поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ТАКТАШ ҺАДИ

(1901–1931)

Татар совет әдәбиятының классик язучысы Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) 1901 елның 1 гыйнварында элекке Тамбов губернасы Спас өязе (хәзерге Мордва Республикасының Торбеево районы) Сыркыды авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Кечкенәдән үк әдәбият укырга, җырлар, такмаклар чыгарырга һәвәс булып үсә. Башта ул үз авылларындагы мәктәптә укый, аннары аны заманына күрә укыту процессы яңачарак корылган, Сыркыдыдан утыз чакрым ераклыктагы Пешлә мәдрәсәсенә бирәләр. Шунда Һади 1911 елдан 1913 елның ахырына кадәр укый. Беренче империалистик сугыш башланып, алты балалы зур гаиләнең матди хәле бермә-бер кыенлашкач, Хәйрулла абзый үзенең улларын читкә эшкә җибәрергә карар кыла. Шул җөмләдән унөч яшьлек Һадины да, үзләренә кардәш тиешле бер сәүдәгәргә ияртеп, Бохара шәһәренә озата. Һади әүвәл әлеге сәүдәгәрнең өендә хезмәтче малай хәлендә яши, аннары шәһәр байларыннан берсенең мануфактура кибетендә приказчик өйрәнчеге булып эшли. Хезмәттән буш вакытларында шәһәр яшьләренең төрле мәдәни эшләренә, һәвәскәрләр оештырган спектакль, концертларда актив катнаша һәм, бала чактан ук башланган әдәби иҗат тәҗрибәләрен дәвам иттереп, «Газраилләр», «Караңгы төннәрдә», «Төркстан сахраларында» исемле шигырьләрен яза. Болардан «Төркстан сахраларында» дигәне Ташкентта нәшер ителә торган «Олугъ Төркстан» газетасында 1918 елда басылып та чыга. Бу – Һ.Такташның матбугатта дөнья күргән беренче шигыре.

1918 елның көзендә Һ.Такташ туган авылы Сыркыдыга кайта. Ләкин әдәби иҗат белән чиксез кызыксынган, үзлегеннән укып, белем дәрәҗәсен күтәрергә омтылган шагыйрь егет, авылда ел ярым чамасы китапханә мөдире һәм башлангыч мәктәп укытучысы булып эшләгәннән соң, яңадан урыныннан кузгала: 1919 елның көзендә Оренбургка китә. Монда ул Оренбург губкомы органы «Юксыллар сүзе» газетасында җаваплы секретарь булып эшли, политик курсларда укый, шәһәрнең мәдәни тормышында кайнап, Ш.Камал, А.Таһиров кебек күренекле язучылар белән таныша, үзе хезмәт иткән газета битләрендә көндәлек вакыйгаларга багышланган хәбәрләрен һәм шигырьләрен («Караңгы төннәрдә», «Ачлык патша», «Антым», «Айның нурлары арасында» һ.б.) бастыра.

1920 елда иген уңмау сәбәпле Идел-Җаек буйларында яшәү шартлары кыенлашкач, Һ.Такташ, дусларының тәкъдиме белән, 1921 елның язында Ташкент шәһәренә күчә һәм «Белем йорты» исемле журнал редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли башлый. Бер үк вакытта ул Төркстан эшче коммунистлар университетында тел-әдәбият укыта.

Ташкент чоры (1921–1922) Һ.Такташ иҗат эшчәнлегенең тагы да активлашуы, шагыйрь буларак иҗат йөзенең үзенчәлекле форма ала баруы белән характерлы. Ташкентта ул үзенең беренче дәвер әдәби эшчәнлегендә күренекле урын тоткан романтик әсәрләрен – эчтәлеге белән, нигездә, мифик легендаларга нигезләнгән һәм мифик, символик образлар аша кеше шәхесенең рухи хөрлеген данлаган, аны буып торган явыз көчләргә, дини хорафатларга, социаль гаделсезлеккә каршы ярсулы көрәш, гыйсъянчылык идеясен алга сөргән бер төркем шигырьләрен («Онытылган ант», «Күләгәләр», «Нәләт», «Таң кызы», «Урман кызы») һәм атаклы «Җир уллары трагедиясе»н иҗат итә.

