поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МУШИНСКИЙ ӘХӘТ

Әхәт Хәй улы Мушинский 1951 елның 27 маенда Казан шәһәрендә артист гаиләсендә туа. Сигез класс тәмамлагач, Казан энергетика техникумына укырга керә. 1970 елда укуын тәмамлагач, армиягә алынып, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. «Советский пограничник» газетасында якташы-хезмәттәше турында очерк басылып чыкканнан соң, аны редакциягә эшкә чакыралар. Армиядән кайтканнан соң (1972), ул Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының журналистика бүлегенә читтән торып укырга керә һәм Казан радиокомпонентлар заводында нәшер ителүче газета редакциясенә эшкә килә. 1976 елда республика яшьләр газетасына җаваплы секретарь итеп эшкә чакырыла, 1982 елдан Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант вазифаларын башкара.

Аның беренче мәкаләләре көндәлек матбугатта 1970 еллар ахырында күренә башлый. Ә ике повестьтан торган китабы 1984 елда дөнья күрә. Китапка кергән «Прогулка за эдельвейсами» повестен язу өчен, Ә.Мушинский альпинизм буенча республика җыелма командасы составында Тянь-Шань тауларына экспедициягә бара.

1991 елда Ә.Мушинскийның яшүсмер һәм галим, үсмерчак мәхәббәте һәм өлкәннәр хыянәте, гасырларга сузылган шәһәр һәм республика тарихы турында язылган «Шейх и Звездочет» романы басыла. Реализмга таянып язылган бу күләмле прозаик әсәр аның әдәбияттагы уңышын гына күрсәтеп калмый, ә дөньяны танып белергә дә ярдәм итә. Соңрак роман кабат нәшер ителә.

2000 елда язучының «Записки горбатого человека» исемле икенче романы басыла. Романны язу өчен автор бөтенләй башка ачкыч куллана, монда реаль һәм реаль булмаган вакыйгалар кисешә һәм аларны укучы үзе аерырга тиеш. Әсәр китап сөючеләрдә искиткеч зур кызыксыну тудыра. Журналистлар, иҗат кешеләре, әдәбият әһелләрендә роман каршылыклы фикерләр тудыра. Аларны китап турында язылган ике нәрсә генә берләштерә: «Роман үзенчәлекле, гадәти булмаган вакыйгаларны үз эченә ала. Ни өчен дигәндә, иҗат интеллегенциясенең язмышы, гадәти булмаган, ә кайчакта фаҗигагә дучар булган кешеләрнең язмышы проблемасы күтәрелә. Мондый әсәрләр әдәбиятта сирәк очрый» (В.Корчагин). «Соңгы елларда язылган әсәрләрдән ул күтәрелгән проблемаларның тирәнлеге булуы һәм әдәби эшләнешенең үзенчәлекле булуы белән аерылып тора» (Р.Мостафин). 2002 елда Ә.Мушинскийның «Записки горбатого человека» романы Г.Державин премиясенә лаек була.

Ә.Мушинский балалар өчен язылган китаплар авторы буларак та билгеле. «Гол в «девятку» китабы Милли китапханә тарафыннан үткәрелгән «Ел китабы – 1991» бәйгесендә җиңеп чыга.

2006 елда «Мәгариф» нәшриятында басылып чыккан «Әнәс-Ананас һәм башкалар» дигән китабы Россия күләмендә үткерелгән «Күңел түрендәге хыял» исемендәге бәйгедә лауреат булып, Милли балалар әдәби премиясе белән бүләкләнә.

Ә.Мушинский публицистикасы җәмәгатьчелектә һәрвакытта да кызыксыну тудыра. «Татарстан» телеканалында ун ел барган «У зеленого камина» тапшыруының авторы һәм алып баручысы буларак та ул укучыларның мәхәббәтен казана. Татар халкының күренекле шәхесләре, Татарстанның танылган кешеләре белән әңгәмәләре тамашачыларны битараф калдырмый.

Язучы – «Идел» журналын, Татар ПЕН-үзәген оештырып җибәрүчеләрнең берсе. 1996 елда Мексиканың Гвадалахар шәһәрендә аның катнашында Татар ПЕН-үзәге Бөтендөнья ПЕН-үзәгенә кабул ителә. Бүгенге көндә Татар ПЕН-үзәге бөтендөнья язучылар җәмгыятенең тулы хокуклы әгъзасы булып тора һәм Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге дип йөртелә.

