|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. НИЗАМОВА РУШАНИЯБалалар язучысы Рушания Минабетдин кызы Низамова 1944 елның 1 гыйнварында Татарстанның Аксубай районы Яңа Дума авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Авылның җиде сыйныфлы мәктәбен тәмамлап бер ел колхозда эшләгәч, Казанга килеп, киномеханиклар мәктәбенә укырга керә. Бер елдан шул ук Аксубай районының Югары Баланлы авылында киномеханик булып эшли башлый. Тиздән ул үз авылларында яңа ачылган кичке мәктәпкә өлкән вожатый булып эшкә күчә, бер үк вакытта мәктәпнең яшь киномеханиклар түгәрәген җитәкли. 1964 елда, кичке мәктәптә укып унберенче сыйныфны тәмамлагач, Р.Низамова, заман яшьләренең төзелешләргә китү шаукымына ияреп, бер төркем дус кызлары белән бергә Башкортстанның Салават шәһәре төзелешенә китеп бара, анда кыска мөддәтле курсларда укып, ташчы һөнәрен үзләштерә. |
Иң күп укылган
|