поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

НАСЫЙБУЛЛИН МӘГЪСҮМ

Мәгъсүм Нәҗип улы Насыйбуллин 1925 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасының Кукмара районы Байлангар (Бай Оланнары) авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туып үсә. 1940 елда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике ел Кукмара МТСының тракторчылар отрядында көйләүче булып эшли, аннары бер ел шул районның Сазтамак авылы башлангыч мәктәбендә балалар укыта. 1943 елның сентябрендә гаскәри хезмәткә алына, Пермь өлкәсенең Куеда дигән тимер юл станциясе бистәсендә оештырылган кыска мөддәтле хәрби мәктәпне тәмамлагач, кече командир сыйфатында хәрәкәттәге армиягә озатыла. Литва җирләрен азат итү, Көнчыгыш Пруссиядә Кенигсберг шәһәре өчен барган сугышларда катнаша. Яралангач, дәваланырга Уралга җибәрелә. Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәрендә әүвәл хокук мәктәбен, 1962 елда юридик институтны тәмамлый. Свердловск өлкәсенең Кировоград, Серов, Югары Тавда, Богданович шәһәрләре хокук оешмаларында тикшерүче һәм прокурор булып эшләгән чорда, төп хезмәтеннән аерылмыйча укып, Свердловск педагогия институтының филология факультетында белем ала.

1962–1964 елларда М.Насыйбуллин – Казакъстанның Күкчәтау өлкәсе прокуратурасында тикшерүләр бүлеге башлыгы, 1964 елның җәеннән 1970 елның маена кадәр Башкортстан Республика прокуратурасында эшли. 1970–1981 елларда исә ул – Татарстан Республика прокуратурасында бүлек прокуроры хезмәтендә.

Каләм иясе буларак М.Насыйбуллин матбугатта узган гасырның илленче елларында хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре тормышына багышланган публицистик мәкаләләре, очерк язмалары белән күренә башлый. Мәкалә, очерклары үзәк матбугатта да, төрле өлкә, шәһәр газета-журналлары битләрендә дә еш басыла. Русча язылган «Конец опасной тропы» исемле беренче китабы – 1968 елда һәм «Юрист язмалары» дигән башкортча икенче китабы 1970 елда Уфада Башкортстан китап нәшриятында дөнья күрә. Казанга эшләргә күчеп кайткач, Татарстан китап нәшриятында «Без капчыкта ятмый» китабы (1972) дөнья күрә. Болар һәммәсе – документаль нигездә, тормыш материалын конкрет җирлектә чагылдырган язмалар. Тора-бара язучы үзенең каләмен катлаулы сюжетлы, тормыш һәм кеше образлары гәүдәләнеше автор фантазиясе белән баетылган, каһарманнарның эш-хәрәкәтләре, күңел кичерешләре психологик планда һәм сәнгати чаралар ярдәмендә күпкырлы итеп яктыртылган детектив жанрына хас маҗаралы әсәрләр язуда көчен сынап карый. Узган гасырның соңгы чирегендә бер-бер артлы басылган хикәя һәм повесть тупланмалары – «Телсез шаһитлар» (1974), «Төнге ату» (1975), «Алтын алка» (1977), «Яшерен касса» (1978), «Йөрәк таш түгел» (1981), «Син тикшерүче бит» (1987), «Гомерлек үкенеч» (1988), «Күктән иңгән дәлил» (1991), «Кайтаваз» (1996), «Тукран тәүбәсе» (1997), «Елан гадәтен үзгәртми» (2000), «Корылган мылтык» (2005) дигән китаплар әдипнең татар әдәбиятындагы детектив жанрына керткән үзенчәлекле өлеше дип бәяләнергә хаклылар.

