|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. СӘҮБАНОВА СӘМИГАЯзучы Сәмига Әһелтдин кызы Сәүбанова 1946 елның 20 маенда Татарстанның Актаныш районы Югары Яхшый авылында дөньяга килә. Туган авылында – сигезьеллык, күрше Байсар авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Аның хезмәт эшчәнлеге төрле тармакларга карый: авылда – клуб мөдире, район газетасында – тәрҗемәче, әдәби мөхәррир, мәктәптә – укытучы, балалар бакчасында –тәрбияче, заводта – эшче-аппаратчы. Гомеренең унҗиде елын «Казан утлары» журналында секретарь-машинистка һөнәренә багышлый, 1990 елдан 2003 елга кадәр Татарстан Мәдәният министрлыгының Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәгендә өлкән белгеч вазифаларын башкара. 2003–2004 елларда – «Татар иле» газетасында хәбәрче хезмәтендә. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда. |
Иң күп укылган
|