поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МОСТАФИН ШАҺИНУР

Язучы, журналист Шаһинур Сафа улы Мостафин (әдәби тәхәллүсе – Шаһинур Әхмәтсафа) 1948 елның 12 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туа. Туган авылында – башлангыч, Урта Кирмән авылында – сигезьеллык һәм Түбән Ушмы авылында унберьеллык мәктәпне тәмамлагач, 1966 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга килә. Ике елдан читтән торып уку бүлегенә күчеп, университетны 1972 елда тәмамлап чыга.

1968 елның җәеннән 1969 елның ахырына кадәр Шаһинур Мостафин Мамадыш районының «Коммунистик хезмәт өчен» дигән төбәк газетасында, аннары ике елга якын Кукмара эшчеләр бистәсендә «Хезмәт даны» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, ул яңадан Кукмара район газетасында ун ел буена журналистлык хезмәтен дәвам иттерә.

1983–1988 елларда Ш.Мостафин – Татарстан Мәдәният министрлыгының фәнни-методик үзәгендә баш мөхәррир, 1988–1992 елларда – СССР, соңрак РСФСР Әдәбият фондының Татарстан бүлеге директоры, 1992 елның декабреннән 1999 елның августына кадәр «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире вазифаларын башкара. Татарстан язучыларының 1999, 2002 һәм 2005 елларда узган ХIII, ХIV һәм XV корылтайларында ул өч тапкыр Берлек идарәсенә әгъза итеп сайлана, 1999–2005 елларда исә Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары була. 2006 елдан башлап Ш. Мостафин – Казандагы «Сүз» нәшриятының баш мөхәррире.

Ш.Мостафинның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре шигырьдән башлана. Республика матбугатында аның беренче шигыре 1963 елда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында басылып чыга. Шуннан бирле төрле газета-журналларда, күмәк җыентыкларда аның исеме еш очрый – шигырьләре, әдәби парча-нәсерләре, хикәяләре, очерк язмалары, документаль әсәрләре даими күренә тора.

Ш.Мостафин әдәби иҗат эшчәнлегенең төп тематик эчтәлеген 1941–1945 еллардагы сугыш вакыты вакыйгаларының билгесез сәхифәләрен ачу, яу кырында батырлык күрсәтеп тә билгесезлектә онытылып калганнарны эзләп табу, аларның абруйлы исемнәрен матбугат аша халыкка кайтару тәшкил итә дияргә мөмкин. Шушы игелекле эш белән шөгыльләнүче «Хәтер яктысы» берләшмәсе җитәкчесе сыйфатында ул, берләшмәнең башка әгъзалары белән берлектә, сугыш булган бик күп урыннарга – Германиягә, Балтыйк буе дәүләтләренә, Украинаның күп кенә төбәкләренә, Россиянең көнбатыш өлкәләренә экспедицияләр оештыра, сугыш вакыты документлары сакланган архивларда казына, сугыш ветераннары белән сөйләшеп, алардан истәлекләр язып ала, шул рәвешчә үзенең язылачак очерклары, мәкаләләре, документаль фильм сценарийлары һәм әдәби әсәрләре өчен бай материал туплый. Егерме өч яшьлек талантлы яшь шагыйрь Мөхәммәт Әхмәтгалиевнең сугыш алды көндәлекләре һәм фронттан җибәргән хатлары нигезендә язылган «Әгәр кайта алмасам, онытмагыз...» (1996), Франциядә җәлилчеләрнең яшерен оешмасы җитәкчесе булган Әмир Үтәшев турында «Әманәт» (1996), сугышта сигез газиз баласын югалткан Ана турында «Сигез бизәкле Сөлге» (1997) повестьлары һ.б. бик күп документаль язмалар – шул юлда ирешелгән иҗади хезмәт мисаллары булып тора. Әдипнең шундый эчтәлектәге күпсанлы очерклары, кыйссалары, документаль һәм публицистик язмалары узган гасырның алтмышынчы елларыннан башлап республика газета-журналларында даими басыла; Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Иркен минем Туган илем» (1967), «Безнең Ангелиналар» (1981), «Ана бәхете» (1983), «Җирдәге йолдызлар» (1984), «Җиңү дәвам итә» (1985), «Көзге ачы җилләрдә» (1988), «Халык бәхете өчен көрәшүчеләр» (1989), «Мамадыш – яңарышта» (1989), «Җырларыбыз» (1989), «Безнең сәхнә» (1989), «Җырлап ачыла күңел» (1993), «Батырлар Китабы» (2000) һ.б. исемдәге күмәк җыентыкларда, китапларда урын ала.

