поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

СӘЛИМ МАР.

Язучы-сатирик, шагыйрь һәм журналист Мар. Сәлим (Марсель Шәйнур улы Сәлимов) 1949 елның 3 гыйнварында Башкортстанның Борай районы Сәет авылында туа. Ул Краснохолмский бистәсендә урыс мәктәбен тәмамлагач, Уфада яшәүче апасы янына юллана һәм Башкорт дәүләт университетына укырга керә. 1971 елда филология факультетын тәмамлый һәм армиягә алына. Ике ел Төньяк гаскәрләр төркемендә (Польша) взвод командиры булып хезмәт итә, хәзер запастагы майор. 1973 елдан бирле ул «Сәнәк» сатира һәм юмор журналында эшли: башта – әдәби хезмәткәр, аннан – бүлек мөхәррире, ә 1980 елдан – баш мөхәррир.

Бүген исә Мар. Сәлим – Мәскәү, Казан, Уфа нәшриятларында басылган егермедән артык китап һәм Россия халыклары әдәбияты тарихында тирән эз калдырган сатирик икетомлык авторы. Әсәрләре кырыктан артык телгә тәрҗемә ителеп, чит ил басмаларында дөнья күрә. Ул иң яхшы юмористик хикәяләре өчен – Халыкара «Алеко» конкурсы лауреаты (Болгария, 1996), фельетоннары өчен – Россия Журналистлар берлеге (1996), «Тормыш көзгесе» җыентыгы өчен Башкортстан республикасының Шәһит Ходайбирдин исемендәге (1998) бүләкләре иясе була.

Язучы юмористик һәм сатирик әдәбиятның барлык төрләренә дә мөрәҗәгать итә. Аның повесть һәм хикәяләре, фельетон һәм юморескалары, комедия һәм скетчлары, поэма һәм шигырьләре, мәсәл һәм эпиграммалары укучылар тарафыннан көтеп алына. Үткер телле әсәрләрендә ул бүген халыкны борчыган мөһим мәсьәләләрне күтәрә, җәмгыятебездәге җитешсезлекләрне кыю тәнкыйтьли.

Мар. Сәлим – башкорт, татар, урыс телләренең бөтен нечкәлекләрен белеп, бер үк вакытта шушы өч телдә дә уңышлы иҗат итүче үзенчәлекле көлке остасы. Аның сатирик һәм юмористик хикәя-шигырьләре Башкортстанда да, Татарстан матбугатында да еш чыга, скетч һәм интермедияләре сәхнәдә уйнала. Татар эстрадасы йолдызлары да аның шаян җырларын башкара.

Мар. Сәлим Россия Журналистлар берлегенең Федератив Советы әгъзасы, Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе, Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, Журналистлар берлегенең халыкара конфедерациясе секретаре һәм вице-президенты итеп сайлана. Ул – халыкларның юмор җәмгыятен (Габрово) оештыручыларның берсе.

Мар. Сәлим – Россия Федерациясенең (1993) һәм «Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» (1990). Матбугат, мәдәният өлкәсендәге, халыклар арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы хезмәтләре, озак еллар уңышлы эшләгәне өчен Дуслык ордены белән бүләкләнә (1999).

Мар. Сәлим – 1988 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


а) Татар телендә:
Майлап-җайлап: сәхнә әсәрләре. – Уфа: Сүз, 1995. – 240 б. – 10000 д.
Көлсәң – көл: сатирик, юмористик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 208 б. – 5000 д.
Үзебезнең агай-эне: сатира, юмор. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 176 б. – 2000 д.
б) Башкорт телендә:
Сер капчыгы: юмор, сатира. – Өфө: Китап, 1982. – 80 б. – 10000 д.
Тәгәрмәчле чана: сатира, юмор. – Өфө: Китап, 1984. – 192 б. – 15000 д.
Күгәрчен сөте: сатирик повесть, хикәяләр. – Өфө: Китап, 1988. – 240 б. – 11000 д.
Батыр ярасыз булмый: повесть, хикәяләр. – Өфө: Китап, 1990. – 64 б. – 10000 д.
Туксан тугыз мәхәббәт: повестьлар, хикәяләр. – Өфө: Сүз, 1994. – 256 б. – 15000 д.
Әсәрләр: 2 томда. – Өфө: Китап, 2003, 2005. – 1500 д.
1 т.: сатирик-юмористик әсәрләр. – 448 б.
2 т.: сатирик-юмористик әсәрләр. – 496 б.
в) Башкорт, татар, рус телләрендә:
Птичье молоко: сатирическая повесть, рассказы. – Уфа: Слово, 1994. – 352 с. – 5000 экз.
Важная персона: сатира, юмор. – Уфа: Полиграфкомбинат, 1995. – 256 с. – 5000 экз.
Тормош көзгеһе = Тормыш көзгесе = Зеркало жизни: книги журналиста. – Уфа: Башкортстан,1998. – 528 с. – 2000 экз.
Бергәләп көлик! = Бергәләп көләек! = Посмеемся вместе!: сатира, юмор. – Казань: Идел-Пресс, 2003. – 384 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Исхаков В. Очлы каләм очына // Кызыл таң (Өфө). – 1984. – 10 июнь.
Гирфанов А. Мәхәббәтле китап // Агыйдел. – 1995. – № 7. – 149–150 б.
Зыятдинов Р. Көлдерә, кемлегеңне белдерә // Кызыл таң (Өфө). – 1998. – 21 июль.
Фазлыев Р. Бергә көлү күңелле // Казан утлары. – 2004. – № 8. – 177–180 б.
Яңа басма очрашуга җыйды // Мәдәни җомга. – 2004. – 10 сент.
Көлке остасы // Шәһри Казан. – 2004. – 10 сент.
Дуслык күпере нык булсын // Казан утлары. – 2004. – № 11. – 191–192 б.

* * *
Стасюконис А. Наш Марсель – самый юмористый. В мире // Сов. Башкирия. – 1996. – 2 февр.
Мустафин Я. Дрюон и др. потеснились // Лит. газета. – 2006. – 12–18 июля.
Валеев Ш. В оппозиции ко всему плохому // Известия. – 2007. – 27 марта.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»