|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. РАЗОВ МИРҺАДИШагыйрь Мирһади Мирзаян улы Разов 1960 елның 22 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Аеш авылында туа. Үз авылларында сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, Актанышта урта белем ала. Мәктәптә укыганда ук әдәби иҗат эше белән кызыксына, шигырьләр яза, язганнарының кайберләре район газетасында һәм Казанда «Ялкын» журналы битләрендә дә басылып чыгалар. |
Иң күп укылган
|