Шагыйрь буларак, Ш.Мостафин башлыча җыр текстлары, тарихи вакыйгаларга, аерым шәхесләргә багышлап язылган шигырьләре белән билгеле. Үзешчән композиторлар тарафыннан аның өч дистәгә якын шигыренә көй языла.

Әдипнең сайланма документаль повестьлары һәм очерклары «Казан» журналы басмаханәсендә чыккан «Васыять» (1995), Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Хәтер яктысы» (2004), «Яңа меңьеллыкка очыш» (2008) исемле җыентыкларында урын ала.

Шаһинур Мостафин 1999 елдан «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә. Ул – Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге һәм Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби бүләкләре лауреаты (1982, 1995), Кол Гали исемендәге Халыкара премия иясе (2000). Татарстан журналистларының 2003 елда «Бәллүр каләм» бәйгесендә хәрби темага язган әсәрләре белән катнашып, ул «Журналистикада абруйлы исем» номинациясе буенча лауреат була.

2007 елда Ш.Мостафин, эзтабарлык өлкәсендәге һәм иҗаттагы казанышлары өчен, Россия Федерациясенең М.Ломоносов исемендәге премиясенә һәм алтын медальгә лаек була.

Татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Ш.Мостафин Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең 2008 елгы Указы нигезендә «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә һәм ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына лаек була.

2008 елда аңа Башкортстан Республикасының «Мәҗит Гафури – XXI гасыр» мәдәни фонды советы карары нигезендә әлеге олуг әдип исемендәге премия тапшырыла.

Ул – Удмуртия Республикасының күренекле шагыйре һәм хәрби эшлеклесе Риза Шәфи исемендәге премия лауреаты.

Ш.Мостафин СССР язучыларының соңгы IХ съездында (1992) һәм Евразия Халыкара Язучылар берлекләре Бердәмлегенең оештыру корылтаенда (1992) делегат булып катнаша, Халыкара Әдәбият фонды идарәсенә әгъза итеп сайлана.

Ш.Мостафин – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Васыять: очерклар, әдәби-документаль язмалар. – Казан: «Казан» журналы басмасы, 1995. – 80 б. – 10000 д.
Бака кашыгы: балалар өчен шигырьләр. – Казан: «Салават күпере» китапханәсе нәшр., 2003. – 16 б. – 12000 д.
Хәтер яктысы: документаль-публицистик язмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 191 б. – 5000 д.
Яшәү яме: шигъри повесть. – Казан: Паритет, 2006. – 64 б. – 1500 д.
Яңа меңьеллыкка очыш: повестьлар, очерклар, әдәби-документаль язмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 127 б. – 3000 д.
Болынбикә апабыз: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Идел-Пресс, 2008. – 16 б. – 3300 д.
Үлгәннәрнең каберен бел...: язучыларыбызның мәңгелек тукталыш тапкан изге урыннары турында белешмә-каталог. – Казан: Сүз, 2008. – 28 б. – 500 д.
«Җанҗиләк»ле гомерем мизгелләре: лирик шигырьләр һәм нәсерләр. – Казан: Сүз, 2008. – 127 б. – 1000 д.

