поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

САФИУЛЛИН ӘХӘТ

Язучы Әхәт Хафизулла улы Сафиуллин (әдәби тәхәллүсе – Әхәт Хафизулла) 1936 елның 26 декабрендә Украинаның Донецк өлкәсе Путилов районы Путиловка бистәсендә шахтер гаиләсендә дөньяга килә. Әхәткә сигез ай тулганда, әти-әнисе туган якларына – Татарстанның Балык Бистәсе районы Иске Арыш авылына кире әйләнеп кайта. Булачак язучының балачагы һәм үсмер еллары шушы авылда уза. Иске Арышта – башлангыч, биш чакрым ераклыктагы Балыклы Чүкәй авылында – җидееллык һәм унбиш чакрымдагы Олы Солтан авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, төзү осталары әзерли торган техника училищесында укып һөнәри белем ала. Училищеда уку белән бергә, бу елларда ул республика яшьләренең матбугат басмасы «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы һәм Казан авиация заводы эшчеләре газетасы «Алга» редакциясе каршында эшләп килгән әдәби иҗат түгәрәкләренә яратып йөри, каләм тибрәтә башлап, үзенең беренче өйрәнчек хикәяләрен, шигырьләрен яза. Аларның кайберләре «Алга» газетасында басылып та чыга.

1957 елда Ә.Сафиуллин Казан төзүче-инженерлар институтының кичке бүлегенә укырга керә. Икенче курста укыганда, аны армиягә алалар. Армиядә ике ел хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, яңадан институтка кереп аны 1966 елда тәмамлый. Шул вакытлардан алып 1992 елга кадәр Ә.Сафиуллин Казан шәһәренең төзелеш оешмаларында төзүче-инженер булып эшли, мастердан төзү идарәсенең баш инженеры дәрәҗәсенә кадәр озын хезмәт юлы уза.

Гомеренең утыз биш елын төзелешкә, йортлар, биналар төзүгә багышлаган Ә.Сафиуллин бер үк вакытта әдәби иҗат эше белән дә даими шөгыльләнә. Дөрес, баштарак ул үзенең күңел ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен генә язгандай була, әсәрләрен матбугатка тәкъдим итәргә ашыкмый. Шуңа күрә аның язган әйберләре бары тик җитмешенче елларның ахырларында гына газета-журналларда күренә башлый, ә хикәяләре һәм повестьлары тупланган беренче китаплары сиксәненче елларда гына басылып чыга. Хәзер ул – төрле нәшриятларда чыккан унлап китап авторы. Алар арасында повесть һәм хикәя җыентыклары, юмор-сатира, балалар өчен язган әсәрләр, шигырьләр, истәлек китаплары бар.

1992 елда төп хезмәт урыныннан лаеклы ялга чыкканнан соң, Ә.Сафиуллин үзенең көч-сәләтен журналистикага багышлый: әүвәл юмор-сатира журналы «Чаян»да, аннары «Заман-Татарстан» газетасында эшли, 1996 елдан ул – «Ватаным Татарстан» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеге хезмәткәре вазифасында.

Ә.Сафиуллин – 1991 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Язларында ялгыз йөрсәң…: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 98 б. – 12000 д.
Онытылган вәгъдә: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 101 б. – 8500 д.
Сер бирмәдек: юмористик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 96 б. – 5000 д.
Тулгана дөнья: хикәяләр, юморескалар, монологлар, памфлетлар. – Казан: РИЦ Школа, 2000. – 92 б. – 1300 д.
Кичер мине, песием!: балалар өчен хикәя. – Казан: Матбугат йорты, 2001. – 16 б. – 1000 д.
Моңлы җыр булып…: Габдулла Рәхимкулов турында истәлекләр. – Казан: Раннур, 2001. – 176 б. – 20000 д.
Йомгак очы: маҗаралы повесть. – Казан: Матбугат йорты, 2002. – 112 б. – 1000 д.
Туган якның таң җилләре: шигырьләр. – Казан: Идел-Пресс, 2002. – 126 б. – 500 д.
И гомер, гомер…: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 156 б. – 2000 д.
Җиденче буын: юмористик, сатирик хикәяләр. – Казан: Рухият, 2006. – 392 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хөсни Ф. Музыка һәм логика // Соц. Татарстан. – 1978. – 19 нояб.
Галимуллин Ф. Хезмәтне – сәнгать дәрәҗәсенә // Соц. Татарстан. – 1982. – 17 окт.
Камалов Б. Тансык жанрда җиң сызганып // Ватаным Татарстан. – 1996. – 27 гыйнв.
Гыйльфанова Ф. Әле кайчан гына… // Шәһри Казан. – 1997. – 24 гыйнв.
Камалов Б. Чынбарлыктагыча // Ватаным Татарстан. – 1998. – 16 гыйнв.
Апуш Р. Тынгысыз иҗатчы // Татар иле. – 1998. – Июнь.
Гариф Р. Ярый әле түшәм җимерелмәде // Ватаным Татарстан. – 2001. – 30 июнь.
Нуриев М. Төзүчедән – язучыга // Ватаным Татарстан. – 2001. – 25 дек.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»