поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Гыйнвар
  • Дамир Гыйсметдин - язучы
  • Инсаф Абдулла - журналист
  • Борис Вайнер - балалар язучысы
  • Эльмира Кәлимуллина - җырчы
  • Нәҗибә Ихсанова (1938-2021) - актриса
  • Геннадий Прытков - актер
  • Риф Хәйретдинов (1935-2007) - тарихчы
  • Галия Әхмәтова (1954-2015) - язучы
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
 
 

 
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ШӘМСИ СОЛТАН

Солтан Шәмси (Солтан Сәләх улы Шәмсетдинов) 1946 елның 10 февралендә Татарстан Республикасының Биектау (элекке Дөбъяз) районы Суыксу авылында крәстиян гаиләсендә туа. Балачак еллары һәм үсмер чагы шул ук районның Юртыш авылында уза. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, һөнәр училищесында укый, металл кыручы (токарь) һөнәрен үзләштерә. Училищены тәмамлаганнан соң, 1962 елда Мәскәү шәһәренә китеп урнаша, башкала заводларында гади эшче, токарь, слесарь-инструментчы булып эшли. Шул елларда, производстводагы хезмәтеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый. Соңыннан, гаскәри хезмәт мөддәтен (1967–1969) тутыргач, Мәскәүгә әйләнеп кайта, А.Жданов исемендәге Беренче үрнәк басмаханәдә полиграфист һөнәрен үзләштерә.

Ун елга якын читтә булганнан соң, 1971 елда С.Шәмси Татарстанга күчеп кайта, берникадәр вакыт Казанның К.Якуб исемендәге полиграфия комбинатында – китап басучы, «Урак-Чүкеч» заводында слесарь булып эшли.

Әле кичке мәктәптә укыган чакта ук әдәбият белән мавыгып киткән, беренче әдәби тәҗрибәләр ясап караган С.Шәмси 1972–1977 елларда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала, институтны тәмамлап кайткач, 1977–1985 елларда «Казан утлары» журналының проза бүлегендә мөхәррир булып эшли. Соңрак С.Шәмси «Идел», «Татарстан» журналларында, Татарстан китап нәшриятында җаваплы вазифалар башкара. 2000–2005 елларда ул – Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында татарча текст мөхәррирләре төркемен җитәкли.

Әдәбиятта С.Шәмси хикәяче-прозаик, тәрҗемәче, татар халкы тарихына багышланган әдәби-публицистик, фәнни-популяр китаплар авторы буларак билгеле. Әдәби иҗат юлын ул тәрҗемәләрдән башлый. Тәрҗемә эше аның өчен бер үк вакытта әдәби осталыкка өйрәнү, бер-берсенә ят ике телдәге хосусый үзенчәлекләрне, тел-стиль аерымлыкларын тирәнрәк аңлау һәм гамәли яктан үз әдәби иҗатында файдалану чарасы да булып хезмәт итә. Тәрҗемә өлкәсендә ул иҗат эшен ике юнәлештә алып бара – татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итә. Узган гасырның сиксәненче елларында, Галимҗан Ибраһимовның йөзьеллык юбилеена хәзерлек уңаеннан, С.Шәмси атаклы классик язучының «Кызыл чәчәкләр» повестен һәм дистәдән артык хикәясен русчага тәрҗемә итеп, Татарстан китап нәшриятында ике аерым китап итеп бастырып чыгара («Красные цветы», 1986; «Рассказы», 1987). Татар матбугатында исә аның тәрҗемәсендә төрле елларда С.Антонов, С.Воронин, Н.Думбадзе, С.Данилов, Г.Матевосян, А.Мифтахетдинов, Р.Мир-Хәйдәров кебек язучыларның аерым әсәрләре дөнья күрә.
Мөстәкыйль иҗатыннан язучының «Көмеш чылбыр» исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1984 елда басылып чыга. Китапта тупланган шушы беренче хикәяләр сәнгатьчә матур теле, каһарманнарының эчке халәтен тасвирлаганда авторның нечкә психологик бизәкләр таба белүе әдәби тәнкыйтьнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Аннан соң яшь прозаик «Җәяүле буран» (1988), «Ут хәйләсе» (1994), «Еллар эзе» (1996) исемле хикәя, повесть, повесть-әкият, тарихи публицистика жанрларын эченә алган китапларын мәйданга куя. Композицион җыйнаклык, образлы тел белән язылган тыгыз фикерле бу китаплар укучылар тарафыннан җылы кабул ителә. 2000 елда язучының «Еллар эзе» китабы Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

С.Шәмси иҗат эшчәнлегенең тагын бер мөһим юнәлеше – популяр китаплар ярдәмендә бай милли тарихыбызның катлаулы дәверләрен ачып салу, ерак тарихи чынбарлыкны объектив рәвештә укучылар күңеленә җиткерү. Милли тарихыбызны тирәнтен белгән язучы үзенең игътибарын иң беренче нәүбәттә Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул ителү вакыйгасына юнәлтә, һәм ул, Әхмәд ибне Фазланның Болгар иленә мәгълүм сәяхәте язмаларын тирәнтен өйрәнеп, аларның әдәбиләштерелгән яңа вариантын тудыра («Путешествие Ахмеда ибн Фадлана на реку Итиль и принятие в Булгарии ислама», 1992). Нәтиҗәдә моңарчы тар даирәдә генә билгеле булган кыйммәтле тарихи чыганак күпләрнең кызыксынып укый торган китабына әверелә. 1999 елда сәяхәтнамәнең татарча һәм русча икенче басмасы дөнья күрә.