* * *
Мы пришли сюда победить!: документальная повесть / пер. с татар. – Петрозаводск: Карелия, 1995. – 64 с. – 1000 экз.
Яблоневый сад: документальный очерк / пер. с татар.– Казань: Изд-во журнала «Казань», 2004. – 20 с. – 1000 экз.
Культуру восстановить труднее, чем экономику / пер. с татар. – Казань: Идел-Пресс, 2007. – 160 с. – 1000 экз.
Ностальгия по черемух родных: повесть в стихах / пер. с татар. М.Сафина. – Казань: Паритет, 2008. – 64 с. – 1000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Фәйзуллин Р. Сезнең шигырьләрне укыганда // Яшь ленинчы. – 1965. – 11 март.
Мөхәммәдиев Р. Ничек язучы булырга? // Яшь ленинчы. – 1965. – 4 нояб.
Ихсанова В. Җиңүчеләр билгеле // Яшь ленинчы. – 1965. – 7 нояб.
Галиев Ш. Әдәби Сабантуй // Яшь ленинчы. – 1966. – 19 нояб.
Галиев Ш., Маликов З. Иҗади алмаш килә // Татарстан яшьләре. – 1975. – 15 июль.
Камалов Б. Очеркларыбыз турында // Соц. Татарстан. – 1977. – 22 дек.
Вәлиев М. Каһарманнар юлыннан // Татарстан яшьләре. – 1986. – 18 окт.
Габиди Ә. Хәтерләрне барлаучы, батырлыкка дан җырлаучы // Хезмәт даны (Кукмара). – 1986. – 21 окт.
Галиев Ш. Әдәбиятка кешене әйтер сүзе китерә // Сабантуй. – 1992 . – 28 март.
Маннапов Ш. Иман нуры // Казан утлары. – 1998. – № 2. – 180–181 б.
Шәрәфиев Р. Газинурлар дусты Шаһинур // Татар иле. – 1998. – 7 февр.
Сибат Р. Шәм // Юлдаш. – 1998. – № 11 (июнь).
Галимуллин Ф. Халык мәхәббәте лауреаты // Юлдаш. – 1998. – № 11 (июнь).
Булатов Н. Каһарманнар эзеннән // Ватаным Татарстан. – 2003. – 28 февр.
Шәрипов Р. Кеше булу таланты // Татарстан яшьләре. – 2003. – 15 март.
Әхмәтҗанов М. Мәңгелек яра // Шәһри Казан. – 2004. – 20 авг.
Шәрәфиев Р. «Хәтер яктысы»нда ни күрәбез? // Мәдәни җомга. –2004. – 17 сент.
Гыйззәтуллин Р. «Хәтер яктысы» җаннарны җылыта // Татар иле. – 2004. – № 4 (3 окт.).
Рәхим Р. Хәтер сагында торучы Нур! // Юлдаш. – 2006. – № 33 (27 авг.).
Гафиятов А. Васыятькә тугрылык // Татарстан яшьләре. – 2007. – 8 май.
Батталов Р. Эзтабар әдип фидакарьлеге // Яңарыш (Удмуртия). – 2008. – 7 февр.
Фаршатова Л. Шаһинур абый сабаклары // Ватаным Татарстан. – 2008. – 8 февр.
Галимуллин Ф. Шаһинур йөрәге // Мәгърифәт. – 2008. – 16 февр.
Шәрипов Р. Мең рәхмәт, Шаһинур! // Мәдәни җомга. – 2008. – 22 февр.
Шәрәфиев Р. Күңелендә күпме җылылык бар... // Казан утлары. – 2008. – № 2. – 180–184 б.
Сафин Г. Игелеклене ил таный // Яңарыш (Удмуртия). – 2008. – 24 апр.
Хәйруллин З. Рәхмәтле әдип бәйрәме // Ватаным Татарстан. – 2008. – 25 апр.
Бикмөхәммәтова Р. Шаһинур Мостафин: «Каһарманнарыбызның батырлыклары әлегә тиешенчә бәяләнмәгән...» // Ирек мәйданы. – 2008. – 8 май.

* * *
Минкус Н. Мастер очерков // Сов. Армия. – 1973. – 21 сент.
Шарипов Р., Валеев М. Он дарит им вторую жизнь // Трудовая слава (Кукморская районная газета). – 1987. – 17 февр.
Сибат Р. Дарящий свет // Казань. – 2004. – № 6. – С. 18–28.
Саттаров А. Клуб собирает друзей // Известия Татарстана. – 2007. – № 17 (27 апр.).
Балашов Ю. Именем Ломоносова // Казань. – 2007. – № 4. – С. 21–23.
Абдрашитов А. Писатель-следопыт Шагинур Мостафин // А.Абдрашитов. Калейдоскоп личностей. – Казань: Паритет, 2007. – С. 41–44.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»