|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
ШӘКҮРОВ СӘЕТ
(1917–1989)
Сәет Габделхәй улы Шәкүров 1917 елның 14 декабрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туа. Гомуми урта белемне Казанда М.Вахитов исемендәге күргәзмә-тәҗрибә мәктәбендә ала, 1934–1938 елларда Казан театр техникумында укый. Техникумны тәмамлагач, 1938–1942 елларда Татар дәүләт академия театрының колхоз-совхоз филиалында, соңрак Минзәлә колхоз-совхоз театрында актер булып эшли. 1942 елда армиягә алына, Ленинград хәрби ветеринария училищесында укый һәм фронтның алгы сызыгына җибәрелә. Германия җиңелгәч, Көнчыгышта Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, каты яралана. Сугышчан хезмәтләре өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә.
1946 елны армиядән кайткач, С.Шәкүров актерлык хезмәтен дәвам итә. 1946–1956 елларда Мамадыш, Әлмәт, Минзәлә колхоз-совхоз театрларында, Республика күчмә театрында эшли, 1956–1959 елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйный. Аннары ун ел буе Академия театрының баш администраторы, 1975 елда Республика күчмә театрының директоры булып эшли.
С.Шәкүровның драматургия өлкәсендәге беренче адымы 1938 елда язылган «Орденлы Касыйм» исемле пьесасы була. Аның күләмле икенче әсәре – «Тормыш бусагасында» драмасы – егерме елдан соң гына дөнья күрә һәм 1958 елда Минзәлә театры сәхнәсендә куелып уңыш казана. Алтмышынчы елларда Минзәлә, Оренбург татар профессиональ театры сәхнәләрендә драматургның шигырь белән язылган «Зөһрә йолдыз» трагедиясе, «Уракчы кыз», «Мәхәббәт газабы», «Сары елан», «Кыз бирү», «Карт гашыйк» кебек драмалары һәм комедияләре уйнала.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында барган «Туган туфрак» (1969), «Тол хатыннар, тол кызлар» (1973) драмалары – бүген дә актуальлекләрен югалтмаган әсәрләр.
1970 елда С.Шәкүровка «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Ул 1989 елның 12 сентябрендә вафат була.
С.Шәкүров – 1970 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Тормыш бусагасында: драма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 84 б. – 7000 д.
Зөһрә йолдыз: трагедия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 121 б. – 15000 д.
Уракчы кыз: драма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 74 б. – 6000 д.
Пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 192 б. – 6000 д.
Ике пьеса. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 146 б. – 3000 д.
Пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 180 б. – 8500 д.
Сине ташлап китә алмыйм: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 104 б. – 9000 д.
Пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 247 б. – 4500 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Камал Ә. Җитдилек җитәме? // Татарстан яшьләре. – 1965. – 16 сент.
Мәхмүтов Һ. Мораль сафлык өчен // Соц. Татарстан. – 1968. – 3 сент.
Мәхмүтов Һ. Сәет Шәкүров драмалары // Казан утлары. – 1971. – № 2. – 139 б.
Гыйззәт Б. Әсәрдән әсәргә үсә бара // Казан утлары. – 1971. – № 2. – 183 б.
Әпсәләмова Г. Ике спектакль тәэсире // Кызыл таң. – 1971. – 31 июль.
Мәхмүтов Һ. Тол хатыннар, тол кызлар // Соц. Татарстан. – 1973. – 4 апр.
Хәсәнов М. Сары елан // Соц. Татарстан. – 1974. – 24 февр.
Гаффар Ә. Күңелдәге Зөһрә йолдызлар // Соц. Татарстан. – 1977. – 18 дек.
Сафиуллин Ә. Юксындыра // Ватаным Татарстан. – 1997. – 16 дек.
Сәет Шәкүровның тууына 80 ел // Казан утлары. – 1997. – № 12. – 186 б.
|
|