|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. СОЛТАН ФӘҮЗИЯФәүзия Солтан (Фәүзия Сәйфетдин кызы Нәҗметдинова) 1958 елның 1 сентябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. Урта белемне үз авылларында ала. Мәктәпне тәмамлагач та, авыл китапханәсендә мөдир булып эшли башлый, колхоз комсомол оешмасы секретаре вазифаларын да алып бара. Бер үк вакытта читтән торып укып1976–1978 елларда Алабуга китапханә техникумында укый. Техникумны тәмамлагач, 1981 елда гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Берникадәр вакыт Йортлар идарәсендә эшләп ала, аннары биш ел (1981–1986) Казан микробиология фәнни-тикшеренү институтында – канцелярия мөдире, 1986–1993 елларда «Спортлото»ның Урта Идел зона идарәсендә өлкән инструктор вазифаларын башкара. 1993 елның октябреннән ул – «Татарстанкурорт» идарәсенең «Казан» шифаханәсендә китапханә мөдире хезмәтендә. Монда эшләү дәверендә Фәүзия Солтан, читтән торып укып (1994–1998), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең китапханә-мәгълүмат бүлеген тәмамлый. Ф.Солтан 2005 елдан «Ак Барс» хоккей клубында администратор булып эшли. |
Иң күп укылган
|