С.Шәмси балаларга атап язган китаплары аша да халкыбыз тарихын яшь буынга җиткерү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып бара. Аның тарихчы И.Измайлов белән берлектә язган «Волжская Булгария в рассказах для детей» исемле китабы (1995), укучылар арасында киң яңгыраш табып, мәктәпләрдә өстәмә уку әсбабы буларак та файдаланыла башлады. 2000 елда китап «Идел Болгарстаны» исеме белән «Мәгариф» нәшриятында кабат басылып чыга. Соңгы елларда әдип-тарихчы татарның бөек дәүләте Алтын Урда тарихының ак тапларын ачыклауга зур игътибар бирә. Җиңел тел белән язылган, мәгълүматларга гаять бай «Низаглы йортта» исемле китабында (2002) ул татар тарихының фаҗигале һәм гыйбрәтле язмышын сурәтли.

Язучының татар һәм төрки халыклар төзегән цивилизацияләр тарихы белән тирән кызыксынуы, элек яшерелеп килгән мәгълүматларны табу өчен төрле эзотерик чыганакларга мөрәҗәгать итүе аның рухи офыкларын нык киңәйтә. Соңгы елларда матбугат битләрендә язучының кешелек дөньясының глобаль тарихына багышланган язмалары да күренә башлады. 2006 елда дөнья күргән «Күк капусы ачылса…» исемле китабы язучы фикеренең зур гомумиләштерүләр, планетар аң дәрәҗәсенә күтәрелә баруын күрсәтә.

Язучыга 1996 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

С.Шәмси – 1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Көмеш чылбыр: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 96 б. – 7500 д.
Җәяүле буран: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 160 б. – 15000 д.
Еллар эзе: хикәяләр, пьеса, публицистика / кереш сүз авт. Р.Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 320 б. – 5000 д.
Ут хәйләсе: повесть-әкият. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 48 б. – 2000 д.
Идел Болгарстаны: хикәяләр / соавт. И.Измайлов. – Казан: Мәгариф, 2000. – 96 б. – 6000 д.
Низаглы йортта: Алтын Урда дәүләтенең таркалу чорыннан сәхифәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 192 б. – 2000 д.
Күк капусы ачылса…: эзотерик язмалар, тарихи әсәр, хикәяләр, публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 430 б. – 2000 д.

* * *
Ибрагимов Г. Красные цветы: роман, повесть, рассказы / пер. с татар. С.Шамси. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 336 с. («Кызыл чәчәкләр»)
Ибрагимов Г. Рассказы / пер. с татар. С.Шамси. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 159 с. («Хикәяләр»)

* * *
Путешествие Ахмеда ибн Фадлана на реку Итиль и принятие в Булгарии ислама. – М.: Изд-во Мифи-Сервис, 1992. – 92 с.
Волжская Булгария в рассказах для детей / соавт. И.Измайлов. – Казань: Изд-во «Слово»; «Магариф», 1995. – 80 с.
Золотая Орда накануне распада: историческое повествование. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – 223 с. – 2000 экз.

* * *
Фәхретдин Р. Алтын Урда ханнары = Ханы Золотой Орды. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. –127 б. – 10000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
Ибне Фазланның Ител елгасына сәяхәте = Путешествие ибн Фадлана на реку Итиль. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 112 б. – 6000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Корбан Р. Үз йөзе, үз сүзе бар // Мәдәни җомга. – 1996. – Февр.
Әхмәтҗанов М. Хәтернең көмеш чылбыры // Мәдәни җомга. – 1997. – 1 авг.
Әхмәтҗанов М. Язучы, публицист, тәрҗемәче // М.Әхмәтҗанов. Килер бер көн… – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 173–177 б.
Әмирхан Р. «Бөек болгак»тан башланган фаҗига // Фәнни Татарстан. – 2002. – № 3–4. – 187–190 б.
Әмирхан Р. Кыйссага әверелгән тарих // Мәдәни җомга. – 2002. – 23 авг.
Борһаниева Р. Гаугалы йорттан бәрәкәт китә // Шәһри Казан. – 2002. – 18 окт.
Закиров Х. Низаглы Сарай хәлләре // Мәгърифәт. – 2002. – 12 окт.
Нигъмәти И. Кояш булып яктырып // Шәһри Казан. – 2006. – 15 февр.
 

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar