|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. МӨСЛИМОВА ФӘЙРҮЗӘФәйрүзә Әсгат кызы Мөслимова 1954 елның 9 июлендә Татарстанның Актаныш районы Иске Балтач авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Үз авылларында – башлангыч, Иске Кормашта – сигезьеллык һәм Актанышта урта мәктәпне тәмамлагач, 1972–1980 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый. Соңгы курста укыганда ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында эшли башлый. 1979–1980 елларда Казанда С.П.Горбунов исемендәге авиация берләшмәсенең «Алга» исемле күптиражлы газетасында – хәбәрче, 1981 елдан «Ялкын» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире вазифаларын башкара. |
Иң күп укылган
|