поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

НАСЫЙРИ КАЮМ

(1825–1902)

Мәгърифәтче, тарихчы, этнограф, тел белгече һәм әдип Каюм (Габделкаюм) Габденнасыйр улы Насыйри 1825 елның 14 февралендә элекке Казан губернасы Олы Шырдан авылында мулла гаиләсендә туа. «Касыймия» мәдрәсәсендә белем ала. Казан дәүләт университетында ирекле тыңлаучы буларак лекцияләргә йөри, үзлегеннән рус телен өйрәнә. 1855–1871 елларда ул Казан руханилар училищесенда һәм Казан руханилар семинариясендә татар теле укыта. 1871 елда Казанда үз мәктәбен оештыра. 1879 елдан, нигездә, иҗади һәм фәнни эш белән шөгыльләнә. Гуманитар фәннәрнең төрле тармаклары үсешенә зур өлеш кертә, хәзерге татар әдәби теленә, аның фәнни терминологиясенә нигез сала.

К.Насыйриның әдәби һәм гыйльми мирасы хакында кыскача: ул үзенең 40 еллык иҗади эшчәнлеге чорында (1859–1899) барысы 37 исемдә әсәр яза, 24 календарь төзи. Басылган китаплары 4 мең, календарьлары 1200 – барысы 5200 биткә җыела. Китап һәм календарьларының басма саны 100 гә тула, күләме 350 басма табактан арта. Шуның өстенә Казан Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте хәбәрләре мәҗмугасында рус телендә татар этнографиясенә караган мәкаләләре басылып чыга. 1886 елны «Кабуснамә» исемле китабы русчага тәрҗемә ителә. Насыйриның хезмәтләре турында 1880–1913 еллар арасында рус матбугатында профессорлардан Григорьев, Смирнов, Соловьев, Готвальд һ.б. язган өч дистәгә якын мәкалә басылып чыга.

К.Насыйри 1902 елның 20 августында вафат була. Казандагы Яңа бистә зиратында җирләнә.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сайланма әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003–2006. – 3000 д.
1 т. / төз. М.Гайнетдин. – 2003. – 368 б.
2 т. / төз. М.Гайнетдин. – 2004. – 400 б.
3 т. / төз. Х.Мәхмүтов. – 2005. – 384 б.
4 т. / төз. М.Гайнетдин; кереш сүз авт. Р.Кадыйров. – 2006. – 400 б.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гайнуллин М. Каюм Насыйри // Татар әдәбияты тарихы. – 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 258–273 б.
Мәхмүтов Х. Насыйри һәм татар фольклористикасы // Х.Мәхмүтов. Фольклор әсәрләрен анализлау. – Казан: Казан дәүл. ун-ты, 1986. – 14–27 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»