поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ШАБАЕВ МАРС

(1933–2008)

Шагыйрь, прозаик һәм әдәби тәрҗемәче Марс Садри улы Шабаев 1933 елның 14 июлендә Татарстанның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында укытучы гаиләсендә туа. Сугыш башланып, әтисе фронтка киткәч, сигез яшьлек Марс әнисенең күрше Усай авылында яшәүче бертуган апасы тәрбиясенә күчә һәм 1941–1945 елларда шул авылдагы башлангыч мәктәптә укый. Бишенче-алтынчы сыйныфларны Хуҗамәт җидееллык мәктәбендә, аннары, гаиләләре белән Минзәлә шәһәренә күчеп киткәч, бер ел шундагы мәктәптә җиденчене тәмамлап, 1949–1953 елларда Минзәлә педагогия училищесында урта һөнәри белем ала.

1953–1958 елларда Марс Шабаев – Казан дәүләт педагогия институты студенты. Институтның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, аның журналистика өлкәсендәге күпьеллык хезмәт эшчәнлеге башлана: 1958–1960 елларда ул Татарстан радиокомитетында әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире, 1961–1964 елларда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, аннары 1967 елның апреленә кадәр «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналының җаваплы секретаре булып эшли. 1968–1970 еллар арасында «Чаян» журналында тәрҗемәче һәм Татарстан Язучылар берлеге карамагында чыга торган «Идел» альманахының җаваплы мөхәррире хезмәтен башкарганнан соң, 1970 елның көзендә М.Шабаев Татарстан китап нәшриятына эшкә күчә, анда әүвәл баш мөхәррир урынбасары, ә 1972–1977 елларда баш мөхәррир һәм 1977 елның июненнән 1983 елның октябренә кадәр нәшриятның матур әдәбият редакциясендә өлкән мөхәррир хезмәтендә була.

1984–1991 еллар арасында М.Шабаев профессионал язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә, Татарстан китап нәшриятында аның берничә китабы басылып чыга.

Җәмгыятьтә демократик үзгәрешләр чоры башлангач, М.Шабаевны, тәҗрибәле журналист буларак, «Казан утлары» журналына эшкә чакырып алалар, 1991 елдан башлап ул анда әүвәл журналның җаваплы сәркәтибе, аннары гомеренең соңгы елларына кадәр бүлек мөхәррире вазифаларын башкара.

Шагыйрьнең шигырьләре көндәлек матбугатта узган гасырның илленче елларыннан күренә башлый. Беренче мөстәкыйль китабы – «Яңа җыр» – 1962 елда басылып чыга. Аннан соң алтмышынчы еллар дәвамында бер-бер артлы шигырьләре һәм поэмалары тупланган «Кына гөле» (1963), «Ашкыну» (1964), «Зәңгәр планетам» (1965), «Сине эзлим» (1966), «Әби-апа» (1967), «Гомерлек бәйрәм» (1968), «Ир-егет Идел кичәр» (1969) җыентыклары дөнья күрә. Бу чорда шагыйрь аеруча поэма жанрында уңышлы иҗат итә. Аның «Шәймәт карт», «Яңа җыр», «Җирән Конрад», «Кына гөле», «Әби-апа», «Дие татарише фрау», «Сине эзлим», «Артист» исемле поэмалары, гади хезмәт кешеләренең истә калырдай кызыклы образларын тудыру белән бергә, шул заманны тасвирлаудагы актив гражданлык позициясе һәм форма-стильдәге үзенчәлекле шигъри табышлары белән дә игътибарны җәлеп итәләр. Бу сыйфатлар шагыйрьнең күпчелек лирик һәм публицистик шигырьләренә, легенда һәм балладаларына да хас. Заман темасын үзләштерүдә шигъри эзләнүләр шагыйрь иҗатын яңа образлар, яңа сурәтләү алымнары белән баета. Алтмышынчы еллар азагыннан башлап аның шигъриятендә публицистик һәм фәлсәфи-лирик башлангычлар тагын да тирәнәя һәм көчәя төшә. Шагыйрь кешенең җәмгыятьтә тоткан урыны, эш-гамәле турында уйлана, әйләнә-тирә мохит һәм табигатьтәге үзгәрешләр белән тыгыз бәйләп, заман проблемаларының кеше психологиясендәге катлаулы чагылышын сәнгатьчә сурәтләп бирергә омтыла һәм бу юлда уңышлы нәтиҗәләргә ирешә.

