поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

САРЬЯН ХӘСӘН

(1930–1978)

Хәсән Сарьян (Сарьян Салихҗан улы Хәсәнов) 1930 елның 24 мартында Башкортстан Республикасының Илеш районы Иске Аю авылында колхозчы гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә алып, җиде сыйныфны күршедәге Теләкәй авылы мәктәбендә тәмамлый. 1945–1946 елларда Татарстанның Чаллы районы артистлары труппасында актер булып йөри, аннан соң, янә үз авылларына кайтып, 1948 елның көзенә кадәр колхоз эшендә һәм клуб мөдире хезмәтендә була. 1948–1951 елларда Хәсән Сарьян – Бөре татар педагогия училищесы студенты. Училищедан соң ул Уфа педагогия институтына укырга керә һәм, 1955 елда аны тәмамлап, ике ел чамасы Уфада «Кызыл таң», «Совет Башкортостаны» газеталары һәм «Сәнәк» журналы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли, аннары, 1957–1960 еллар аралыгында, Башкорт дәүләт университетының филология бүлегендә татар теле тарихыннан һәм хәзерге татар теле курсыннан студентларга лекцияләр укый.

1960 елның октябрендә Хәсән Сарьян Казанга күчеп килә һәм 1965 елның ахырларына кадәр башта «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналы редакциясендә җаваплы секретарь, соңыннан СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры һәм «Идел» альманахының мөхәррире булып эшли. Гомеренең соңгы елларында ул профессионал язучы сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Хәсән Сарьян әдәби иҗат юлын хикәяләр язудан башлый. Аның яшүсмерләргә адресланган беренче «Хикәяләр» җыентыгы 1962 елда Казанда басылып чыга һәм укучылар тарафыннан җылы каршы алына. Аннан соң 1965 һәм 1966 елларда авторның тагын ике китабы – хикәяләре тупланган «Классташлар» исемле җыентыгы һәм «Әткәм һөнәре» дигән повесте дөнья күрә. Сюжет төзеклеге, композицион җыйнаклык, җиңелчә юмор белән өртелгән тыгыз фикерле, халыкчан тел Хәсән Сарьянны шушы беренче әсәрләрендә үк үзенчәлекле язучы, тел остасы итеп таныта. Әдипнең язу стилендәге бу уңай сыйфатлар алтмышынчы-җитмешенче елларда иҗат ителгән күләмле әсәрләрендә тагы да үстерелә һәм яңа төсмерләр белән байый. Адәм баласының яшәү мәгънәсен, гаделлек өчен көрәшен, гуманистик идеалларын заманча яңгырашта бәян иткән, бигрәк тә гаилә мөнәсәбәтләрен, әхлак мәсьәләләрен кискен итеп куеп, аларны геройларының тормышчан образлары һәм язмышлары үрнәгендә ышандырырлык итеп тасвирлаган «Әткәм һөнәре» (1966), «Бер ананың биш улы» (1976), «Җәза» (китапта чыккан исеме – «Егет язмышы», 1978), сатирик «Нокталы өтер» повестьлары авторга аеруча зур уңыш китерә. Бу әсәрләре белән Хәсән Сарьян узган гасырның җитмешенче еллардагы татар прозасының күренекле вәкилләре сафына баса.

Х.Сарьян – тел белеме, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәләрендә дә актив эшләгән язучыларның берсе. Ул татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзү эшендә якыннан торып катнаша, озак еллар буе радиодан тел мәсьәләләренә багышланган кызыклы әңгәмәләр алып баруы, көндәлек матбугатта каләмдәшләренең иҗатлары һәм, гомумән, әдәби осталык турында күпсанлы мәкаләләрен бастыра. Аның тел белеме һәм әдәби осталыкка багышланган бу төр хезмәтләре «Уеңны уйдырып сал...» исемле җыентыгында (1977) урын ала.

Әдипнең аерым әсәрләре рус, мари, удмурт, башкорт, каракалпак, казакъ, кыргыз телләренә тәрҗемә ителә. Ул үзе дә рус һ.б. телләрдән татарчага проза әсәрләре тәрҗемә итә. Алар арасында Ч.Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» повестеның турыдан-туры кыргызчадан тәрҗемәсе аеруча зур осталык белән эшләнә.

1978 елның 21 сентябрендә кинәттән вафат була.

Х.Сарьян – 1967 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 107 б. – 8000 д.
Классташлар: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 40 б. – 9000 д.
Әткәм һөнәре: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 191 б. – 15000 д.
Күңел моңнары: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 183 б. – 9000 д.
Туган як хикәяләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 152 б. – 9000 д.
Уеңны уйдырып сал...: мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 144 б. – 2000 д.
Бер ананың биш улы: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 224 б. – 15000 д.
Егет язмышы: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 399 б. – 15000 д.
Нокталы өтер: повестьлар / кереш сүз авт. Ә.Еники. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 414 б. – 30000 д.
Бер ананың биш улы: повесть, хикәяләр / кереш сүз авт. Ә.Еники. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 303 б. – 5000 д.
Агыйдел егете: хикәяләр, мәкаләләр / төз. Р.Миңнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 479 б. – 3000 д.
* * *
Память отца: повесть, рассказы / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1970. – 189 с. – 100000 экз.
Лирические рассказы / пер. с татар. М.Зарецкого. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1975. – 109 с. – 30000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ахунов Г. Агыйдел егете // Казан утлары. – 1980. – № 3. – 7–8 б.
Галимуллин Ф. Шигъриятле проза // Соц. Татарстан. – 1980. – 2 март.
Еники Ә. Сарьян // Казан утлары. – 1990. – № 3. – 10–14 б.
Низамов И. Уелып калды уйлары // Казан утлары. – 1993. – № 8. – 55–57 б.
Шабаев М. Туган җирнең баласы иде // Казан утлары. – 1998. – № 9. – 155–162 б.
Хәмидуллин Л. Үз кыйбласын тапкан шәхес // Казан утлары. – 2000. – № 3. – 178–181 б.
Латыйп К. «Яшькелт моңсулык» сагышлары // Ватаным Татарстан. – 2000. – 11 март.
Макарова В. Зур әдип әзер хакыйкать белән яши алмый... // Казан утлары. – 2001. – № 7. – 148–151 б.
Галимуллин Ф. Затлы каләм иясе // Мәдәни җомга. – 2005. – 1 апр.
Әхмәтҗанов М. Хөрмәтле Хәсән ядкәре // Мәдәни җомга. – 2007. – 4 май.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»