поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

САФИН ФАКИЛ

Язучы Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин (әдәби тәхәллүсе – Факил Әмәк) 1954 елның 2 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Әмәкәй авылында туа.

Факил кечкенәдән әдәбият-сәнгать белән кызыксынып үсә. Бишенче сыйныфта укыганда, шигырьләр, дөресрәге, эпиграммаларга тартым тезмәләр яза башлый. Беренче шигырьләре, урта мәктәпне тәмамлагач, район газетасында басылып чыга. Уку елларында, барлык яшьтәшләре кебек үк, җәйге-көзге чорда колхозда эшли: йөкче, көтүче, комбайнчы ярдәмчесе һ.б. хезмәтләр башкара. Ул Күбәк урта мәктәбен тәмамлап, Минзәләдә шоферлыкка укып кайткач, колхозда механизатор булып та эшләп ала. Ф.Сафин 1972–1974 елларда Ерак Көнчыгышта, Кытай чигендә гаскәри хезмәттә була. Армиядән соң районның «Михайловка» совхозында – комсомол оешмасы секретаре, бераз соңрак Иске Карамалы авылында Мәдәният йорты директоры булып эшли. Ләкин югары белем алу теләге озакламый аны Казанга алып килә. Ул, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлап, шактый гомерен мәгариф эшенә багышлый: әүвәл Мөслим төбәгендәге Октябрь авылында, аннары туган авылы Әмәкәйдә, Татар Бүләре урта мәктәпләрендә татар әдәбияты, тарих укытучысы һәм мәктәп директоры (Октябрь, Татар Бүләре авылларында) хезмәтендә була.

1984 елдан Факил Сафин гаиләсе белән Чаллы шәһәренә килеп төпләнә. 1988 елга кадәр ул КамАЗның автомобильләр җыю заводында, баш конвейерда, слесарь-җыючы, бригадир, мастер булып эшли.

1988 елда Чаллы шәһәренең Автозавод районы мәгариф бүлеге Ф.Сафинны янәдән укытучы эшенә чакырып ала. Ул шәһәрнең 24 нче, 18 нче мәктәпләрендә тарих укыта, шул җөмләдән шәһәр мәктәпләрендә беренче буларак рус телле балаларга «Татар халкының тарихы, әдәбияты, мәдәнияте» дигән яңа предметтан дәресләр бирә башлый.

Узган гасырның туксанынчы еллары башында Ф.Сафин Чаллыда «Таң йолдызы» исемле газетада – баш мөхәррир урынбасары, КамАЗ радиосының татарча тапшырулар редакциясендә һәм 1991 елның августыннан яңа оешкан «Аргамак» журналының проза һәм шигърият бүлегендә мөхәррир булып эшли. 1993 елның көзеннән әлеге журналның сәркәтибе итеп билгеләнә. Шушы чорда әүвәл Чаллы көндәлек матбугатында, соңга таба Казандагы газета-журнал битләрендә «Факил Әмәк» тәхәллүсе белән аның күп кенә шигырьләре һәм хикәяләре дөнья күрә. 1992 елда исә «КамАЗ» нәшриятында хикәяләре һәм бер повесте тупланган «Соңгы көз» исемле проза китабы, ә тагын ике елдан Казанда «Тузганак чәчәге» дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыга.

1995 елның гыйнварыннан Факил Сафин шәһәр мәгариф идарәсе тәкъдиме белән Чаллы педагогия көллиятенә укыту эшенә күчә. Укыту-тәрбия өлкәсендә яңа технологияләр, яңа методик алымнар куллану ихтыяҗыннан шәһәр мәгарифе җитәкчеләрен Чаллыда фәнни-методик журнал чыгару фикеренә этәрә. Яңа журналны оештыру Ф.Сафинга йөкләнеп, 1996 елның октябрь аеннан «Фән һәм мәктәп» дигән журнал чыга башлый. 2001 ел башында Чаллыда яңа иҗтимагый әдәби-нәфис журнал оештыру турында фикер тугач, шәһәр хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсе бу эшне башкарып чыгу мәшәкатьләрен янә Ф.Сафин өстенә йөкли. Нәтиҗәдә 2001 елның августыннан «Мәйдан. Чаллы» дип исемләнгән айлык журнал чыга башлый. Журналның баш мөхәррире итеп Факил Сафин билгеләнә. 2005 елның июненә кадәр шул хезмәтендә була, ә Татарстан язучыларының ХV корылтаенда ( 2005, май ) ул Берлек идарәсенә әгъза һәм Берлек идарәсе рәисенең урынбасары итеп сайлап куела, 2006 елдан Рухи мирасны өйрәнү төбәк фәнни-методик үзәген җитәкли.

Ф.Сафин – әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән, беренче әсәрләре белән үк укучыларның игътибарын яулап алган үзенчәлекле прозаикларның берсе. Ул – «Соңгы көз» (1989), «Гөлҗиһан» (1994) повестьлары, «Биек тауның башларында» романы (1999), «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе (2002), «Шәүлә» романы, күпсанлы хикәяләр, публицистик язмалар, шигырьләр, эпиграммалар, пародияләр һәм Кадыйр Сибгатуллин, Рәшит Бәшәр, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов һәм башка язучыларның иҗатларына багышланган фәнни-тәнкыйди мәкаләләр авторы.