1922 елның җәендә берничә ай Мәскәүдә яшәгәннән соң, Һ.Такташ шул елның көзендә Казанга килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда төпләнеп кала. 1923 елда аның «Җир уллары трагедиясе» һәм башка шигырьләр» исеме белән беренче җыентыгы басылып чыга. «Җир уллары трагедиясе» шул ук елда сәхнәдә дә куела. Спектакльнең премьерасында Идея ролен Такташ үзе башкара.

Казанга килгәч, Такташ берникадәр вакыт татар театрында суфлер булып эшли, аннары «Чаян» (1923–1924), «Октябрь яшьләре» (1925), «Авыл яшьләре» (1926) журналларында һәм 1926 елның октябреннән 1929 елның мартына кадәр «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналы редакциясендә җаваплы секретарь вазифаларын башкара. 1929 елда ул яңадан «Чаян» журналы редакциясенә кайта һәм гомеренең ахырына кадәр шунда эшли.

Казанда 1922–1923 елларда язылган әсәрләрендә («Бакчачылар», «Мәңгелек әкият», «Урамда», «Гыйсъян», «Янар таулар», «Пасха чаңнары» һ.б.) поэтик фикерләүдәге элекке романтик гыйсъянчылык мотивлары әле дәвам итсә дә, 1923 ел ахырларыннан башлап Һ.Такташ иҗатында һәм язу стилендә тормышны реалистик сурәтләү тенденциясе көчәйгәннән-көчәя барып, шагыйрьне яңа иҗади ачышларга китерә. В.И.Ленинның вакытсыз үлеме тәэсирендә туып, тирән кичереш һәм фәлсәфи уйланулар рухында язылган «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы (1924), «Давылдан соң», «Сагыну җырлары», «Такташ шигырьләре» исемле җыентыкларында урнаштырылган лирик-публицистик шигырьләр һәм, ниһаять, яшьлеккә, мәхәббәткә, тормышның матурлыгына гимн булып яңгыраган «Мәхәббәт тәүбәсе» (1927), «Алсу» (1929), «Мокамай» (1929) кебек лирик поэмалар Такташны егерменче еллар татар поэзиясенең алдынгы сафына чыгарып бастыра. Әдипнең популярлыгы искиткеч тиз үсә, ул халыкның уй-хисләрен, хыял-омтылышларын илһамланып җырлаучы трибун шагыйрь булып таныла.

1930–1931 еллар дәвамында Һ.Такташ «Киләчәккә хатлар» исемле шигъри әсәрен эшли. Ун хат итеп уйланылган һәм авторның чор турында, аның катлаулы иҗтимагый һәм әхлакый проблемалары, буыннар язмышы турында фәлсәфи фикерләрен гәүдәләндерергә тиешле бу киң колачлы лиро-эпик әсәр, кызганычка каршы, тәмамланмый кала: шагыйрь хатларның өчесен генә язып бетерә. Әмма шул язылган өлешләре белән генә дә «Киләчәккә хатлар» поэмасы шагыйрь иҗатында гына түгел, бөтен татар поэзиясендә яңа чорның, социалистик чынбарлыкның лирик эпосын тудырудагы иң уңышлы тәҗрибәләрнең берсе булып санала.

Һ.Такташ – барыннан да элек шагыйрь буларак танылган әдип. Ләкин аның бай мирасында башка жанр әсәрләре дә зур урын били. Ул – «Күмелгән кораллар» (1927), «Югалган матурлык» (1928) һәм «Камил» (1930) исемле драма әсәрләре авторы. Үз вакытында бу драмалар татар сәхнәсендә куелалар һәм уңыш казаналар.

Газета-журнал редакцияләрендә озак эшләү әдипнең журналистлык талантын да ачып җибәрә. Заманның күптөрле актуаль темаларына багышлап, ул дистәләрчә публицистик мәкалә, очерк һәм фельетоннар язып бастыра. Хикәя жанрында, әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә көчен сынап карый. 1980–1983 еллар арасында Татарстан китап нәшрияты әдипнең барлык жанр әсәрләрен үз эченә алган өчтомлык җыелмасын бастырып чыгара.

