поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

САЛАХ ӘСГАТЬ

Язучы Әсгать Салах (Әсгать Сәхап улы Салахов) 1935 елның 5 гыйнварында Татарстанның хәзерге Әлмәт районы Елховой авылында крәстиян гаиләсендә туа. Әтисе Ватан сугышында хәбәрсез югалганлыктан, балачагы һәм үсмер еллары дүрт бала белән тол калган әнисе Мөсәвәрә тәрбиясендә, сугыш чоры һәм сугыштан соңгы заманның кырыс шартларында уза. Шулай булса да Әсгать укырга, белем алырга омтыла: 1949 елда Елховой җидееллык мәктәбен тәмамлагач, егерме чакрымдагы Лашман авылы урта мәктәбендә укуын дәвам иттерә. 1952 елда, ниһаять, өлгергәнлек аттестаты ала. Шул ук елны ул туган авылы сельпосында хисапчы булып эшли башлый. Тагын бераздан, Әлмәттә нефть бораулаучылар мәктәбен тәмамлап, Баулыда бораулаучы хезмәтендә. 1954–1957 елларда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, Ә.Салах бораулаучы хезмәтен дәвам иттерә. Бер үк вакытта, 1960 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә читтән торып укый башлап, 1965 елда матбугат эшенә күчә: Әлмәттә русча чыга торган «Знамя труда» газетасы редакциясендә әүвәл сәнәгать бүлеге мөдире, соңга таба мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. Аның газета белән хезмәттәшлеге берөзлексез егерме биш ел дәвам итә. Шул дәвердә әлеге газета һәм аның татарча дубляжы битләрендә Ә.Салахның ике дистәгә якын очеркы, тарихи язмалары, хикәяләре дөнья күрә.

Үткән гасырның сиксәненче еллар ахыры – туксанынчы еллар башында СССРның таркалуы һәм милли өлкәләрдә демократик хәрәкәт җанлану, мөстәкыйльлек өчен көрәш көчәю шартларында Әсгать Салах, язучы-журналист буларак, үзенең каләмен татар халкының милли мәнфәгатьләрен яклауга, тоталитар совет режимының җитмеш ел буе халыклар өстенә китергән золымын фаш итүгә юнәлтә. 1990 елда ул Әлмәт төбәгендә милли рухлы, мөстәкыйль татар газетасы «Әлмәт таңнары»н оештыру эшенә күп көч куя, газетаның милли кыйбласын билгеләп, 1999 елның урталарына чаклы аның мөхәррире була. 1990–2000 еллар арасында бу газетада язучының биш дистәгә якын төрле характердагы язмалары – публицистик-сәяси мәкаләләре, очерклары, хикәяләре, нәсерләре, юлъязмалары, хатирә-истәлекләре басыла. 1997 елда «Мирас» китап нәшриятында язучының шундый язмаларыннан сайлап төзелгән «Аккан сулар» исемле беренче китабы, аннан соң 1999–2006 елларда Чаллы һәм Казан нәшриятларында «Балыкчы малайлар» дигән хикәяләр җыентыгы, «Аккан сулар», «Соңгы вальс», «Каеннар юлы» исемле повестьлары, «Бараҗ токымы» дигән тарихи-публицистик әсәре дөнья күрә.

Ул – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Ә.Салах – 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Аккан сулар: әдәби-публицистик мәкаләләр, кыйссалар, сәяхәтнамәләр / кереш сүз авт. Ә.Сәхапов. – Казан: Мирас, 1997. – 176 б. – 1000 д.
Балыкчы малайлар: хикәяләр. – Чаллы: КамАЗ, 1999. – 84 б. – 2000 д.
Каеннар юлы: повестьлар. – Казан: Матбугат йорты, 2002. – 320 б. – 2000 д.
Бараҗ токымы: тарихи-публицистик очерк. – Казан: Матбугат йорты, 2003. – 256 б. – 1000 д.
Каеннар юлы: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 208 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әшрәфҗанов Х. Безгә күптән таныш каеннар // Мәдәни җомга. – 2003. – 22 авг.
Кәшфиева Л. Ирне ир иткән // Әлмәт таңнары. – 2004. – 7 февр.
Гафиятуллина Н. Романтик әдәбиятта заман фаҗигасе // Мәйдан. – 2004. – № 4. – 27–30 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»