|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ОСМАНОВ ДИЛӘВӘРШагыйрь, публицист һәм педагог Диләвәр Ибраһим улы Османов 1959 елның 17 июлендә Үзбәкстан Республикасының Ташкент вилаяте Бекабад шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Милләте буенча Кырым татары. 1966 елда ул башлангыч мәктәпкә укырга керә, параллель рәвештә музыка мәктәбендә дә укый. Д.Османов 1979 елда музыка училищесын тәмамлап, Казан шәһәренә килә һәм Казан мәдәният институтында укуын дәвам иттерә. Өченче курстан укуын Казан консерваториясенә күчереп, аны 1985 елда тәмамлап чыга һәм берничә ел Казан мәктәпләрендә музыка укытучысы булып эшли. 1989 елдан ул Кырымда төпләнеп яши. |
Иң күп укылган
|