поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

НӘБИУЛЛИН ГАЗИЗ

(1920–1986)

Балалар язучысы Газиз Нәбиулла улы Нәбиуллин 1920 елның 15 февралендә Татарстан Республикасының Саба районы Керәнле авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Г.Нәбиуллин 1938 елда Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, бераз вакыт Керәнле авыл советында сәркәтип булып тора, аннары 1940 елдан 1980 елга кадәр, ягъни пенсиягә чыкканчы, берөзлексез Саба район газетасы «Колхоз байрагы» («Җиңү байрагы») редакциясендә эшли. Монда ул әүвәл хисапчы, аннары җаваплы сәркәтип, ә 1944 елның августыннан 1954 елның августына кадәр баш мөхәррир була. 1954–1980 елларда ул яңадан җаваплы сәркәтип вазифасын башкара.

Г.Нәбиуллинның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре-шигырьләре узган гасырның утызынчы еллары уртасында «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы һәм «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы битләрендә басыла башлый. Сугыштан соң, 1948 елда, «Безнең авыл балалары» дип исемләнгән беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Бу җыентыктагы һәм аннан соң чыккан «Энем турында шигырьләр» китабындагы (1957) әсәрләр Татарстан Мәгариф министрлыгы оештырган балалар әдәбияты конкурсында II дәрәҗә бүләккә лаек була.

Газиз Нәбиуллин – дистәдән артык китап авторы. Поэзиядән тыш ул проза һәм драматургия жанрында да эшли. Аның балалар тормышына бәйләп табигатьне саклау, туган җирне ярату, хезмәтне сөю, үзара дуслык кебек тәрбияви темаларга багышлап язылган хикәя һәм сәхнә әсәрләре («Алтын нарат», «Тын елга буенда») поэтик иҗаты белән бергә сугыштан соңгы татар балалар әдәбиятының үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итәләр.

Г.Нәбиуллин, олы яшьтә булуына карамастан, гомеренең соңгы көннәренә кадәр үзе яшәгән төбәктә иҗади яшьләрне туплау, тәрбияләү буенча зур эш алып бара. 1957 елда ул редакция каршында әдәбият түгәрәге оештыра. Соңыннан әдәби-музыкаль берләшмә төсен алып, «Мишә дулкыннары» дип аталган бу иҗат коллективына ул озак еллар җитәкчелек итә.

Ул 1986 елның 14 маенда вафат була.

Г.Нәбиуллин – 1961 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Безнең авыл балалары: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 38 б. – 5000 д.
Энем турында шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 20 б. – 6000 д.
Пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 80 б. – 10000 д.
Яшел эстафета: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 96 б. – 10000 д.
Үрләрем: пьесалар, шигырьләр, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 216 б. – 6000 д.
Тын елга җыры: шигырьләр, хикәяләр, пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 191 б. – 10000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әхмәров З. Яшь шагыйрьнең беренче китабы // Сов. әдәбияты. – 1949. – № 8. – 98–99 б.
Зарипов Р. Ул газизе иде Сабаның... // Ватаным Татарстан. – 2005. – 13 май.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»