поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ТУРХАН ЕВГЕНИЙ

Евгений Андреевич Турхан 1950 елның 19 маенда Чуашстанның Яльчик районы Карабай авылында укытучылар гаиләсендә туа.

Батыр урта мәктәбенең 8 классыннан соң, ул Вурнар совхоз-техникумына укырга керә. 1969 елда аны тәмамлагач, Чуашстанның Цивильск шәһәрендә зоотехник-инструктор булып эшли.

1970–1972 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, туган авылында эшли. 1976 елдан Евгений Турхан Батыр районының «Авангард» газетасында – корреспондент, 1981 елдан баш мөхәррир урынбасары вазифаларын үти. 1983 елда читтән торып укып Чуаш дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.

1994 елда Казан шәһәренә күченеп килә һәм яңа ачылган «Сувар» газетасы редакциясенә корреспондент, җаваплы секретарь булып урнаша. 1996 елдан «Казанские ведомости» газетасында җаваплы секретарь урынбасары, бүлек мөхәррире.

Е.Турхан әдәбият белән балачактан кызыксына. Иҗат белән кызыксына башлавына беренчеләрдән булып чуаш поэзиясенә нигез салган туганнары Яков һәм Федор Турханнарның кулъязма шигырьләрен табуы сәбәпче була.

Ул тәүге юмористик хикәясен чуаш телендә яза һәм аны 1973 елда «Авангард» газетасында бастырып чыгара, ә беренче шигырен 1975 елда яза. Евгений Турхан унбиш елдан артык «Авангард» редакциясе каршында оештырылган әдәби берләшмәне җитәкли. 1989 елдан Е.Турхан чуаш телендә нәшер ителүче «Таван Атал» («Родная Волга»), «Ялав» («Знамя»), «Капкан» журналлары, «Хыпар» («Известия»), «Пионер сасси» («Голос пионера») газеталары белән хезмәттәшлек итә. Ул шушы һ.б. басмаларда үзенең әсәрләрен бастырып чыгара.

Евгений Турхан прозада да, поэзиядә дә уңышлы эшли. Чуаш халкының Хуҗа Насретдины турындагы юмористик хикәяләре ун ел буена «Сувар» газетасының һәр номерында диярлек басылып чыга. Көндәлек матбугатта аның чуаш язучыларының иҗатына багышланган тәнкыйди мәкаләләре дә урын ала.

1985 елда туган як турындагы шигырьләр һәм поэмалар циклы өчен Батыр районының Василий Митта премиясенә лаек була. Ул берничә тапкыр Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ул – 1980 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы.

Е.Турхан – 1980 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ


Тайна обелиска: повесть. – Казань: Грандан, 1999. – 90 с. – 500 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Краснов А. Сделка // Казанские ведомости. – 2000. – 18 мая.
Воронин А. Сказание о легендарных северах // Казанские ведомости. – 2001. – 26 окт.
Станьял В. Роман о судьбах народов // Республика – Чебоксары. – 2003. – 27 мая.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»