Һ.Такташ иҗаты – сугышка кадәрге татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Әдип бөек революция һәм социализм төзү елларының кырыс романтикасын, шул чор кешеләренең рухи матурлыгын сәнгатьчә гәүдәләндергән төрле жанрдагы әсәрләре белән татар әдәбияты тарихында яңа сәхифә ача, яңа принципларга таянган социалистик реализм әдәбиятының нигез ташларын салуда үзеннән зур өлеш кертә. Аның рухы, аһәңе белән халыкчан поэзиясе, үзенә бер шигъри мәктәп тәшкил итеп, бик күп шагыйрьләрнең үсүенә, формалашуына уңай йогынты ясый һәм хәзер дә үзенең тәэсирен югалтмый саклап килә. Такташ традицияләрен өйрәнү, аның поэтика өлкәсендәге уңышлы тәҗрибәләрен иҗади үзләштерү бүген дә дәвам итә.

Һ.Такташ 1931 елның 8 декабрендә Казанда вафат була.

Ул Казанның М.Горький исемендәге Үзәк культура паркы территориясенә урнашкан туганнар каберлегендә җирләнә.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Алтын сарайларда: шигырь. – Казан: Татар матбугат-нәшр. комбинаты, 1923. –1 б. – 1000 д.
«Җир уллары трагедиясе» һәм башка шигырьләр». – Казан: Корылтай, 1923. – 102 б. – 2000 д.
Давылдан соң: поэмалар, шигырьләр. – Казан: Татар матбугат-нәшр. комбинаты, 1925. – 80 б. – 3000 д.
Кояш көлми дә, елмаймый да: хикәя, шигырьләр. – Казан: Татгиз, 1926. – 36 б. – 3000 д.
Караборынның дусты: балалар хикәясе. – М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1927. – 27 б. – 3000 д.
Мәхәббәт тәүбәсе. – Казан: Татиздат, 1927. – 24 б. – 1500 д.
Такташ шигырьләре. – Казан: Татиздат, 1927. – 38 б. – 3000 д.
Күмелгән кораллар: драма. – Казан: Татиздат, 1928. – 66 б. – 3000 д.
Сагыну җырлары: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татиздат, 1928. – 40 б. – 5000 д.
Тәүфыйклы песи: шигырьләр. – Казан: Татиздат, 1928. – 16 б. – 4000 д.
«Мәхәббәт тәүбәсе» һәм башка шигырьләр». – М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1929. – 47 б. – 5000 д.
Һади Такташ шигырьләре. – Казан: Татиздат, 1929. – 32 б. – 3000 д.
Һади Такташ әсәрләре: тулы җыелма / кереш сүз авт. Г.Гали. – Казан: Татиздат, 1931. – 355 б. – 3000 д.
Такташ шигырьләре. – Казан: Татиздат, 1931. – 16 б. – 10000 д.
Киләчәккә хатлар: шигырьләр / кереш сүз авт. Г.Галиев. – Казан: Татиздат, 1932. – 56 б. – 8000 д.
Караборынның дусты: балалар хикәясе. – Казан: Татгосиздат, 1933. – 32 б. – 7100 д.
Һади Такташ шигырьләре. – Казан: Татгосиздат, 1933. – 87 б. – 5100 д.
Шигырьләр / кереш сүз авт. Г.Галиев. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 254 б. – 10000 д.
Киләчәккә хатлар: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1936. – 36 б. – 5115 д.
Һади Такташ шигырьләре / кереш сүз авт. Г.Галиев. – Казан: Татгосиздат, 1936. – 180 б. – 20000 д.
Шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1937. – 59 б. – 10000 д.
Караборынның дусты: балалар хикәясе. – Казан: Татгосиздат, 1937. – 28 б. – 10000 д.
Такташ шигырьләре. – Казан: Татгосиздат, 1938. – 116 б. – 9000 д.
Әсәрләр. – Казан: Татгосиздат, 1940. – 307 б. – 9070 д.
Әсәрләр. – Казан: Татгосиздат, 1942. – 367 б. – 3070 д.
Караборынның дусты: балалар хикәясе, шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1944. – 28 б. – 10185 д.
Караборынның дусты: балалар хикәясе. – Казан: Татгосиздат, 1947. – 35 б. – 5000 д.
Сайланма әсәрләр: шигырьләр / кереш сүз авт. X.Хәйри. – Казан: Татгосиздат, 1947. – 208 б. – 10000 д.
Әсәрләр. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 343 б. – 6065 д.
Яшьләргә: җыентык. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 91 б. – 5065 д.
Киләчәккә хатлар: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 24 б. – 5065 д.
