поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

СӨЛӘЙМАНОВ БУЛАТ

(1938–1991)

Булат (Бикбулат) Вәли (Вәлиулла) улы Сөләйманов 1938 елның 28 маенда Төмән өлкәсенең Вагай районы Сопра авылында колхозчы гаиләсендә туа. Булат 1954 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын башлый: 1961 елга кадәр Себер шәһәрләрендә (Омск, Салехард) һәм Төмән өлкәсендә йөкче, бетончы, маляр, китапханәче булып эшли. Б.Сөләйманов 1961 елда экстерн тәртибендә гомуми урта мәктәп программасы буенча имтихан тоткач, Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә, әмма бераздан укуын ташлап, яңадан хезмәт юлын дәвам иттерә. Фрунзе шәһәрендә – балта остасы, Сургутта – маляр, Бакуда – нефтьче-оператор, Казанда – слесарь-сантехник һәм Төмән Язучылар оешмасының матур әдәбиятны пропагандалау бюросында әдәби хезмәткәр булып эшли. Хезмәтеннән аерылмыйча укып, 1974 елда А.Горький исемендәге Әдәбият институтының поэзия бүлеген тәмамлый.

Б.Сөләймановның беренче шигырьләре узган гасырның алтмышынчы еллары башында «Татарстан яшьләре» газетасында басыла. Соңга таба «Казан утлары», «Ялкын» журналларында, «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкта (1970), «Идел» альманахында (1976) шигъри цикллары белән күренә. Аерым шигырьләре русча тәрҗемәдә «Юность», «Сибирские огни» журналларында, «Литературная Россия» атналык газетасында һәм альманахларда да («Тверской бульвар», 1970; «Вдохновение», 1979) басылалар.

1980–1988 елларда Татарстан китап нәшриятында шагыйрьнең «Таңнар фонтаны» һәм «Ак метеор» исемле ике шигъри китабы дөнья күрә.

Б.Сөләйманов шигырьләре, нигездә, интим-лирик характерда булып, иң беренче нәүбәттә алар Себер җиренең, кешеләренең үзенчәлекле сыйфатларын чагылдырырга омтылуы, этнографик детальләргә бай булуы белән кызыклылар.

Шагыйрь 1991 елның февраль аенда Төмән шәһәрендә вафат була.

Б.Сөләйманов – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Таңнар фонтаны: шигырьләр / кереш сүз авт. С.Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 95 б. – 2000 д.
Ак метеор: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 112 б. – 14000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Маннапов Ш. Себер киңлегеннән // Казан утлары. – 1981. – № 3. – 167–168 б.
Хәмид Р. Каһарманнар затыннан иде ул // Казан утлары. – 1998. – № 5. – 176–177 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»