|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ӘШИРОВ ИДИЯТИдият Мокыйм улы Әширов 1947 елның 9 декабрендә Пермь өлкәсенең Барда районы Сөҗән авылында сигез балалы ишле гаиләдә дөньяга килә. Башлангыч белемне – туган авылында, урта белемне күрше Солтанай һәм Сараш мәктәпләрендә ала. 1967–1972 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны тәмамлагач, туган якларына кайтып, Төнгүк авылы урта мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы, Яңавыл мәктәбендә директор булып эшли. Өч елдан аны Яңавыл авыл советы рәисе итеп сайлап куялар. Бу мәшәкатьле йөкне ул тугыз ел буе тарта. |
Иң күп укылган
|