Сайланма әсәрләр. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 319 б. – 20037 д.
Бүгенге матурлык: сайланма әсәрләр. Олы яшьтәге балалар өчен. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 115 б. – 7037 д.
Ләйлә: шигырьләр, хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 35 б. – 10000 д.
Пьесалар, хикәяләр, мәкаләләр. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 283 б. – 10000 д.
Киләчәккә хатлар: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 20 б. – 6000 д.
Караборынның дусты: балалар хикәясе. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 22 б. – 8000 д.
Тәүфыйклы песи: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 8 б. – 30000 д.
Караборынның дусты: балалар хикәясе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 24 б. – 16000 д.
Сайланма әсәрләр / төз., кереш сүз авт. Г.Минский. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961.– 319 б. – 13000 д.
Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар / төз. Т.Нурмөхәммәтов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 239 б. – 45000 д.
Тәүфыйклы песи: шигырьләр. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 8 б. – 23000 д.
Караборынның дусты: балалар хикәясе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 20 б. – 15000 д.
Шигырьләр, поэмалар / төз. Н.Юзиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 384 б. – 9000 д.
Әсәрләр. 3 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980–1983. – 15000 д.
1 т.: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Н.Юзиев. – 1980. – 528 б.
2 т.: драматургия, проза. – 1981. – 480 б.
3 т.: әдәбият-сәнгать тәнкыйте, публицистика, биографик материаллар, хатлар. – 1983. – 480 б.
Тәүфыйклы песи: шигырьләр. – 3 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 9 б. – 34000 д.
Караборынның дусты: балалар хикәясе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 20 б. –150000 д.
Тәүфыйклы песи: шигырьләр. – 4 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 12 б. – 150000 д.
Мәхәббәт тәүбәсе: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 62 б. – 20000 д.
Җир уллары трагедиясе: поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 111 б. – 10000 д. (Сувенир басма.)
Мәхәббәт тәүбәсе: шигырьләр, поэмалар / төз. Р.Заһидуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 206 б. – 3000 д.
* * *
Избранные стихи / пер. с татар. А.Миних. – М.: Гослитиздат, 1937. – 92 с. – 3000 экз.
Избранные стихи и поэмы (1916–1931) / пер. с татар. А.Миних. – Казань: Татгосиздат, 1937. – 80 с. – 6000 экз.
Стихи / пер. с татар. Л.Мартынова; вступит. статья X.Хайри. – М.: Сов. писатель, 1948. – 84 с. – 7000 экз.
Стихотворения / пер. с татар. Л.Мартынова. – Казань: Татгосиздат, 1948. – 44 с. – 10000 экз.
Стихотворения и поэмы / пер. с татар. Л.Мартынова. – М.: Сов. писатель, 1955. – 215 с. – 10000 экз.
Друг Черномордого: рассказ / пер. с татар. X.Абдуллина. – Казань: Таткнигоиздат, 1957. – 23 с. – 15000 экз.
Друг Черноносого: повесть / пер. с татар. В.Осеевой. – М.: Детгиз, 1958. – 31 с. – 115000 экз.
Письма в грядущее: стихотворения, поэмы / пер. с татар. Л.Мартынова; вступит. статья Н.Юзиева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1971. – 207 с. – 7000 экз.
Умница: пьеса-сказка / пер. с татар. В.Коркина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1972. – 8 с. – 250000 экз.
Друг Черномордого / пер. с татар. Я.Мустафина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1974.– 20 с. – 200000 экз.
Умница: пьеса-сказка. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 12 с. – 50000 экз.

