(1884-1946)
Миргазиз Каюм улы Укмаси (Зәбиров) 1884 елның 14 июнендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылында мулла гаиләсендә туа. Башта үз авылларында башлангыч мәктәптә, аннан Мамадыш өязендәге Иләбәр, Сатыш авыллары мәдрәсәләрендә укый. Соңыннан, Казанга килеп, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә урнаша. К.Насыйрины күрү бәхетенә ирешә, мәдрәсәдә Ф.Әмирхан, З.Бәшириләр белән аралаша. 1908 елга кадәр шунда укып, бер үк вакытта һөнәр мәктәбенә дә йөреп, столярлык эшенә өйрәнә. Аннары төрле урыннарда мөгаллимлек итә, халык арасында эшли, сугышка алына. Инкыйлабтан соң кабат балалар укыта башлый, туган авылында мулла булып тора. 1931 елда М.Укмаси, советка каршы эшчәнлектә гаепләнеп, гаепсезгә кулга алына һәм сигез елга сөргенгә хөкем ителә.
М.Укмасиның яза башлавы 1903 елга туры килә. 1904 елда аның беренче шигырләрь җыентыгы басыла. 1906 елда “Хатирә, яки Дусларыма сүзләрем” китабы, бер елдан "Алданма кызыл алмага” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Поэзиядә ул Тукай шигъри мәктәбе традицияләрен дәвам иттерүче буларак таныла.
Педагогик тәҗрибәсенә таянып, балалар өчен “Алтын таҗ” (1912, 1915) дигән китап бастыра.
Матбугатта әдәбият-тәнкыйть мәкаләләре белән дә чыгышлар ясый. М.Укмасиның “Наместник урыны өчен көрәш” исемле пьеса язуы мәгълүм. Әлеге әсәр 1917 елда “Сәйяр” труппасы тарафыннан сәхнәләштерелә. Төрмәдән азат ителгәч, әдәбият дөньясында ул кабат 1945 елда яңа шигырьләре белән күренеп ала. 1946 елның көзендә Казанда вафат була. Ул 1945 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.
Драматург 1946 елда вафат.
Белем.ру