поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ӘМИРОВ КӘШШАФ

(1922–1996)

Драматург Кәшшаф Сафиулла улы Әмиров 1922 елның 7 апрелендә хәзерге Ульяновск өлкәсенең Яңа Кышлау районы Яңа Зимница авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Үсмер чагы һәм мәктәп еллары Үзбәкстанда уза, шунда урта мәктәпне тәмамлап, сугыш алдыннан Бохара укытучылар институтында укый. 1940–1945 елларда Үзбәкстан мәктәпләрендә укытучы, укыту бүлеге мөдире, колхозда бухгалтер булып эшли, аннары, Ташкентта юридик курсларны тәмамлагач, 1950 елга кадәр Таҗикстанда тикшерү органнарында хезмәт итә. 1953–1960 елларда ул Таҗикстанның Гиссар районында төрле җитәкче эшләрдә һәм Дүшәмбе шәһәрендә республика газеталары нәшриятының фотокорреспонденты хезмәтендә була.

1960 елда К.Әмиров Татарстанга кайта һәм, берникадәр вакыт Азнакай эшчеләр поселогының Культура сарае үзешчән сәнгать коллективына җитәкчелек иткәннән соң, Лениногорск шәһәренә күчеп, бөтенләйгә шунда төпләнеп кала. 1961–1976 елларда ул Лениногорскида В.Маяковский исемендәге клуб каршында оешкан киностудиянең җитәкчесе, шәһәр радиотапшырулар студиясе мөхәррире, РСФСР Художество фондының Лениногорск производство участогы начальнигы вазифаларын башкара. 1976 елдан К.Әмиров Лениногорск шәһәр гараж кооперативы идарәсенең рәисе булып эшли.

К.Әмиров – дистәдән артык сәхнә әсәре авторы. Аларның һәммәсе дә диярлек үз вакытында профессиональ театр һәм халык театрлары сәхнәләрендә уйналалар. Нефтьчеләргә багышланган «Шөгер моңнары» һәм милиция хезмәткәрләренең катлаулы көндәлек тормышын яктырткан «Хөкем алдыннан» исемле пьесалар җитмешенче еллар башында Республика татар драма һәм комедия театры сәхнәсендә уңыш белән бара. Драматургның «Гаделлек җиңә», «Вөҗдан әмере», «Упкын», «Кодалар», «Туй алдыннан» кебек пьесалары, Татарстаннан тыш, Үзбәкстан, Оренбург халык театрлары тарафыннан да сәхнәләштереләләр. Авторның бигрәк тә «Зөлфия» дип исемләнгән пьесасы зур уңыш казана, ул илдәге иллеләп театрның репертуарына кертелә. Әфган халкы белән совет халыклары арасында урнашкан эчкерсез дуслык, хезмәттәшлек темасын заманча яктырткан бу пьеса 1983 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала һәм матбугатта уңай бәя ала. Пьеса, рус теленә тәрҗемә ителеп, 1983 елда «Театр» журналында да (№ 5) басылып чыга.

К.Әмиров – 1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Шөгер моңнары: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 190 б. – 6200 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Валеев Р. Зульфия – сестра Фазили // Сов. культура. – 1983. – 26 апр.
Хачатуров К. Солнце должно светить всем людям // Театр. – 1983. – № 5. – С. 183.
Амиров К. История пишется сегодня // Веч. Казань. – 1984. – 3 янв.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»