Ул – Милли китапханәнең өлкән фәнни хезмәткәре, «Библиотечный вестник» журналының баш мөхәррир урынбасары.

Ә.Мушинский – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Бер тибүдә – гол!: повесть / Р.Мингалим тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2000. – 39 б. – 5000 д.
* * *
Начало: повести. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1983. – 174 с. – 10000 экз.
Треугольники: повести. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 176 с. –15000 экз.
Гол в «девятку»: повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 43 с. – 30000 экз.
Шейх и Звездочет: роман. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 288 с. – 50000 экз.
Шейх и Звездочет: роман. – 2-ое изд. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2002. – 285 с. – 3000 экз.
Мой тезка = Адаш малай: рассказы / пер. с рус. Л.Зулькарная. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1994. – 48 с. – 15000 экз. (На русском и татарском языках.)
Записки горбатого человека: роман. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2000. – 207 с. – 3000 экз.
Анас-Ананас и другие = Әнәс-Ананас һәм башкалар: повесть и рассказы / пер. с рус. Р.Мингалима, Л.Зулькарная, Л.Лерона. – Казань: Магариф, 2004. – 143 с. – 5000 экз. (На русском и татарском языках.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Лондон аша – дөньяга // Шәһри Казан. – 1995. – 2 июнь.
Гыйззәтуллин Р. Үзебезнең егет // Шәһри Казан. – 1996. – 31 июль.
Сафиуллин Ә. Бүләккә сомбреро // Ватаным Татарстан. – 1996. – 6 дек.
Сафиуллин Ә. «Яшел камин» хуҗасы // Ватаным Татарстан. – 1998. – 24 июль.
Сафиуллин Ә. Тормышчан да, фәлсәфи дә // Ватаным Татарстан. – 2000. – 22 нояб.
Гамбәр Н. Очканында ни булса... // Казан утлары. – 2001. – № 5. – 180–181 б.
Тарханов А. Лаешта әдәби бәйрәм // Ватаным Татарстан. – 2002. – 23 июль.
Ахунова Н. Әхәтнең бәхетле саны // Мәдәни җомга. – 2002. – 2 авг.
Акмал Н. Тел хокукын бөтен дөнья яклый // Мәдәни җомга. – 2002. – 11 окт.

* * *
Мустафин Р. Испытание на прочность // Комсомолец Татарии. – 1984. – 16 нояб.
Сибгатуллин И. Достоверность характеров // Сов. Татария. – 1985. – 7 окт.
Гизатуллин Р. Беседы «У зеленого камина» // Веч. Казань. – 1994. – 5 июля.
Воронин А. «Как я был лягушкой-путешественницей» // Молодежь Татарстана. – 1994. – 21 окт.
Якупова В. 1001 история о суверенитете // Молодежь Татарстана. – 1994. – 2 дек.
Якупова В. «У зеленого камина» запах дыма и элиты... // Молодежь Татарстана. – 1995. – 5 мая.
Ильина Г. Человек – это беспредельная глубина... // Татар. края. – 1997. – № 33.
Тарасова Е. Об Ахате Мушинском и его «Записках горбатого человека» // Молодежь Татарстана. – 1998. – 25 июня.
Изергин В. Первые шаги в большой мир // Респ. Татарстан. – 1999. – 27 мая.
Якупова В. 100 историй о суверенитете. – Казань: Идел-Пресс, 2000. – С. 82–84.
Малахальцев А. Литературный талант не должен прислуживать власти // Татар. края. – 2000. – № 33.
Корчагин В. О крахе и любви // В.Корчагин. Записки горбатого человека. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2000. – С. 204–205.
Малышев С. Обреченная на успех // Идель. – 2000. – № 6. – С. 49.
Мустафин Р. Записки горбатого человека // Казанские ведомости. – 2001. – 23 янв.
Шакиров А. Горбатый человек среди коллег с гибкой спиной // Восточный экспресс. – 2001. – 25 мая.
Малахальцев А. Праздник литературы на родине Державина // Респ. Татарстан. – 2002. – 19 июля.
Овруцкий Л. Защита Мушинского // Московский комсомолец в Татарстане. – 2002. – 14 февр.
Малышев С. В одной знакомой улице... // Идель. – 2002. – № 11. – С. 55.
Самарцева А. Бомж – находка для писателя // Веч. Казань. – 2003. – 26 нояб.
Корякин О. Его дела пошли в гору // Татарстан. – 2004. – 23 окт.
Малахальцев А. Всемирный конгресс писателей поддерживает парламент // Татар. края. – 2004. – № 42.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»