поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ӘМИРХАНОВ МАРАТ

Язучы, журналист-публицист Марат Әмирханов 1933 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Кәзкәй авылында укытучы гаиләсендә туа. Әтисе – Әмирхан Әкрәм улы – Ватан сугышында һәлак була. Әнисе – Мәрьям Минһаҗ кызы – атадан ятим калган өч баланы ялгызы тәрбияләп үстерә.

Марат туган авылында җиде сыйныф һәм Актаныш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1951 елда Казанга килеп, педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1955 елда укуын уңышлы тәмамлагач, аны Татарстанның Питрәч районы Күн сигезьеллык мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Ләкин аңа анда озак эшләргә туры килми, шул ук елны армиягә алына. Гаскәри хезмәттә чагында хәрби училище программасы буенча экстерн тәртибендә имтихан тотып, офицер дәрәҗәсен ала. Армиядән хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, 1957 елның декабрендә, М.Әмирхановны Лениногорск районы Карабаш эшчеләр бистәсенең (хәзер Бөгелмә районына карый) 1 нче номерлы урта мәктәбенә уку-укыту бүлеге мөдире (завуч) итеп билгелиләр. Бер үк вакытта ул югары сыйныфларда татар әдәбияты һәм тарих фәннәрен укыта.

1970 елда М.Әмирхановны, актив хәбәрче буларак, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясенә даими эшкә чакырып алалар. Ул башта редакциянең мәктәпләр һәм югары уку йортлары бүлеген алып бара, аннан соң сәнәгать, төзелеш һәм транспорт бүлеген җитәкли. КамАЗ, Түбән Кама нефть химиясе төзелешләренең үзәгендә кайный, бихисап күп кешеләр, гыйбрәтле язмышлар белән очраша, төзүчеләр, нефть чыгаручылар турында республика матбугатында күләмле очеркларын, публицистик язмаларын бастыра. Соңыннан бу очерклар, язмалар аның «Безнең лауреатлар» (1980) һәм «Чулманның ак йолдызы» (1988) исемле китапларының төп эчтәлеген тәшкил итәләр.

1987 елдан Марат Әмирханов – «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналының баш мөхәррир урынбасары хезмәтендә.

Нәфис әдәбият өлкәсендә М.Әмирхановның беренче әсәре – «Алаяк» дигән хикәясе – 1978 елда «Социалистик Татарстан» газетасында басылып чыга. Иҗатының башлангыч чорында ул күбрәк шушы жанрга игътибарын юнәлтә. Бигрәк тә ул үзен юмористик хикәяләр остасы итеп таныта. Аның үткен сатира стилендә язылган «Дөя муены» (1996) исемле повесте укучылар арасында аеруча уңыш казана. Балаларга атап язылган хикәяләре һәм повестьлары тупланган «Таш һәйкәл» исемле китабы исә, 1988 елда иң күп укылган китапларның берсе буларак, икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.

Туксанынчы елларның урталарыннан башлап М.Әмирханов прозаның эрерәк жанрларында иҗат итә. Сугыштан соңгы авыл тормышы һәм бүгенге болгавыр заман чынбарлыгы вакыйгалары фонында ярату, тугрылык, дуслык, мәхәббәт, хыянәт, нәфрәт кебек әхлакый темаларны фәлсәфи-психологик яссылыкта һәм гыйбрәтле кеше язмышлары аша яктырткан «Үлмә, Әхмәтхан!» (1994), «Гөлнәзирә» (1998), «Тәгәридер гомер арбасы» (1998), «Мөкәррәмә» (2002), «Кайтаваз» (2004) повестьлары, «Тәкъдир» (1999), «Тояк эзе» (2003) романнары әдип иҗат колачының фикри һәм сәнгати яктан һаман киңәя, тирәнәя баруы турында сөйлиләр.

Марат Әмирханов – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1987), Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы.

М.Әмирханов – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Безнең лауреатлар: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 102 б. – 2000 д.
Таш һәйкәл: хикәя, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 132 б. – 13300 д.
Чулманның ак йолдызы: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 160 б. – 1800 д.
Сөн моңы: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 120 б. – 3000 д.
Тәкъдир: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 208 б. – 3000 д.
Сайланма әсәрләр: роман, повестьлар. – Казан: Рухият, 2004. – 648 б. – 1000 д.
И кылган догам минем: роман, повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 431 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Камалов Б. Данлы кешеләребез турында // Соц. Татарстан. – 1981. – 11 март.
Шәрифуллина Э. Туган як дәресләре // Яшь ленинчы. – 1987. – 10 окт.
Әхмәтҗанов М. Гаделлек җырчысы // Шәһри Казан. – 1995. – 9 июнь.
Гыйләҗев А. Бәрәкалла, Әмирхан! // Мәдәни җомга. – 1997. – 4 апр.
Әхмәтҗанов М. Сугыш зәхмәте // Шәһри Казан. – 1998. – 19 июнь.
Гыйләҗев А. Сирәгәеп калды урманлык… // Ватаным Татарстан. – 1998. – 14 авг.
Әхмәтҗанов М. Тәкъдирме, нәрсә бу? // Ватаным Татарстан. – 2000. – 4 февр.
Шәрипов С. Тәкъдирдән узып булмагач // Казан утлары. – 2000. – №11. – 131–134 б.
Әхмәтҗанов М. Тарих тузанындагы эзләр // Мәдәни җомга. – 2003. – 3 окт.
Вәли-Барҗылы М. Тәкъдир юллары // Казан утлары. – 2003. – № 12. – 160–163 б.
Әмирханов М. Каләм әҗере // Ватаным Татарстан. – 2004. – 19 нояб.
Әхмәтҗанов М. Сындырып сыный дөнья // Мәдәни җомга. – 2004. – 17 дек.
Әхмәтҗанов М. Догалы еллар хатирәсе // Шәһри Казан. – 2006. – 28 июль. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»