поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

САФИУЛЛИН ЮНЫС

Драматург Юныс Габдулла улы Сафиуллин 1947 елның 18 октябрендә Татарстанның Яшел Үзән районы Бакырчы авылында туа. Әтисе хәрби кеше булу сәбәпле, Сафиуллиннар гаиләсенә бик еш бер урыннан икенче урынга күченеп йөрергә туры килә. Язмыш аларны Ерак Көнчыгышка чаклы илтеп ташлый. Әтиләре отставкага чыккач, алар кире туган авылларына әйләнеп кайталар.

Юныс әүвәл Бакырчыдагы башлангыч мәктәптә, аннары күршедәге Акъегет авылы сигезьеллык мәктәбендә укый. Башлангыч сыйныфлардан ук үзешчән түгәрәкләрдә катнаша, бишенче сыйныфта укыганда инде шигырьләр язарга керешә. Аларның кайберләре шул заман Төньяк Норлат район газетасы «Ярыш»та һәм республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») битләрендә дә басылып чыгалар.

1962 елда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Юныс Казан театр училищесына укырга керә. Анда укыганда, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакльләрендә катнаша башлый.

Театр училищесын тәмамлап, 1966–1969 елларда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Ю.Сафиуллин Татарстан республика Күчмә театрында (1989 елдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) актер булып эшли башлый. 1976 елда А.В.Луначарский исемендәге Мәскәү дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршындагы икееллык Югары режиссерлар курсын тәмамлый һәм 1981 елга кадәр Күчмә театрда актерлык эшен дәвам иттерә. 1981 елның февраленнән ул – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында әүвәл актер, аннары театрның әдәби бүлек мөдире хезмәтендә.

Ю.Сафиуллинның беренче сәхнә әсәрләре («Буйдак ир һәм аның танышлары», «Ур-тура, Сатирик!», «Менә без дә үсеп җиттек», «Ләйсән ире Хәсән» һ.б.) узган гасырның җитмешенче еллары башында ук язылса да, алар үз режиссерын табалмыйча шактый вакыт сәхнәләштерелмичә яткырыла. 1972 елда язылган «Менә без дә үсеп җиттек» комедиясе Әлмәт драма театры тарафыннан 1979 елда сәхнәләштерелә, ә Г.Камал театры аны 1986 елда үз сәхнәсендә куя. Әлмәт театры 1980 елны «Ни булган бу ирләргә?» трагикомедиясенә тормыш бирә, «Әллә өйләнергә инде?!» комедиясе 1978 елда Күчмә театр сәхнәсендә куела.

Драматургның сиксәненче-туксанынчы еллар дәвамында театр сәхнәсендә дөнья күргән пьесалары («Менә без дә үсеп җиттек», «Ни булган бу ирләргә?», «Әллә өйләнергә инде?!», «Алмазбулат», «Пар канат», «Йөзек һәм хәнҗәр», «Ләйсән ире Хәсән»), үз вакытында тамашачы тарафыннан җылы кабул ителеп, әдәби тәнкыйтьтә дә уңышлы спектакльләр буларак бәяләнәләр. 1994 елда «Идегәй» дастанына һәм тарихи чыганакларга нигезләнеп язылган «Идегәй» трагедиясе аеруча зур резонанс ала. Татар академия театры аны ике тапкыр Мәскәүгә алып бара. Анда театр белгечләре спектакльне трагедия жанрында дөнья драматургиясе ирешкән югарылыкта язылган, бу жанрның бөтен таләпләренә җавап бирерлек әсәр нигезендә туган спектакль дип бәялиләр.

Юныс Сафиуллин узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап Татарстан телевидениесе һәм радиосы аша театр яңалыклары, күренекле артистлар, режиссерлар турында даими тапшырулар алып баруы һәм көндәлек матбугатта басылган күпсанлы мәкаләләре, иҗат портретлары белән дә тамашачылар һәм укучылар даирәсенә яхшы таныш. Аның Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» фаҗигасенә таянып язган сценариесе буенча 2004 елда шул исемдә тулы метражлы кинофильм да төшерелә.

