поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МОТАЛЛАПОВ ӘМИРҖАН

Язучы-прозаик һәм журналист Әмирҗан Закирҗан улы Моталлапов 1934 елның 23 июнендә Татарстанның Актаныш районы Мерәс авылында крәстиян гаиләсендә туа. Сугышның беренче елында ук әтисе Закирҗан фронтта хәбәрсез югалып, ятим калган өч бала әниләре Һаҗәр тәрбиясендә үсә. Арада иң өлкәне буларак, Әмирҗан тугыз яшеннән колхоз эшенә катнаша башлый. Туган авылында – башлангыч, күрше Теләкәй авылы мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң ул бер ел колхозда эшләвен дәвам иттерә. 1950–1953 елларда Актаныш урта мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыт шул ук районның Чат җидееллык мәктәбендә физкультура, сызым һәм физика укытучысы булып эшли. 1954–1957 елларда Ленинград хәрби округының хәрби авиация частьларында гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, Ә.Моталлаповның бөтен хезмәт юлы, ике ел чамасы (1962–1964) район башкарма комитетының финанс бүлегендә участок инспекторы булып эшләвен исәпләмәгәндә, тулаемы белән журналистикага бәйле. 1989 елга кадәр ул Актаныш район газетасы редакциясендә әүвәл бүлек мөдире, аннары җаваплы секретарь һәм баш редактор урынбасары булып эшли. Хезмәт юлының соңгы дүрт елын ул Актаныш район матбагасы директоры вазифасында тәмамлый.

Әмирҗан Моталлапов – профессионал журналист. Читтән торып укып, 1965 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем ала, 1960 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, 1991 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ә.Моталлаповның матур әдәбият өлкәсендә беренче иҗади тәҗрибәләре республика матбугатында узган гасырның сиксәненче елларыннан «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре» газеталары битләрендә күренә башлый, соңга таба «Шәһри Казан», «Татарстан хәбәрләре», «Мәдәни җомга», «Мәгърифәт» газеталары, «Сөембикә», «Аргамак», «Идел» журналларында күп кенә хикәяләре, повестьлары басыла. 1994–1999 еллар аралыгында «Аргамак» журналында «Һәр чорның үз чире», «Рәнҗеш», «Исәнме, авыл!», «Казан утлары»нда «Нигез» исемле дүрт повесте дөнья күрә.

Әмирҗан Моталлапов әдәби әсәрләренең төп темалары – авыл хәлләре, җир кешеләренең тормыш-көнкүреше, гыйбрәтле язмышлары, өмет-хыяллары, реаль чынбарлык вакыйгалары.

Ә.Моталлапов – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Данлы юллар һәм еллар: документаль повесть. – Актаныш, 1991. – 62 б. – 500 д.
Без – Актанышныкылар: очерклар. – Чаллы: КамАЗ, 2002. – 80 б. – 500 д.
Үзеңнеке – үзәктә: повестьлар. – Чаллы: КамАЗ, 2002. – 94 б. – 500 д.
Яшьлегем кайтавазы: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 160 б. – 2000 д.
Бал сатучы Төлке: әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 47 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мәҗитов З. Күңелле дулкыннар // Шәһри Казан. – 1997. – 8 авг.
Мөхәммәт М. «Нигез»нең нигезе нык // Актаныш таңнары. – 1999. – 18 май.
Сверигин Р. Үткән ел прозасына бер караш // Казан утлары. – 2000. – № 7. – 131–138 б.
Сафиуллин Ә. Җиң сызганып, алга карап // Ватаным Татарстан. – 2002. – 12 февр.
Хуҗин Й. Язучы урамында бәйрәм // Актаныш таңнары. – 2002. – 10 июнь.
Хуҗин Й. Ул һаман иҗат мәйданында // Мәдәни җомга. – 2004. – 17 сент.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»