поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МУЛЛАНУРОВА РОЗА

Журналист һәм балалар язучысы Роза Мулланурова (Роза Габденур кызы Камалетдинова) 1946 елның 16 маенда Татарстанның Әгерҗе районы Яңавыл авылында туа. Үз авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Иж-Бубый урта мәктәбендә укый. 1969 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлагач, ике ел Казан электр техникумы китапханәсендә китапханәче булып эшли. 1971 елның сентябреннән Казандагы В.И.Ленин исемендәге фәнни-җитештерү берләшмәсендә (элекке дары заводы) чыга торган күптиражлы «Ленинчы» газетасында әүвәл хәбәрче, аннары 1974–1990 елларда редактор вазифаларын башкара. 1990 елдан Роза Мулланурова – «Сөембикә» журналы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә.

Роза Мулланурова укучыларга әдәбият-сәнгать кешеләре турындагы күпсанлы журналистик язмалары, очерклары, иҗат портретлары, әңгәмә-интервьюлары һәм балаларга атап язган лирик хикәяләре белән таныш. Очеркларында, иҗат портретларында ул теге яки бу шәхеснең эш-хезмәтен аның рухи дөньясы аша ачарга омтыла, шәхеснең характер сыйфатларын тормышчан детальләр, нечкә, табигый штрихлар ярдәмендә җанландырып, калкытып күрсәтә белә. Галимә Ибраһимова, Вафирә Гыйззәтуллина, Шаһсәнәм Әсфәндиярова, Кәшифә Тумашева, Наилә Гәрәева, Рауза Хәйретдинова, Флера Гыйззәтуллина турындагы әдәби очерклар – шул осталыкның матур мисаллары. 1997 елда республика күләмендә «Хатын-кыз язмышлары» исеме астында уздырылган очерклар бәйгесендә Р.Мулланурова җиңүче итеп таныла.

Публицистик язмалары белән беррәттән, көндәлек матбугатта – «Сөембикә» журналында, «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Сабантуй» газеталары битләрендә Роза Мулланурованың балалар дөньясын, сабый баланың рухи халәтен, психологиясен тоеп-аңлап язган лирик хикәяләре, әкиятләре, юмористик парчалары әледән-әле басыла килә. 1991 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Чишмә күзе» дигән китабына кергән хикәяләрендә язучы табигатьтән инсафлы, яхшы күңелле бала образларының уй-хыялларын, тормышта үз сукмагын табу өчен аларның кылган самими эш-гамәлләрен оста сурәтләп күрсәтә. Әсәрләренең теле матур, ягымлы, шул ук вакытта халыкчан бай, тәвәккәл дә. 2006 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Ялгыз каеннан да ялгыз...» исемле хикәяләр җыентыгын да әдәби тәнкыйтьчеләр «Халык китабы» дип югары бәяләде. Хикәяче үзенә генә хас тирән психологик сиземләү, хиссияти тәэссорат, оста сурәтләүләр аша геройларының эчке халәтен бөтен нечкәлекләре белән җанландыруга ирешә. Аның хикәяләренә кешеләр арасындагы, хәтта туганнар, ата-ана белән бала мөгамәләсендәге иң нечкә нәзберек җепләрнең бәйләнешләрен дә гадәттән тыш сизгерлек, такт, аңлау белән тасвирлау хас. Авторның «Юшкын», «Бүре чагасы», «Күктәтәй», «Башсыз балан куагы» хикәяләре шуның ачык мисалы.

1995 елда ул «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Р.Мулланурова – 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Чишмә күзе: балалар өчен хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 96 б. – 5000 д.
Ялгыз каеннан да ялгыз...: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 239 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әгъләмов М. Роза Мулланурова // Яшь ленинчы. – 1989. – 7 июль.
Каюмов М. Балачак күзләре // Сабантуй. – 1992. – 8 февр.
Авзалова М. Каләмдәшебез Раузагөл // Ватаным Татарстан. – 1996. – 18 май.
Әмирханов М. Хөрмәтлебез // Сөембикә. – 2001. – № 5. – 17 б.
Сабирова Л. Сабый җанлы // Сабантуй. – 2001. – 19 май.
Җәлилова Г. Иртәгә кояш елмаер // Шәһри Казан. – 2005. – 26 окт.
Әмирханов М. Ялгызлык // Сөембикә. – 2006. – № 5. – 36 б.
Әхмәтҗанов М. Ялгызлыктан яман тагын ни бар? // Шәһри Казан. – 2006. – 25 авг.
Рәхимова Б. Халык китабы // Казан утлары. – 2007. – № 9. – 156–158 б. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»