М.Насыйбуллин үз әсәрләренең сюжетын, детектив жанрына хас булганча, кызыклы итеп, маҗаралы итеп кора белә. Шунлыктан әсәрләре укучылар арасында киң танылу казанып, зур тиражлар белән кат-кат басылалар, башка телләргә тәрҗемә ителәләр. Аның иҗаты чит илләрдә дә кызыксыну уята. Әдипнең «Телсез шаһитлар» повесте, кытай теленә тәрҗемә ителеп, 1981 елда Пекин шәһәрендә аерым китап булып басылып чыга. Шул ук әсәр 1982 елда Ташкентта үзбәк телендә, 1985 елда Нукус шәһәрендә каракалпак телендә дөнья күрә. Көндәлек матбугат битләре аша әдипнең аерым әсәрләре белән украин, грузин, абхаз, латыш, тува, удмурт, чуаш, якут укучылары да таныш. Язучы иҗатының тагын бер үзенчәлеге шунда: хокук һәм тикшерү оешмаларында эшләүче кешеләрнең авыр да, хәтәр дә хезмәт атмосферасын белеп-җентекләп, маҗаралы итеп тасвирлау өстенә ул үзенең әсәрләрендә тормышта очрый торган күптөрле җинаять, хокук бозу күренешләренең сәбәпләре һәм социаль тамырлары турында да уйлана, җәмгыятьтә тәртип һәм законнарны саклауда һәр кешенең җаваплы икәнен искәртә. Юриспруденция белән педагогика өчен уртак мәсьәләләрне үзәккә алып, аларны борынгы төрки бабаларның тәгълим-тәрбия һәм иҗтимагый тормыш традицияләре яссылыгында тикшергән «Җинаять сәбәпсез булмый», «Мәкерлек һәм мәмилек», «Сугышканда хәлвә өләшмиләр» кебек язмаларда («Кайтаваз» җыентыгы, 1996) автор бәян иткән фикер-карашлар җәмгыятьнең бүгенге шартларында аеруча актуаль яңгырыйлар.

М.Насыйбуллинның «Алтын алка» һәм «Ярканат» повестьлары 1980, 1982 елларда милиция тормышына багышланган әсәрләргә уздырылган республика күләмендәге әдәби конкурста беренче һәм икенче урыннарны яулый.

Әдәбият өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен М.Насыйбуллин 1986 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була, 1996 елда исә Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

М.Насыйбуллин – 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Без капчыкта ятмый: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 168 б. – 12000 д.
Телсез шаһитлар: хикәяләр һәм повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 159 б. – 30000 д.
Төнге ату: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 136 б. – 15000 д.
Алтын алка: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 496 б. – 50000 д.
Син тикшерүче бит: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 272 б. – 15000 д.
Гомерлек үкенеч: хикәяләр, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 192 б. – 15000 д.
Күктән иңгән дәлил: детектив әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 320 б. – 70000 д.
Кайтаваз: педагогик язмалар һәм кыйссалар. – Казан: Мәгариф, 1996. – 224 б. – 5000 д.
Тукран тәүбәсе: повесть. – Казан: Матбугат йорты, 1997. – 160 б. – 3000 д.
Елан гадәтен үзгәртми: повесть. – Казан: Матбугат йорты, 2000. – 168 б. – 2000 д.
Корылган мылтык: повестьлар, хикәяләр / кереш сүз авт. Ф.Галимуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 319 б. – 3000 д.

* * *
Конец опасной тропы: очерки / пер. с татар. – Уфа: Башкнигоиздат, 1968. – 157 с. – 15000 экз.
Немые свидетели: документальная повесть / пер. с татар. М.Скороходова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1979. – 80 с. – 200000 экз.
Тайная касса: повесть / пер. с татар. Р.Кутуя. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – 160 с. – 50000 экз.
Бриллиантовая брошь: повесть, рассказы / пер. с татар. И.Киндера. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1983. – 169 с. – 100000 экз.
Тайная касса: повесть / пер. с татар. Р.Кутуя. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – 169 с. – 50000 экз.
Капкан: повесть / пер. с татар. М.Сафина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1996. – 190 с. – 10000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сарьян Х. «Без капчыкта ятмый» // Казан утлары. – 1972. – № 9. – 167–169 б.
Баракаев Н. Чынбарлык, дөреслек, җаваплылык // Соц. Татарстан. – 1975. – 20 июль.
Камалов Б. Гаделсезлеккә киртә – закон // Татарстан яшьләре. – 1979. – 23 гыйнв.
Гаффар Ә. Әхлак сакчысы – хакыйкать ачкычы // Ватаным Татарстан. – 1995. – 13 окт.
Әгъзамов Ф. Маҗаралар остасы // Мәгърифәт. – 1995. – 14 окт.
Галимуллин Ф. Ак теләкне җилкән итеп // Казан утлары. – 1995. – № 10. – 182–188 б.
Баянов Ә. Гомер юллары урау // Юлдаш. – 1996. – 3 май.
Әхмәтҗанов М. Хаклыкны яклаучы әдип // Мәдәни җомга. – 2000. – 13 окт.
Вәлиев М. Якты эз // Ватаным Татарстан. – 2000. – 13 окт.
Җиһаншина З. Маҗаралы гомер сабагы // Мәдәни җомга. – 2005. – 21 окт.

* * *
Ахметзянов М. Заметный человек // Татар. края. – 2000. – № 41 (окт.).
Галеев Н., Кручина О. Правда жизни – это не только ее изнанка // Респ. Татарстан. – 2001. – 27 янв.
Мишин М. Детектив // Правосудие в Татарстане. – 2002. – № 1. – С. 47.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»