* * *
Друг Черноносого: рассказ / пер. с рус. Жалцанбалсан. – Монголия: Улан-Батор, 1959. – 35 с. (На монгольском языке.)
Стихи и поэмы / пер. с татар. Г. Байбурина. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1962. – 147 с. – 4000 экз. (На башкирском языке.)
Друг Черноносого: повесть / пер. с рус. В.Мындыкану. – Кишинев: Картя молдовеняскэ, 1963. – 27 с. – 3500 экз. (На молдавском языке.)

* * *
Шигырьләр һәм поэмалар / тәрҗ. Г.Байбурин. – Өфө: Китап, 1962. – 147 б. – 4000 д. (Башкорт телендә.)
Гасырлар һәм минутлар: поэма / тәрҗ. Н.Беляев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 128 б. – 10000 д. (Татар һәм рус телләрендә.) (Сувенир басма.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мамин М. Такташ поэзиясе. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 172 б.
Хәйри X. Татар совет поэзиясенең классигы // Х.Хәйри. Эзләнүләр. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 94–103 б.
Хәйри X. Һади Такташ: тормышы һәм иҗат юлы. – Казан: Татгосиздат, 1949. – 147 б.
Мамин М. Һади Такташ поэзиясе. – 2 басма. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 123 б.
Искәндәров А. Һ.Такташның «Гасырлар һәм минутлар» поэмасын өйрәнү // А.Искәндәров. Тел һәм әдәбият. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1952. – 54–65 б.
Госман X. Такташ поэзиясе. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 141 б.
Гали Г. Шагыйрь Һади Такташ турында // Г.Гали. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 226–269 б.
Нигъмәти Г. Һади Такташ (1901–1931) // Г.Нигъмәти. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 164–190 б.
Мәүлиханов Ә., Такташ А. Һади Такташның тормыш һәм иҗат хроникасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 76 б.
Хәйри X. Шагыйрьнең эзләнүләре һәм бәхәсләре // Х.Хәйри. Татар совет әдәбиятында социалистик реализм мәсьәләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 84–115 б.
Минский Г. Зәңгәр күзле дус // Г.Минский. Замандашларым. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 47–56 б.
Әдһәмова Г., Галимҗанова Р. Һади Такташ иҗаты // Г.Әдһәмова, Р.Галимҗанова. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль эшләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 41–45 б.
Халит Г. Шагыйрь, чор, герой. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 184 б.
Әдһәмова Г. Һади Такташ // Г.Әдһәмова. Коммунистик әхлак тәрбияләүдә әдәбият дәресләренең урыны һәм роле. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 68–100 б.
Әмир М. Һади Такташ // М.Әмир. Үзебез турында: әдәби тәнкыйть мәкаләләре, чыгышлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 111–122 б.
Юзиев Н. Такташ шигыре // Н.Юзиев. Шигырь гармониясе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 84–91 б.
Минский Г. Матурлык җырчысы // Г.Минский. Онытылмас очрашулар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 44–57 б.
Фәйзи Ә. Аның җыры һәм гомере // Ә.Фәйзи. Әдипнең эрудициясе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 78–86 б.
Фәйзи Ә. Простой һәм самими Такташ турында // Ә.Фәйзи. Әдипнең эрудициясе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 253–256 б.
Хөсни Ф. Моннан шагыйрь узды // Ф.Хөсни. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 157–170 б.
Хәйри X. Революция шагыйре // Х.Хәйри. Иҗат чишмәләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 182–191 б.
Хамматов Ш. Миллионнарның бәйләп йөрәген... // Ш.Хамматов. Газета һәм әдәбият дуслыгы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 74–82 б.
Хәким С. Такташ // С.Хәким. Халык язмышы – шагыйрь язмышы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 245–247 б.
Һади Такташ турында истәлекләр / төз. һәм искәрмәләр авт. Н.Юзиев, Н.Садыйкова; кереш сүз авт. Н.Юзиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 287 б.
Әхмәдуллин А. Ул социаль бәрелешләрне чагылдырды // А.Әхмәдуллин. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 182–197 б.
Юзиев Н. Яңа чор – яңа җыр // Н.Юзиев. Шигърият дөньясы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 47–56 б.
Еники Ә. Хәтердәге төеннәр // Ә.Еники. Хәтердәге төеннәр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 123–150 б.
Мөхәммәдиев Р. Синең Такташың бар... // Р.Мөхәммәдиев. Якутлар табыладыр вакыт белән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 51–64 б.
Хәйри X. Һади Такташ (1901–1931). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 176 б.
Кукушкин Р. Канатлы дөнья. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 23–33 б.
Кудрецкая Э. Шагыйрьнең тылсымлы мохите // Казан утлары. – 1989. – № 4. – 150–151 б.
Бәйрәмова Ф. Талант фаҗигасе // Идел. – 2000. – № 12. – 16–25 б.
Габдрахманова Л. Такташның шигъри теле. – Казан: Фикер, 2002. – 128 б.
Гыйльманов Г. Такташка кайту // Казан утлары. – 2003. – № 2. – 138–145 б.

* * *
Усманов X. Хади Такташ // Х.Усманов. Лит. Татарстан. – Книга 5. – Казань: Татгосиздат, 1952. – С. 206–216.
Xайри X. Хади Такташ // Х.Хайри. История татарской советской литературы. – М., 1965. – С. 192–211.
Халит Г. Поэзия дерзаний. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. – 160 с.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»