поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ШӘФИЕВ ИСМӘГЫЙЛЬ

(1913–1943)

Исмәгыйль Шәфи улы Шәфиев 1913 елда Башкортстан Республикасының Кыйгы районы Үрге Кыйгы авылында ярлы крәстиян гаиләсендә туа. 1929 елда туган авылындагы җидееллык мәктәпне һәм 1933 елда Уфа педагогия рабфагын тәмамлаганнан соң, 1935 елга кадәр Кыйгы МТСы газетасында, аннары шул районның төбәк газетасында редактор урынбасары булып эшли. 1935–1937 елларда Ерак Көнчыгышта армиядә батарея командиры булып хезмәт итә. Армиядән кайткач, Казан укытучылар институтында укый, соңыннан Татарстанның Сарман районы Зур Нөркәй авылына укытучы итеп җибәрелә.

И.Шәфиев көндәлек матбугатта басылган лирик шигырьләре белән сугыш алды елларында үзен өметле яшь шагыйрь итеп танытып өлгерә. 1941 елның язында ул Татарстан китап нәшриятына (ул вакытта Татгосиздат) бастырыр өчен үзенең беренче шигырьләр җыентыгын да тапшырган була, ләкин сугыш башлану сәбәпле, җыентык дөнья күрми кала.

И.Шәфиев – Такташ поэтик мәктәбе йогынтысында яза башлаган шагыйрьләрдән. Вакыйга-күренешләрне җанлы, динамикалы итеп күрсәтү, лирик җылылык, музыкальлек – аның шигырьләрен матурлый торган үзенчәлекле сыйфатлар.

Аның фронтта чагында язган шигырьләре фронт газеталарында һәм Казанда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы битләрендә басыла.

И.Шәфиев Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә һәм лейтенант-танкист сыйфатында күп кенә сугышларда катнаша. Ул 1943 елның 17 сентябрендә Смоленск өлкәсенең Кузьмиченко авылы янында батырларча һәлак була.

Сугыштан соңгы чорда яшь шагыйрьнең иҗатыннан аерым үрнәкләр «Татар поэзиясе антологиясе»ндә (1956) һәм «Җыр һаман яңгырый» (1956), «Алар сафта» (1961, 1985) исемле күмәк җыентыкларда басылып чыга.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Исмәгыйль Шәфиев / төз. Ә.Кәримуллин, Н.Юзиев. Җыр һаман яңгырый. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1956. – 140 б.
Шакир С. Солдат-шагыйрь // Татарстан яшьләре. – 1961. – 9 май.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»