поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

НИЗАМОВ ИЛДАР

Язучы, публицист һәм тел галиме Илдар Мәлик улы Низамов 1936 елның 3 сентябрендә Татарстанның Әтнә районы Олы Бәрәзә авылында укытучы гаиләсендә туа. Балачагы, мәктәптә уку еллары шул районның Чишмәле Сап авылында үтә. 1951–1955 елларда Казан елга техникумында укый, аны тәмамлагач, Агыйдел елга пароходчылыгына штурман итеп эшкә җибәрелә. Аннан армиягә алынып, 1955–1957 елларда Ерак Көнчыгышта гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, шул ук Агыйдел пароходчылыгында өч елга якын техник, инженер-диспетчер булып эшли. 1960 елда аны Уфада татарча чыга торган республика газетасы «Кызыл таң» редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә чакыралар. Шунда эшләгән чорда, хезмәтеннән аерылмыйча укып, ул Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый.

1968 елда И.Низамов Казанга күчеп кайта һәм 1974 елга кадәр «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә әүвәл әдәби хезмәткәр, аннары бүлек мөдире булып эшли, ә 1976 елдан, Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлап кайтканнан соң, Татарстан китап нәшриятында ун ел буена иҗтимагый-сәяси әдәбият редакциясен җитәкли. Шул чорда ул, төп эшеннән аерылмыйча, Казан дәүләт университетында аспирантура тәмамлап, 1981 елда филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый. 1987 елда И.Низамов Казан дәүләт университетына укыту эшенә күчә: журналистика факультетының татар журналистикасы кафедрасында өлкән укытучы, доцент вазифаларын башкара. 1996 елда докторлык диссертациясе яклаганнан соң, профессор (1997) дәрәҗәсе ала.

Әдәби иҗат эше белән И.Низамов Казан елга техникумында укыган елларында кызыксына башлый, «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы каршында оештырылган әдәби түгәрәккә йөри, шул газета битләрендә беренче әдәби парчаларын, очеркларын бастыра. Соңга таба башка газета-журналларда да актив языша, күмәк җыентыкларда басыла башлый. Кыска әдәби парчалардан торган «Күңелеңдә ниләр бар?» исемле беренче китабы 1970 елда чыга. Әдәби-публицистик жанрда аның барлыгы унике китабы нәшер ителә. Алар арасында «Дәрья күзе» (1974), «Өмет» (1977) кебек повестьлар да, «Бер карадым...» (1989) кебек нәсер, парча җыентыклары, «Кул җылысы» (1975), «Илдә мин дә сандугач» (1978) кебек очерк җыентыклары, сайланма әсәрләр рәвешендә нәшер ителгән «Мәхәббәт хакы» исемле томлык та (1986) бар. Әдипнең табигать күренешләрен кешенең рухи кичерешләре белән гармоник тәңгәллектә нечкәләп сурәтләгән парчалары татар лирик прозасының үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итә.

И.Низамовның әдәби иҗаттагы төп кыйбласы – очерк, публицистика, яраткан темасы – табигать, Идел, аның үткәне, бүгенгесе, елгачылар тормышы, татар тарихының күренекле шәхесләре. Аның Идел-Урал төбәгендә яшәүче халыкларның дуслыгын, казанышларын чагылдырган «Ул кабызган маяклар» дигән публицистик китабы 1980 елда Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге премиясе белән билгеләп үтелә. Идел буенда Гражданнар сугышы вакыйгаларын чагылдырган «Иделем...» повесте, тарихи шәхесләрдән Мулланур Вахитов, Фәйзерахман Хәкимов, Гыйлемдар Баембәтевләргә багышланган «Идел улы», «Елларга тиң көннәр», «Өзелгән революция» исемле документаль повестьлар да үз вакытында әдипнең иҗади уңышлары итеп бәяләнә.

Фән өлкәсендә эзләнүләрен матбугат, публицистика сөйләмен өйрәнүдән («Матбугатның тәэсирле сүзе» монографиясе, 1981) башлаган галимнең тел куллану осталыгына багышланган дистәгә якын дәреслек, кулланма, программалары, йөзгә якын фәнни мәкалә һәм башка хезмәтләре бар. «Уем – тел очымда: татар сөйләме нигезләре» монографиясе нигезендә ул 1996 елда филология докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый. Аннары аның бер-бер артлы «Татар рекламы һәм матбугат» (1997), «И туган тел...» (1998), «Татарская речь» (1998) дигән фәнни хезмәтләре дөнья күрә.

И.Низамов җәмәгать эше тәртибендә Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Телләрне гамәлгә ашыру комитеты әгъзасы, Республика термин комиссиясе рәисе булып эшли, әлегә кадәр «Мәдәни җомга» газетасы кушымтасы «И туган тел...» сәхифәсенең мөхәррире вазифасын үтәвен дә дәвам итә.

Ул 1987 елдан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә, 1960 елдан Журналистлар берлеге әгъзасы.

И.Низамов – 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Күңелеңдә ниләр бар?: нәсерләр, парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 80 б. – 5000 д.
Кул җылысы: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 160 б. – 1000 д.
Өмет: повесть, хикәяләр, парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 191 б. – 14000 д.
Иделем...: документаль повесть-хроника. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 216 б. – 3500 д.
Мәхәббәт хакы: повестьлар, публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 392 б. – 15000 д.
Бер карадым...: парчалар бәйләменнән повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 192 б. – 10000 д.
Уем – тел очымда: татар сөйләме нигезләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 287 б. – 10000 д.
Татар рекламы һәм матбугат. – Казан: Казан дәүл. ун-ты, 1997. – 110 б. – 1000 д.
И туган тел... – Казан: Мәгариф, 1998. – 207 б. – 1000 д.
Ярдәмең берлән синең...: фәнни публицистика. – Казан: Мәгариф, 2008. – 239 б. – 1500 д.
* * *
Татарская речь: функционирование и развитие речевой системы в массовой коммуникации. – Казань: Дом печати, 2002. – 272 с. – 1000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ахунов Г. Заман таләбе // Г.Ахунов. Чишмәләр белән сөйләшү. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 287–288 б.
Сабиров С. Кайнар көннәр сулышы // Соц. Татарстан. – 1986. – 20 май.
Камалов Б. Агыйдел-Идел егете // Кызыл таң. – 1986. – 3 сент.
Хәсәнова З. Туган телгә якынайыйк // Кызыл таң. – 1989. – 13 дек.
Гарифуллин В. Сөйләмият – үзе бер фән // Мәгърифәт. – 1995. – 14 окт.
Бәширова И. Адәм сөйләшеп таныша // Шәһри Казан. – 1996. – 12 гыйнв.
Әгъзамов Ф. Тынгысызлар токымыннан // Шәһри Казан. – 1996. – 20 сент.
Мәхмүтов Х. «И туган тел...» // Мәгърифәт. – 1999. – 12 июнь.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»