поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

РАХМАНИ РАВИЛ

Әдәбият галиме һәм шагыйрь Равил Рахмани (Равил Фәйзрахман улы Рахман (Кукушкин) 1949 елның 8 маенда Татарстанның Буа районы Адав-Толымбай авылында МТС эшчесе – механик гаиләсендә дөньяга килә. Равилгә җиде яшь чакта әтиләре вафат булып, ишле гаиләне, шул җөмләдән әле мәктәп яшеннән дә чыкмаган биш баланы исән-имин тәрбияләп үстерү авырлыгы тулаем әниләре Әминә Җәләлетдин кызы (күренекле татар классик язучысы Гомәр Толымбайның сеңлесе) өстенә төшә. Сугыш арты елларының кыенлыкларына да карамастан, ул балаларын җил-яңгырдан саклап калу гына түгел, аларның укып югары белем алуларына кадәр уңайлыклар, тиешле шартлар тудырырга тырыша. Балаларның үзләренә дә заманның ачысын-төчесен иртә татырга, яшьтән үк хезмәткә тартылып үсәргә туры килә. Равил дә алтынчы сыйныфтан соң ук җәйге айларда колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып, җиденче-сигезенче сыйныфлардан соң иптәшләре белән бергә машинада йөкче булып эшли.

Авылларындагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, ул 1965 елда А.Луначарский исемендәге Буа рус мәктәбенә укырга керә, анда бер ел укыгач, күрше Мулланур Вахитов исемендәге урта татар мәктәбенә күчә. 1966–1971 елларда Равил Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала, аннары өч ел әдәбият кафедрасы каршындагы аспирантурада укый һәм аны 1974 елда «Поэзиядә ассоциатив фикерләү» дигән теоретик темага диссертация язып тәмамлый, тик шул елда Мәскәүдә ВАК ябылып, ике елдан соң «фәнни хезмәтләр бары урыс телендә генә язылырга тиеш» дигән карар чыгып, диссертация якланмый кала.

1974 елның көзендә Р.Рахмани җанлы әдәби мохиткә – Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясенә мөхәррир булып эшкә килә. Нәшриятның еллык тематик планнарындагы төрле характердагы матур әдәбият әсәрләрен редакцияләү, басмага әзерләү белән бергә яшь белгеч үзенең аспирантурада башланган фәнни эзләнүләрен дә дәвам иттерә, аерым алганда, аны татар балалар әдәбиятындагы проблемалар кызыксындыра башлый.

Кандидатлык диссертациясен дә ул 1985 елда нәкъ менә татар балалар шигъриятен өйрәнү нигезендә яклый.

Узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап Р.Рахмани Татарстан китап нәшриятында яңа ачылган мирас һәм сәнгать редакциясе мөдире булып эшли, мөхәррир һәм җитәкче буларак, татар әдәби-мәдәни мирасындагы моңарчы халыкка билгесез дистәләрчә язма истәлекләрне, фольклор, әдәби һәм дини әдәбият ядкарьләрен, классикларыбызның әсәрләре тупланмаларын cистемалы төстә басмага әзерләү эшен юлга сала. Нәшриятта утыз елга якын эшләү дәверендә ул барысы өч йөздән артык китапны редакцияләп һәм төзеп, шуның егермеләбенә кереш сүз язып, китап укучылар кулына тапшыра.

Р.Рахмани шигырьләренең дистәләбе 1961–1964 елларда Буа район газетасы «Яңа юл»да («Байрак»та), «Ялкын» журналында, дүртенче сыйныф татар теле уку дәреслегендә басылып та чыга. Равил Рахмани аларны кырык елдан соң гына күләмле китап рәвешендә туплап укучыларга тәкъдим итә. Аның бу шигъри иҗаты әдәбият сөючеләр һәм каләмдәшләре тарафыннан югары бәя ала.

1983 елдан ул – профессионал язучы. 1984 елда, Буадагы интернат-мәктәпкә кайтып, бер уку елы дәвамында китапханәче булып эшли, берочтан ятим балаларның авыр язмышлы тормышын өйрәнә. Казанга кабат килеп диссертация яклый, Казан дәүләт педагогика институтында, Казан дәүләт университетында, Татар гуманитар институтында төрле әдәбият фәне тармакларын укыта. Нәшриятта эшләвен дәвам итә. Бер ел «Идел» яшьләр журналының мөхәррир урынбасары булып эшли һәм яңартылган «Татарстан» журналында әдәбият, фән, мәгариф, дин бүлекләрен оештыруда катнаша. 1991 елда Казаннан китеп, ике ел туган авылында колхоз умартачысы булып эшли. Аннан, кабаттан Татарстан китап нәшриятына кайтып, мөхәррир һәм редакция мөдире вазифаларын башкара, «Кыйбла» дигән нәшрият ача. Бер ел Татар энциклопедия институтында эшләп, «Татар энциклопедия сүзлеге»н әзерләүдә якыннан катнаша.

Равил Рахмани 2002–2005 елларда гаиләсе белән Мәскәүдә яши һәм Татарстан Республикасының Федераль үзәктәге вәкиллегендә эшли. Вәкиллектә һәм башкаланың төрле округларында милләттәшләребез өчен татар теле курслары оештыра, дәресләр алып бара, Мәскәү педагогика университетында әдәбият укыта.

2005 елдан ул профессионал әдип буларак Казанда яши. 2007 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әдәбият белеме бүлеге мөдире вазифасын башкара.

1999 елдан ул «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.

Р.Рахмани – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шигъри бишек: монография. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 112 б. – 1000 д.
Канатлы дөнья: монография. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 184 б. – 2500 д.
Мең чакрымга мең чакрым: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 351 б. – 2000 д.

* * *
Юл догасы / төз. Р.Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 95 б. – 20000 д.
Зимагурлар һәм ристаннар җыры / төз. Р.Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 159 б. – 7000 д.
Муса Җәлил. Моабит дәфтәрләре: факсимиль басма / төз. Р.Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 215 б. – 3000 д.


ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Миңнуллин Р. Бишек тирбәлергә тиеш // Казан утлары. – 1982. – № 4. – 167–170 б.
Ягъфәров Р. Бик кирәкле эш // Казан утлары. – 1982. – № 4. – 165–166 б.
Шәмси С. Китапчы – әдип, мөхәррир, галим // Шәһри Казан. – 1999. – 7 май.
Зыя С. Шигъри бишекләрне кем тирбәтер?.. // Мәдәни җомга. – 1999. – 14 май.
Галиев Ш. Канатлының очар юлы бар // Сабантуй. – 1999. – 18 май.
Вәлиев М. Гасырлар ярында... // Казан утлары. – 1999. – № 5 – 187–188 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»