поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

УРАЙСКИЙ СӘХАБ

(1907–1957)

Сәхаб Урайский (Сәхабетдин Камалетдин улы Мәүлютов) 1907 елның 21 декабрендә элекке Самара губернасы Мәләкәс өязе (хәзерге Ульяновск өлкәсенең Кече Кандал районы) Иске Кызылсу (Татарское Урайкино) авылында игенче гаиләсендә туа. Яшьли ятим калып, балачактан ук тормышның ачысын татып үсә: тамак ялы өчен авыл байларында батрак булып эшли, көтү көтә. Октябрь революциясеннән соң гына, мәктәп партасына утырып, башлангыч белем ала һәм 1927–1930 елларда Самара шәһәрендәге татар-башкорт педагогика техникумында укый. Аны тәмамлагач, ике ел Урта Идел буе татар совет-партия мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта, ә 1932–1938 елларда Самарада татар телендә чыга торган «Колхозчы» исемле өлкә газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Шул ук елларда (1934–1936) ул СССР Язучылар берлеге һәм комсомолның Үзәк комитеты каршында ачылган әдәби курсларда укып кайта.

1938 елда Сәхаб Урайский Казанга килә һәм «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы редакциясендә эшли башлый. 1941–1945 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә һәм, автотранспорт батальонының сәяси җитәкчесе буларак, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, медальләр белән бүләкләнә.

Армия хезмәтеннән Казанга кайткач, Сәхаб Урайский 1946–1948 елларда республика партия мәктәбендә укый, аннан соң озак еллар буе «Яшь сталинчы» газетасында әдәби хезмәткәр һәм Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир булып эшли.

Сәхаб Урайскийның исеме матбугатта 1929 елдан күренә башлый. Әдәбияттагы беренче адымнарыннан ук ул комсомол шагыйре, яшьләр темасына язучы әдип буларак мәйданга чыга. Лирик-публицистик шигырьләрендә булсын, «Давыллар аша», «Портшәһәр» кебек поэмаларында булсын, шагыйрь совет яшьләренең хезмәттәге батырлыкларын, киләчәккә булган якты идеалларын, өметләрен чагылдырырга омтыла.

Соңгы дәверендә шагыйрь, башлангыч иҗаты стилендә нык сизелгән риторикадан арына барып, халыкчан рухтагы һәм үзенчәлекле образларга бай шигырьләр дә иҗат итә. Аның шигъри табышлары бигрәк тә җыр өлкәсенә карый. Балалар өчен язылган «Пионерлар җыры» (Х.Вәлиуллин музыкасы), «Чыршы янында» (И.Шәмсетдинов музыкасы), «Укырга» (С.Сәйдәшев музыкасы), шулай ук яшьләргә багышланган «Икебез ике якта», «Безнең яшьләр», «Тау кызы» (Ш.Мәҗитов музыкасы), «Син кал бездә», «Онытма» (Р.Яхин музыкасы), «Өй артында шомыртым» (халык көе) кебек җырлар үз заманында халык арасында киң популярлык казаналар. Ә шагыйрьнең «Син кайтмадың» (М.Мозаффаров музыкасы) җыры Ватан сугышына багышланган иң гүзәл җырларның берсе булып саналырга хаклы.

Сәхаб Урайский хезмәт кешесенең фидакарьлеген, батырлыгын тасвирлаган очерклары, каләмдәш дусларының әсәрләре турында язган мәкалә-рецензияләре һәм төрле милләт шагыйрьләре (М.Лермонтов, Т.Шевченко, К.Хетагуров, М.Исаковский, А.Барто һ.б.) иҗатыннан алып эшләгән шигъри тәрҗемәләре белән дә билгеле.

Ул 1957 елның 15 февралендә Казанда вафат була.

С.Урайский – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Көтүче кызы: поэма, шигырьләр. – Мәскәү-Самара: Урта Идел край дәүл. нәшр., 1933. – 97 б. – 3150 д.
Давыллар аша: шигырьләр, поэмалар, хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1939. – 116 б. – 3000 д.
Яз таңында: Ватан сугышы елларында язылган шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1945. – 88 б. – 5185 д.
Яшьлек тавышы: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 76 б. – 3065 д.
Сайланма шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 244 б. – 5000 д.
Яз килде: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 147 б. – 3000 д.
Син кал бездә: җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 47 б. – 7000 д.
Син кайтмадың: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 95 б. – 500 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гәрәй Р. Җырларында аның яшьлеге // Соц.Татарстан. – 1967. – 21 дек.
Төхфәтуллин Р. Сәхаб Урайский // Татарстан яшьләре. – 1967. – 21 дек.
Шакирова М. Ул һаман да безнең сафта // Татарстан яшьләре. – 1977. – 22 дек.
Латыйп К. Мусаны бергәләп сагындык // Мәдәни җомга. – 1997. – 4 апр.
Сафиуллин Ә. Яшьлек шагыйре иде // Ватаным Татарстан. – 1997. – 19 дек.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»