поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ӘМИРИ КӘРИМ

(1893–1962)

Шагыйрь һәм драматург Кәрим Әмири (Кәрим Хөсәен улы Әмирев) 1893 елда хәзерге Башкортстан Республикасының Тәтешле районы Бүл-Кайпан авылында мулла гаиләсендә туа. Мәдрәсә белеме алганнан соң, Уфа һәм Пенза губерналарындагы татар авылларында балалар укыта. 1918 елда Казанга килеп, укытучылык эшен дәвам иттерә һәм көндәлек матбугат басмаларында («Эш», «Кызыл Армия», «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан» газеталарында) корректор һәм әдәби хезмәткәр булып эшли. 1929–1932 елларда Уралда һәм Кузбасста татар эшчеләре өчен чыгып килгән газеталарда хезмәт итә.

Әдәбият мәйданында К.Әмиринең исеме 1913 елда ук «Шура» журналында (Оренбург) басылган шигырьләре белән күренә башлый. Октябрь инкыйлабыннан соң, гражданнар сугышы һәм НЭП чорларында, аеруча актив яза: газеталарда һәм журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре һәм поэмалары («Даһи», 1918; «Ике дус», 1919; «Идел буенда», 1919; «Шәрекъ сахрасы», 1920; «Сулган чәчәк», 1921; «Ачлык көннәрендә», 1921; «Бабай», 1922 һ.б.) басылып чыга. Каләмен драматургия жанрында да сынап карый: борынгы болгар-татар шагыйре Кол Галинең мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» әсәре сюжетына нигезләп язган «Йосыф белән Зөләйха» трагедиясе 1922 елда Татар дәүләт театры сәхнәсендә куелып, театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан уңай бәяләнә. Яшь драматургның мещанлык күренешләрен оста фаш иткән, үз чоры өчен актуаль яңгырашлы «Печән базары» (1925), «Казан кызы» (1925) һәм 1905 ел вакыйгаларына багышланган «Пайтәхет җәлладлары» (1925) пьесалары да 1925–1928 елларда театр сәхнәләрендә уңыш белән бара.

Шул ук егерменче еллар дәвамында әдипнең Уралда беренче коммуналар төзү һәм гражданнар чоры вакыйгаларын яктырткан «Урал баласы» (1930) исемле повесте, балалар өчен «Завод мәктәбендә» (1925), «Фабрик баласы» (1925), «Югалган малай» (1927) кебек хикәя китаплары һәм «Кәрим Әмири шигырьләре» исеме белән зур гына сайланма җыентыгы басылып чыга.

Афәтле, катлаулы утызынчы еллардан башлап К.Әмиринең иҗат активлыгы бермә-бер сүрелә, аңа, нахак гаепләрдә гаепләнеп, сәяси тоткын, сөрген җәфаларын кичерергә туры килә. Һәрхәлдә, балаларга атап язылган «Музыкант» (1938) исемле озын хикәясен, «Ак кәҗә» (1938) исемле әкият-поэмасын һәм Ватан сугышы елларындагы «Көрәш җырлары» (1942) дигән шигъри җыентыгын исәпләмәгәндә, әдипнең соңгы утыз еллык иҗат мирасында игътибарга лаек бүтән әсәрләр күренми.

Ул 1962 елның 28 гыйнварында Казанда вафат була.

К.Әмири – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Печән базары: комедия. – Казан: Татар. матбугат-нәшр. комбинаты, 1925. – 76 б. – 3000 д.
Пролетариат моңнары: шигырьләр. – М.: Нәшрият, 1926. – 23 б. – 5000 д.
Казан кызы: комедия. – Казан: Татар. дәүл. нәшр., 1928. – 56 б. – 3000 д.
Кәрим Әмири шигырьләре. – 1 кисәк. – Казан: Яңалиф, 1929. – 76 б. – 5000 д.
Урал баласы: хикәя. – Казан: Яңалиф, 1930. – 94 б. – 3000 д.
Ак кәҗә: әкият. – Казан: Татгосиздат, 1938. – 32 б. – 9000 д.
Көрәш җырлары. – Казан: Татгосиздат, 1942. – 46 б. – 3070 д.
Пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 218 б. – 5000 д.
Югалган малай: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 32 б. – 15000 д.
Таң вакыты: сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 208 б. – 6000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Бадыйкшан Л. Аның исеме онытылмасын! // Шәһри Казан. – 2003. – 21 нояб.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»