поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

САФИН ФӘННУР

(1948–1992)

Фәннур Шәйхенур улы Сафин 1948 елның 27 июнендә Татарстан Республикасының Минзәлә районы Күзкәй авылында туа. 1966 елда урта мәктәпне тәмамлагач, ул комсомол путевкасы белән Түбән Кама төзелешенә килә һәм нефть-химия комбинатында өч елга якын слесарь булып эшли. 1969–1974 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлаганнан соң, бераз вакыт Казан телестудиясендә – мөхәррир, аннары озак еллар «Татарстан яшьләре» газетасы, «Ялкын», «Казан утлары» журналлары редакцияләрендә – әдәби хезмәткәр, Татарстан Язучылар берлегенең Матур әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре, «Мәгариф» китап нәшриятында мөхәррир вазифаларын башкара.

Фәннур Сафин матур әдәбиятка бик яшьли килеп, башлангыч мәктәптә укыганда ук беренче шигъри тәҗрибәләре белән «Ялкын» журналы һәм «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газеталарында күренә башлый. Студент елларында иҗат иткән шигырьләре исә «Беренче карлыгачлар» (1970), «Юл башы» (1972) исемле күмәк җыентыкларда дөнья күрә.

Шагыйрьнең беренче мөстәкыйль китабы – «Кеше юлга чыкса» (1976) исемле җыентыгы «Җитмешенче еллар Корчагиннары» дигән Бөтенсоюз конкурсына куелып, җиңүчеләрнең берсе итеп таныла.

Ф.Сафин – нигездә, лирик шагыйрь. Аның шигырьләре яшьлек романтикасы белән мул сугарылган булып, үз замандашларының күңел кичерешләре, туган җир, туган табигать турында лирик уйланулар рәвешендә кабул ителәләр. Шагыйрьнең лирикасына халыкчан тел бизәкләре, беркадәр моңсулык һәм сагыш белән өртелгән җылылык хас. Бу сыйфатлар аның «Сез кемнәр?» (1980), «Тынлык» (1982), «Күкчәчәк» (1985), «Чәчәк гомере» (1988) исемле соңгы җыентыкларына кергән поэма һәм шигырьләренең дә хис һәм кичерешләр эчтәлеген тәшкил итә.

Ф.Сафинның лирик шигырьләренә профессиональ һәм үзешчән композиторлар тарафыннан күп кенә җырлар иҗат ителә. Аның «Бир кулыңны», «Хушлашырга ашыкма», «Җырымда юатырмын», «Ялгыз көймә», «Мәхәббәт шатлыгы» шигырьләре көйгә салына һәм популярлык казана.

Ул балалар өчен дә яза. Аның балаларга атап язган шигырьләре һәм әкиятләре вафатыннан соң 1993 елда басылып чыккан «Яңгыр малае» исемле җыентыгында урын ала.

Фәннур Сафин 1992 елның 30 яки 31 декабрендә ялгыз яшәгән фатирында кинәт вафат була.

Ф.Сафин – 1978 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кеше юлга чыкса...: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 104 б. – 3000 д.
Сез кемнәр?: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 80 б. – 3000 д.
Тынлык: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 80 б. – 4000 д.
Күкчәчәк: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 80 б. – 1700 д.
Чәчәк гомере: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 149 б. – 3800 д.
Яңгыр малае: шигырьләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 63 б. – 10000 д.
Тынлык: шигырьләр / төз. Р.Корбан; кереш сүз авт. Л.Лерон. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 272 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әгъләмов М. Ак пароход юлга чыга // Татарстан яшьләре. – 1977. – 8 февр.
Баянов Ә. Яшь шагыйрьләр юлга чыга // Казан утлары. – 1977. – № 5. –124–127 б.
Вәлиев М. Рәхмәт сезгә, шагыйрь! // Татарстан яшьләре. – 1978. – 26 дек.
Рәхимова Б. Без кемнәр? // Казан утлары. – 1981. – № 4. – 182–184 б.
Әхмәтов Р. Сез кем, шагыйрь? // Казан утлары. – 1981. – № 4. – 184–186 б.
Лерон Л. Йөрәктә ниләр бар? // Казан утлары. – 1987. – № 5. – 156–158 б.
Гамбәр Н. Авырту булып калды // Казан утлары. – 1998. – № 6. – 172–174 б.
Якупов К. Тынлыкка эндәшү // Мирас. – 2002. – № 12. – 55–57 б.
Мәхмүдов Ә. Җырларында – сихри моң // Шәһри Казан. – 2003. – 12 сент.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»