Ю.Сафиуллин – дүрт җыентык һәм ике тапкыр аерым-аерым чыккан «Идегәй» трагедиясе китабы авторы. Ике пьесасы русча тәрҗемәдә Мәскәүдә дә басылып чыга. Аның талантлы режиссер, вакытсыз дөньядан киткән иҗатташ дусты Дамир Сираҗиевка багышланган «Чәчәкләр һәм күз яшьләре» исемле проза китабы һәм режиссер Рәфкать Бикчәнтәевнең тормышы-иҗаты турында зур очеркы урнашкан һәм автор-төзүче буларак матбугатка әзерләп чыгарган истәлекләр китабы да бар.

Юныс Сафиуллинга театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен 1996 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Ю.Сафиуллин – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Менә без дә үсеп җиттек…: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 176 б. – 11000 д.
Пар канат: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 228 б. – 3000 д.
Чәчәкләр һәм күз яшьләре: әсәр-хатирә. – Казан: Хәтер, 1999. – 170 б. – 1000 д.
Идегәй: трагедия. – Чаллы: Шәһәр басмаханәсе, 2002. – 72 б. – 2000 д.
Әллә өйләнергә инде?!: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 352 б. – 3000 д.
Идегәй: трагедия. – 2 басма. – Чаллы: Шәһәр басмаханәсе, 2006. – 72 б. – 2000 д.

* * *
Рәфкать Бикчәнтәев: истәлекләр / төз.-авт. Ю.Сафиуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 280 б. – 3000 д.

* * *
Билет на завтра: пьеса / пер. с татар. Р.Назарова. – М.: ВААП, 1979. – 73 с. – 175 экз.
Алмазбулат: пьеса-сказка / пер. с татар. В.Щепетильникова. – М.: ВААП, 1984. – 59 с. – 100 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ханзафаров Н. Замандаш геройны яклап // Соц. Татарстан. – 1986. – 7 май.
Сафиуллин Ю. Үзем турында // Мирас. – 1997. – № 2. – 29–38 б.
Галимуллин Ф. Ерак һәм якын образ // Мирас. –1997. – № 6. – 143–145 б.
Әхмәтова Ч. Минем кебекләрнең бәхете – эштән… // Шәһри Казан. – 1997. – 31 окт.
Гыйләҗев А. Пакь кеше, ак кеше… // Яшел Үзән. – 1997. – 5 дек.
Миңнуллина Ф. Сәнгать ул – җанлы хәтер // Казан утлары. – 2002. – № 6. – 166–170 б.
Миңнуллина Ф. Бибигайшә васыяте // Идел. – 2003. – № 1. – 58–59 б.
Әхмәдуллин А. Үсештәге иҗат // Мирас. – 2003. – № 7. – 55–63 б.
Камалетдинова Г. «Зөләйха» // Сөембикә. – 2005. – № 2. – 4–7 б.
Миңнуллина Ф. «Идегәй», «Алмазбулат» һәм башкалар // Мәдәни җомга. – 2005. – 19 авг.
Закирҗанов Ә. Рухи биеклек // Казан утлары. – 2006. – № 5. – 174–179 б.
Шәрәфетдинова Ф. Бикчәнтәй феномены // Ватаным Татарстан. – 2007. – 23 февр.
Әхмәдуллин А. Күңелләрне уятыр: хәзерге татар драматургиясе. – Казан: Мәгариф, 2007. – 129–142 б.
Миңнуллин Ф. Юныс Сафиуллин драматургиясе. – Казан: ИЯЛИ АН РТ, 2007. – 132 б.

* * *
Поюровский Б. Бенефис бенифисов: трагедия «Идегей» на сцене ТГАТ им. Г.Камала // Культура. – 1995. – 14 янв.
Иванычева О. О старости думать некогда // Казанские ведомости. – 1997. – 15 нояб.
Ханзафаров Н. Слушая внутренний голос… // Респ. Татарстан. – 1997. – 23 дек.
Игламов Р. В пространстве трагедии // Идель. – 1998. – № 2. – С. 77–79.
Игламов Р. Вспоминая Дамира // Респ. Татарстан. – 1999. – 3 дек.
Золотова И. Цветы и слезы Дамира Сиразиева // Звезда Поволжья. – 1999. – 15 дек.
Шаймиев М. Прекрасное и вечное таинство театра // Казань. – 2002. – № 34. – С. 15.
Саттарова А. Современная татарская драматургия 1985–2000 годов. – Казань: Gumanitarya. – 2003. – С. 16; 45–63; 76–77; 128–131.
Миннуллина Ф. Драматургия Юнуса Сафиуллина: эволюция творчества. – Казань: ИЯЛИ АН РТ, 2004. – С. 26.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»