поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ШИҺАПОВ МАНСУР

Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Мансур Әхмәтдин улы Шиһапов 1940 елның 1 маенда Татарстанның Балык Бистәсе районы Яншык авылында туа. Олы Солтан авылы урта мәктәбен тәмамлагач, 1957–1961 елларда Казанда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршында оештырылган театр студиясендә укый. Бер үк вакытта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры куйган спектакльләрдә күмәк рольләрдә уйный. 1961 елдан Татар дәүләт күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) артисты хезмәтендә, күп кенә спектакльләрдә төп рольләрне башкаручы яшь актер буларак танылу ала.

1972–1974 елларда М.Шиһапов Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Матур әдәбиятны пропагандалау бюросында директор урынбасары булып эшли. 1974 елда аны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына баш администратор итеп эшкә чакыралар. Анда ике еллап эшләгәннән соң, ул әүвәл Казан дәүләт Курчак театрында (1976–1979), аннары Күчмә театрда (1984–1989) директор вазифаларын башкара. Соңгысында эшләгәндә театрның статусын күтәрүгә, аны стационар Татар драма һәм комедия театры итеп рәсми үзгәртүгә ирешә. 1989 елдан 1996 елга кадәр М.Шиһапов Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисенең оештыру мәсьәләләре буенча урынбасары булып эшли. 1996–2009 елларда Казанда Татарстан Республикасының С.Сәйдәшев исемендәге Казан дәүләт зур концерт залы директоры хезмәтендә.

М.Шиһапов мәктәптә уку елларында ук шигырьләр яза башлый, аларның аерым үрнәкләре Балык Бистәсенең төбәк газетасында басылып чыга. Узган гасырның җитмешенче елларыннан башлап берничә сәхнә әсәре дә иҗат итә. Г.Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» хыялый романы нигезендә эшләнгән «Абага чәчәге» инсценировкасы 1977 елда «Безнең яшьлек ничек башланды» исеме белән Казан дәүләт Курчак театрында куела. 1982 елда Г.Ахуновның «Хәзинә» романы җирлегендә язылган «Кошның да үз оясы була», М.Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча эшләнгән «Кара йөзләр» инсценировкалары Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уйнала.

Шулай да М.Шиһаповның төп иҗат хәзинәсен лирик шигырьләр, җырлар тәшкил итә. Аның лирик шигырьләренә үзешчән һәм профессиональ композиторлар тарафыннан күп кенә популяр көйләр языла («Туй күлмәге», «Әйләнеп кайтыгыз», «Яшьлегем эзләре», «Туган җирсез яшәү юк сыман», «Кыр казларын бергә каршылыйк» һ.б.).

М.Шиһапов – Татарстан һәм Халыкара Әдәби фонд идарәсе әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1980) һәм атказанган сәнгать эшлеклесе (1996).

М.Шиһапов – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Казан дәүләт Курчак театры: фәнни очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 59 б. – 3000 д.
Әйләнеп кайтыгыз: шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 61 б. – 2000 д.
Туй күлмәге: җырлар (ноталары белән). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 80 б. – 5000 д.
Җырлыйсы җырларым бар әле: шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 139 б. – 2000 д.
Энекәш: шигырьләр, җырлар, мәкаләләр / кереш сүз авт. Р.Корбан. – Казан: Сүз, 2007. – 191 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Дәүли Н. «Безнең яшьлек шулай башланды» // Татарстан яшьләре. – 1978. – 23 сент.
Юнысова А. Гомер ике килми // Ватаным Татарстан. – 1995. – 19 май.
Гаффар Р. Җырга баш ияр кемнәр? // Таһир-Зөһрә. – 2000. – № 7 (апр.).
Җиһангәрәев Р. «Туасы җырларым бар әле...» // Мәгърифәт. – 2000. – 29 апр.
Шакирҗанов А. Гади сүзләр тылсымчысы // Шәһри Казан. – 2000. – 12 май.
Камал Г., Акмал Н. «Туй күлмәге» – туйлар бизәге // Мәдәни җомга. – 2000. – 12 май.
Аймәт Р. Йөрәге бит һаман яшь әле // Шәһри Казан. – 2002. – 8 февр.
Хөснияр З. Мәңгелек ут – җаннар ярсуы // Сәхнә. – 2005. – № 3. – 9 б.
Әһлия Ф. Ак каеннар яфрак ярган таңда... // Мәдәни җомга. – 2005. – 29 апр.
Хәмидуллин Л. Күпкырлы иҗат иясе // Казан утлары. – 2005. – № 5. – 173–174 б.
Бәшир Ф. Җырлы гомер – бәрәкәтле гомер // Мәдәни җомга. – 2006. – 24 февр.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»