М.Шабаев проза, тәрҗемә өлкәсендә дә нәтиҗәле эшли. Ул – туган як табигатенең шигъри гүзәллегенә дан җырлаган «Салда сәяхәт» исемле повесть (1967) һәм байтак кына лирик хикәяләр авторы. Ә аның күпсанлы әдәби тәрҗемәләреннән Американың бөек гуманист шагыйре Уолт Уитменның «Үлән яфраклары» исемле күләмле шигъри китабы (1975) татар тәрҗемә әдәбиятында күренекле бер вакыйга буларак кабул ителә. Аннары М.Шабаев танылган рус шагыйре Евгений Евтушенконың «Казан университеты», «Әни һәм нейтрон бомба» поэмаларын, прозадан күләмле «Чегән әкиятләре» җыентыгын һәм рус телендә язучы, милләте белән татар Рауль Мир-Хәйдәровның «Иртәләгән сагыш», «Һәрнәрсәгә – акчалата» исемле әсәрләрен (2000–2002) тәрҗемә итеп бастыра.

Соңгы елларда М.Шабаев, шигърияттән берникадәр китеп, төп игътибарын тәрҗемәгә юнәлтә.

«Җикән камыш», «Онытма» һәм русча тәрҗемәдә чыккан «Ищу тебя» исемле җыентыкларындагы шигырь һәм поэмалары өчен Марс Шабаев 1976 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Ул – җәмәгать эшләрендә актив катнашучы әдипләрнең берсе. 1974–1979 елларда ул Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы һәм 1975–1980 елларда РСФСР Язучылар берлегенең ревизия комиссиясе әгъзасы булып тора.

1984 елда М.Шабаевка «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Шагыйрь 2008 елның 22 февралендә Казанда вафат була.

М.Шабаев – 1967 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яңа җыр: поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 35 б. – 10000 д.
Ашкыну: шигырьләр, баллада һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 60 б. – 8000 д.
Әби-апа: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 59 б. – 8000 д.
Ир-егет Идел кичәр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 68 б. – 3500 д.
Салда сәяхәт: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 151 б. – 8000 д.
Җикән камыш: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 128 б. – 3000 д.
Онытма…: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 144 б. – 4000 д.
Салда сәяхәт: повесть. – Тулыл. 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 264 б. – 11000 д.
Көн арты көн: шигырьләр, легендалар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 384 б. – 5000 д.
Җыр тәме: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 240 б. – 4000 д.
Алып батыр кайчан чабатасын каккан?: шигырьләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 80 б. – 13000 д.
Гомер уты: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 142 б. – 1800 д.
Чаба иде бер куян: шигъри әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 64 б. – 25000 д.
Сайланма әсәрләр: шигырьләр, балладалар, легендалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 296 б. – 2000 д.
Гөрләвек: шигырьләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. –151 б. – 5000 д.

* * *
Ищу тебя: стихи и поэмы / пер. с татар. В.Гончарова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1974. – 175 с. – 4000 экз.
Полушария: стихи и поэмы / пер. с татар. – М.: Современник, 1979. – 63 с. – 10000 экз.

* * *
Уитмен У. Үлән яфраклары: шигырьләр / кереш сүз авт. М.Шабаев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 224 б. – 2000 д.
Евтушенко Евг. Казан университеты. Әни һәм нейтрон бомба: поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 150 б. – 5000 д.
Чегән әкиятләре / кереш сүз авт. М.Шабаев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 320 б. – 30000 д.
Мир-Хәйдәров Р. Иртәләгән сагыш: роман һәм повесть / кереш сүз авт. С.Алиханов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 448 б. – 5000 д.
Мир-Хәйдәров Р. Һәрнәрсәгә – акчалата: роман, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 383 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ахунов Г. Ныклык // Казан утлары. – 1973. – № 5. – 164–169 б.
Хәким С. Яшел җикәннәр җыры // Соц. Татарстан. – 1973. – 15 июль.
Мостафин Р. Үлән яфраклары // Казан утлары. – 1976. – № 7. – 179–180 б.
Сарьян Х. Туган җиренең шагыйре // Х.Сарьян. Уеңны уйдырып сал. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 67–72 б.
Шәрәпова Й. Утлы гомер // Сабантуй. – 1993. – 14 июль.
Ахунов Г. Ул – табигать баласы // Ватаным Татарстан. – 1993. – 16 июль.
Сибат Р. Хәтер һәм мәхәббәт // Казан утлары. – 2001. – № 8. – 144–156 б.
Фәйзуллин Р. Өлкәнебез // Казан утлары. – 2003. – № 7. – 40–43 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»