайта һәм хәзерге Яшел Үзән районының Олы Карауҗа авылында төпләнә. Сугыш башланып, әтисе фронтка киткәч, әниләре балаларын ияртеп шул ук районның Каратмән дигән авылга күченә һәм башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли башлый. Азатның балалык һәм үсмер еллары урман-күлләргә бай шул төбәктә уза, Каратмәндә башлангыч, күрше Олы Җәкедә җидееллык һәм Олы Карауҗада урта мәктәпне тәмамлап, 1949 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетына укырга керә. 1951–1954 елларда гаскәри хезмәттә була. Институтны ул соңрак читтән торып 1958 елда тәмамлый.

Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, А.Вергазов Олы Карауҗа урта мәктәбендә тарих һәм география укытучысы (1954–1957), Ключи совхозында комсомол оешмасы сәркәтибе (1957–1958), Олы Җәкедә сигезьеллык мәктәп директоры (1958–1964) һәм, яңадан Олы Карауҗага кайтып, 1970 елга кадәр урта мәктәптә укыту бүлеге мөдире һәм укытучы булып эшли.

1970 елда А.Вергазов гаиләсе белән Яшел Үзән шәһәренә күчә һәм 1972–1974 елларда Казандагы 36 нчы номерлы һөнәр училищесында укыта. 1974 елның җәеннән 1985 елга кадәр ул Казан телевидение студиясенең әдәби-драматик тапшырулар редакциясендә өлкән редактор хезмәтендә. Шуннан соңгы елларда Яшел Үзән шәһәренең төрле совет оешмаларында эшли, берара Яшүсмерләр клубы җитәкчесе булып та тора. 1991–1998 елларда үз наширлегендә һәм мөхәррирлегендә «Аҗаган» исемле әдәби-нәфис журнал чыгара. Бер үк вакытта әүвәл 1 нче номерлы мәктәптә, соңга таба татар гимназиясендә укучыларның әдәби-драматик түгәрәкләренә җитәкчелек итә.

А.Вергазовның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре, хикәяләре, балаларга атап язган шигъри парчалары матбугат битләрендә узган гасырның илленче елларыннан күренә башлый. Алтмышынчы еллардан ул, нигездә, проза жанрында иҗат итә. Аның бу жанрдагы күләмле беренче әсәре – һөнәр училищесында укучы кыз балалар тормышыннан алып язылган «Дулкыннар ни сөйли?» повесте – 1978 елда басылып чыга. Төп белгечлеге буенча педагогикага кагылышлы кеше буларак, язучыны балалар тәрбиясе, яшь буынга гаиләдә, уку йортларында һәм көнкүрештә дөрес әхлакый ориентирлар бирү, аларның холкы-табигатендә кешелеклелек, ата-анага, өлкәннәргә олы ихтирам, әйләнә-тирә мохиткә, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт, хезмәткә мәхәббәт кебек күркәм сыйфатларны тәрбия итү проблемалары кызыксындыра. Язучының күпчелек әсәрләренең, аеруча шәһәр яшүсмерләренең тормышын чагылдырган «Уяну» (1984), «Без – сезнең балалар» (1996), «Йөрәк җыр сорый» (1998) кебек күләмле повестьларның төп идея-эчтәлек нигезен нәкъ менә шушы мөһим мәсьәләләр тәшкил итә.

А.Вергазов прозасында авыл тормышы, авыл проблемалары да үзәк урыннарның берсен били. «Ташу» дигән повестенда (1979) автор үткән гасырның утызынчы елларындагы татар авылы, крәстиян хуҗалыкларын көчләп күмәкләштерү чоры вакыйгалары турында сөйли, авылдагы «сыйнфый көрәш» дәһшәтләрен тасвирлау белән бергә, «кулак» дип тамгаланган урта хәлле крәстияннәрне йорт-җирләреннән мәхрүм итү фаҗигаләрен тарихи яктан чынбарлыкка шактый якын позицияләрдән торып сурәтли. «Кайту» романында (1992) исә әдип авылга эшкә дип кайткан ике яшь белгечнең гыйбрәтле язмышлары аша кеше гомеренең асыл мәгънәсе – аның үз халкының милли гореф-гадәтләренә, традицияләренә тугры булу, аларга хыянәт итмәү белән дә билгеләнә дигән фәлсәфи фикерен укучыга ирештерә.

Яңа гасыр башында язучы, үзенең яраткан темасына – мәктәп тормышына әйләнеп кайтып, «Соңарган юлчы» дигән яңа романын иҗат итә. Әсәрнең аерым өлешләре «Аҗаган» журналында һәм «Мәдәни җомга» газетасында басылып чыга.

А.Вергазов юмор-сатира жанрында да уңышлы гына эшли («Кода, май кап!» җыентыгы, 1993). Ул шулай ук тезмә әсәрләре тупланган «Язгы сөйләшү» (1993) исемле китабы һәм балалар өчен «Аюның йокысын кем урлаган?» (2002) дигән шигъри әкияте белән дә укучыларга таныш.

Татар әдәбиятын үстерүдәге казанышлары өчен аңа 2002 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

А.Вергазов – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Дулкыннар ни сөйли?: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 127 б. – 9000 д.
Ташу: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 148 б. – 14000 д.
Уяну: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984.–136 б. – 15000 д.
Кайту: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 252 б. – 2000 д.
Кода, май кап!: юмор һәм сатира. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 128 б. – 10000 д.
Язгы сөйләшү: шигырьләр, мәсәлләр. – Казан: Аҗаган, 1993. – 70 б. – 2000 д.
Без – сезнең балалар: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. –112 б. – 5000 д.
Йөрәк җыр сорый: сайланма әсәрләр. – Казан: Аҗаган, 1998. – 367 б. – 2000 д.
Аюның йокысын кем урлаган?: шигъри әкият. – Казан: Матбугат йорты, 2002. – 16 б. – 2000 д.
Үзеңә кайту: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 255 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Фәйзи З. Олы иҗат юлында // Шәһри Казан. – 1994. – 25 нояб.
Илматова З. Безнең балалар нинди? // Мәдәни җомга. – 1997. – 15 окт.
Сверигин Р. Кеше кадере // Мәгърифәт. – 1998. – 3 окт.
Салихҗан И. Тугрылык үрнәге // Шәһри Казан. – 1998. – 6 нояб.
Сәйфетдинов Р. Язучы һәм мәктәп // Яшел Үзән. – 2000. – 9 июнь.
Илматова З. Аны яңа үрләр көтә // Шәһри Казан. – 2002. – 1 март.
Шәйдуллина Г. Якты эз // Яшел Үзән. – 2002. – 2 март.
Филиппов А. Тормыш дулкыннарында // Ватаным Татарстан. – 2002. – 15 март.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»