|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.УРМАНЧИЕВ ФАТИХФатих Ибраһим улы Урманчиев 1936 елның 28 маенда Ом өлкәсенең Азов районы (хәзер Таврия районы) Кызыл Маяк авылында крестьян гаиләсендә туган. 1955 елда педагогия училищесын, 1960 елда Ом дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, туган төбәгендәге Сосновка урта мәктәбендә ике ел тарих фәне, рус теле һәм әдәбияты укыта. 1962 елда Казанга килә һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурага укырга керә. Аспирантураны тәмамлагач, 1965—1969 елларда шул ук институтның халык иҗатын һәм халык сәнгате тарихын өйрәнү секторында кече фәнни хезмәткәр булып эшли. 1968 елны «Татар совет халык авыз иҗатында төп жанрларның үсеш юллары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1969—1971 елларда ул — Казан дәүләт педагогия институтының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында башта ассистент, соңыннан укытучы-доцент хезмәтендә. 1971 елның апреленнән бирле Ф. Урманчиев Алабуга педагогия институтында эшли: дүрт ел буе читтән торып уку бүлеге (ОЗО) проректоры, ә 1975 елның октябреннән институтның уку-укыту буенча проректоры вазифаларын башкара. 1980—1984 елларда ул Венгриянең Әгер шәһәре педагогия институтында рус теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты булып эшләп кайта. Ул— 1967 елдан КПСС члены. |
Иң күп укылган
|