поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

СИБАТ РАФАЭЛЬ

(1946–2003)

Рафаэль Сибат (Рафаэль Шәйхуҗа улы Хуҗин) 1946 елның 28 октябрендә Киров өлкәсенең Вятские Поляны (Нократ Аланы) районы Түбән Шөн авылында туа. Шушы авылда урта мәктәпне тәмамлагач, 1968 елда ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына (татар теле һәм әдәбияты бүлегенә) укырга керә. Р.Сибат 1970–1978 елларда туган ягында мөгаллимлек итә, урта мәктәп директоры була, аннары Казанга килеп, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында – администратор, тулай торакта тәрбияче хезмәтен башкара. Бераздан Кукмарага кайтып, район халык театрында – режиссер, Киров шәһәрендә классик көрәш буенча тренер (ул үзе дә заманында мәйдан тоткан, күп мәртәбәләр батыр калган ир-егет) булып эшли. 1988 елдан туган авылында яши. Ике ел дәвамында Түбән Шөн авылы мәдәният йортында – сәнгать җитәкчесе, соңгы унөч елда Киров өлкәсендә татар телендә чыгучы «Дуслык» газетасының Нократ Аланындагы үзхәбәрчесе һәм әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.

Рафаэль Сибатның әдәби язмалары республика матбугатында 1966 елдан басыла башлый. Ул үзен талантлы прозаик, үзенчәлекле шагыйрь, ялкынлы публицист-эссеист, беркемне дә кабатламый торган әдәби тәнкыйтьче, оста тәрҗемәче итеп таныта. Төрле елларда аның сигез романы, егерме повесте, дистәләрчә хикәяләре «Казан утлары», «Казан», «Сөембикә», «Чаян», «Идел», «Аргамак», «Мәйдан», «Тулпар» (Уфа), «Ялкын» журналларында, «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга», «Заман», «Татар иле», «Таһир-Зөһрә», «Сабантуй», «Дуслык» (Киров өлкәсе) газеталарында дөнья күрә. Болардан тыш ул – матбугатта чыккан унике поэма, бик күп шигырьләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, иҗади портретлар, эсселар, публицистик язмалар авторы да. Соңгы елларда әдип дүрт романнан торган «Кайту» исемле тетралогиясен язып төгәлли һәм «Казан утлары», «Идел» журналларында бастырып чыгара. Рафаэль Сибатның иң популяр әсәрләрен туплаган китабы 2001 елда Татарстан китап нәшриятында «Ялгызак» исеме белән дөнья күрә. Кукмара төбәгендәге кызыклы шәхесләргә багышлап иҗат иткән «Көлдән күтәрелгән гөлләр» (2002), «Без дә җирдән күтәрелдек» (2003) дигән китаплары да әдипнең әдәбиятыбызга ныклы адымнар белән килүче шәхес икәнлеген ышандырырлык итеп раслый.

Тынгысыз әдипнең фидакарь хезмәте Татарстан Язучылар берлеге һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнә. Рафаэль Сибат «Ялгызак» исемле китабы, күренекле язучыларга багышланган эсселары, иҗади портретлары һәм публицистик язмалары өчен Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

Рафаэль Сибат 2003 елның 23 августында Түбән Шөндә кинәт вафат була.

Р.Сибат – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Ялгызак: роман, повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр.‚ 2001. – 272 б. – 3000 д.
Көлдән күтәрелгән гөлләр: трилогия. – Казан: Матбугат йорты, 2002. – 200 б. – 1000 д.
Без дә җирдән күтәрелдек…: роман-монолог. – Яр Чаллы: Газета-китап нәшр., – 2003. – 208 б. – 1000 д.
Кайту: тетралогия / кереш сүз авт. Ф.Галимуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр.‚ 2005. – 352 б. – 3000 д.

* * *
Көзге Сабантуй = Осенний Сабантуй: әдәби-докум. повесть. – Казан: Сүз‚ 2005. – 192 б. – 1000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Зөлфәт. Сер // Казан утлары. – 1996. – № 10. – 132–133 б.
Шәрәфиев Р. Ак күбәләк сафлыкка чакыра // Р.Шәрәфиев. Уйлы күңел. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 80–86 б.
Мостафин Ш. Безнең заман геройлары. – Казан: Сүз‚ 2005. – 86–93 б.
Мостафин Ш. Ерактагы йолдыз яктысы // Мәдәни җомга. – 2006. – 10 нояб.
Мостафин Ш. Истә, һаман да истә... // Ирек мәйданы. – 2009. – 23 гыйнв.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»