поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ТУФАЙЛОВА ЗӘКИЯ

(1907–1977)

Зәкия Туфайлова (Зәкия Туфаил кызы Шәйхетдинова) 1907 елның 29 гыйнварында Башкортстанның Кушнаренко районы Илморза авылында мулла гаиләсендә туа. 1930 елда Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәрендәге педагогия техникумын тәмамлаганнан соң, Урал төбәгендә, Ленинград, Казан шәһәрләрендә эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә, һөнәр училищеларында укытучы һәм тәрбияче булып эшли. Соңыннан, китапханәчеләр курсын тәмамлап, Казанда республика китапханәсендә хезмәт итә.

Зәкия Туфайлованың беренче шигырьләре узган гасырның егерменче елларында Уфада «Игенчеләр атнасы» дигән газетада басыла. Әмма актив иҗат эшчәнлеге илленче елларга туры килеп, ул яңа бер яну, илһамлану белән иң кече яшьтәге балаларга атап шигырьләр иҗат итәргә керешә. 1954–1977 еллар арасында аның унбер китабы басылып чыга.

Зәкия Туфайлованың нәниләр өчен язган иң яхшы шигырьләре һәм табышмаклары тормышчан гадилеге, уку өчен кызыклы һәм мавыктыргыч, юмор катыш йөгерек телле һәм сәнгатьле гомумиләштерү көченә ия булулары белән истә кала.

Ул 1977 елның 11 гыйнварында Казанда вафат була.

З.Туфайлова – 1971 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Уйла, тап: табышмаклар. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 13 б. – 20000 д.
Тапкыр бул!: табышмаклар. – Казан: Таткнигоиздат, 1958. – 13 б. – 15000 д.
Табышмаклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 14 б. – 15000 д.
Зәңгәр кикрикле әтәч: мәктәпкәчә яшьтәге балаларга. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 15 б. – 25000 д.
Менә ич мин: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 13 б. – 30000 д.
Мин яңа сүз өйрәндем: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 13 б. – 27000 д.
Фамилиясез Локман: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 13 б. – 25000 д.
Әни сүзе: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 27 б. – 15000 д.
Нәни капитаннар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 87 б. – 10000 д.
Көмеш яңгыр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 17 б. – 15000 д.
Без Ленин оныклары: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 63 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА


Миңлебаев К. Зәкия Туфайлова шигырьләре // Азат хатын. – 1965. – № 1. – 17 б.
Бикчәнтәева Ә. Сандугачлар тел китерә // Соц. Татарстан. – 1965. – 30 июнь.
Ихсанова Л. Юллар үткәндә // Азат хатын. – 1967. – № 1. – 17 б.
Зарипов Х. Хикмәтле китаплар // Татарстан яшьләре. – 1967. – 28 март.
Кукушкин Р. Канатлы дөнья. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 144–149 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»