Ф.Сафинның җыр-музыка өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Шәһәр үзешчән композиторлары арасында ул, беренчеләрдән булып, Казанда Татарстан Президенты аппараты һәм «Җыен» фонды үткәргән балалар җырлары конкурсында, аннары Чаллыда үзе оештырышкан «Тургай» җыр фестивалендә катнашып, җиңү яулаган лауреатларның берсе була. Ул шулай ук Чаллыда балалар иҗат түгәрәкләре, балалар өчен «Көмеш кыңгырау» исемле газета оештыру эшен дә башлап йөри. Ф.Сафин балалар язучысы буларак та билгеле. Аның балалар психологиясен тирәнтен тоеп язган әсәрләре «Сабантуй», «Көмеш кыңгырау» газеталарында, «Салават күпере», «Ялкын», «Мәйдан» журналларында даими басыла килә. 1994 елда курчак театрлары өчен Ю.Чеповецкидан тәрҗемә иткән «Тычкангали һәм Мыраубәк» спектаклен яшь тамашачылар яратып кабул итәләр. Үз вакытында Чаллы Язучылар оешмасы рәисе урынбасары, «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе (1999–2002) буларак та Ф.Сафин яшь әдәби көчләрне тәрбияләү эшенә үзеннән зур өлеш кертә.

Ул – Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе (1999), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2004), филология фәннәре кандидаты (2007).

Ф.Сафин – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Соңгы көз: повесть, хикәяләр. – Чаллы: КамАЗ, 1992. – 112 б. – 7000 д.
Тузганак чәчәге: шигырьләр. – Казан: Идел-Пресс, 1994. – 96 б. – 10000 д.
Гөлҗиһан: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 288 б. – 3000 д.
Биек тауның башларында: роман. – Казан: Идел-Пресс, 1998. – 240 б. – 5000 д.
Сәфәр: шигырьләр. – Казан: Идел-Пресс, 2002. – 168 б. – 1000 д.
Саташып аткан таң: роман-трилогия / кереш сүз авт. Н.Гамбәр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 527 б. – 5000 д.
Ләлә белән Арслан: балалар өчен хикәяләр, әкиятләр. – Казан: Мәгариф, 2005. – 40 б. – 2000 д.
Шәүлә: роман, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 288 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА


Әгъләмов М. Шигъри әнкә баласыдыр // Шәһри Казан. – 1993. – 10 июнь.
Вәлиев М. Яңа исемнәр, яңа әсәрләр // Казан утлары. – 1994. – № 1. – 168–176 б.
Мөслимова Ф. Уч тулы талант // Сабантуй. – 1994. – 2 июнь.
Сафуанов И. Үз тавышы, үз моңы // Шәһри Казан. – 1995. – 18 март.
Сибат Р. Кеше оясы кайда? // Шәһри Казан. – 1995. – 28 июнь.
Җамалетдинова Ф. Өлешемне өстәү тиеш // Таң йолдызы. – 1997. – 29 март.
Әшрәфҗанов Х. Гөлҗиһан ядкәре // Мәдәни җомга. – 1998. – 18 дек.
Бәйрәмова Г. Шәфкать һәм вәхшәт // Казан утлары. – 1999. – № 5. – 181–182 б.
Заһидуллина Д. Кызгана белгән игелек кыла // Ватаным Татарстан. – 2002. – 2 авг.
Бәшәр Р. Кояшлы иҗат // Шәһри Чаллы. – 2003. – 31 дек.
Галиева Г. Мәйдан тоткан егетләрдә өмет // Мәдәни җомга. – 2004. – 23 гыйнв.
Садриев Ф. Йолдыз нуры // Казан утлары. – 2004. – № 1. – 148–150 б.
Хөснетдинова Л. Таңнар саташып атмый... // Мәйдан. –2004. – № 1. – 22–28 б.
Сабыр Р. Телләнмичә дә яшәп була // Ватаным Татарстан. – 2004. – 6 февр.
Галиева Г. Колачлы иҗат // Шәһри Казан. – 2004. – 27 февр.
Мостафин Р. Таң да саташып ата микәнни? // Шәһри Казан. – 2004. – 28 май.
Шәрәфиев Р. Бәндәләр хатасы – бәндәгә сабак // Казан утлары. – 2004. – № 9. – 178–181 б.
Исламов Ф. Шомлы заман әрнүләре // Мәйдан. – 2004. – № 9. – 86–93 б.
Хәлим А. Сез беләмсез кая барганны? // Казан утлары. – 2005. – № 1. – 109–136 б.; № 2. – 96–120 б.
Җәлилова Г. Зыялылар күп сөйләшми мәллә? // Шәһри Казан. – 2005. – 26 авг.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»