поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МИҢНУЛЛИН РОБЕРТ


 

Татарстан Республикасының халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе шул ук районның Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим анда берникадәр вакыт эшләгәннән соң, үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Робертның балачагы, үсмер еллары Сөн елгасы буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп торган шул гүзәл табигатьле авылда уза. Шунда башлангыч мәктәпне, күрше Аккүз авылына йөреп сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. Аннары Уфага барып, сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кире кайтып, китапханәдә, аннары колхозда эшли. 1966 елда Карабаш урта мәктәбен тәмамлап, ике ел «Маяк» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Аның әдәби иҗат белән җитди шөгыльләнә башлавы да шул елларга туры килә. Беренче шигырьләре, мәкалә-хәбәрләре район газетасында һәм «Ленинчы», «Кызыл таң» кебек республика матбугатында басыла.

Әдәбиятка мәхәббәт Р.Миңнуллинны 1968 елда Казанга алып килә. Ул Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Студент елларында матбугатта актив языша, аның «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында, «Идел» альманахында, «Казан утлары» журналында даими басыла килгән шигырьләре, күмәк җыентыкларда («Беренче карлыгачлар», 1970; «Безнең бәйрәмнәр», 1975) чыккан шигырь цикллары укучылар даирәсендә дә, әдәби тәнкыйть тарафыннан да яратып кабул ителә. Яшь авторның иҗаты 1972 елда яшь шагыйрьләрнең V Бөтенсоюз фестивалендә уңай бәя ала.

Университетны тәмамлаганнан соң, Р.Миңнуллин «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында эшли башлый. Балалар дөньясы белән якыннан танышкач, ул, лирик шигырьләр белән беррәттән, махсус балалар өчен дә шигырьләр язып карый. Балалар матбугатында басылган ул шигырьләрне күреп, Ш.Галиев, Х.Туфан, С.Хәким, Ф.Хөсни кебек абруйлы каләм ияләре яшь шагыйрьнең балалар өчен язуын бик хуплап каршы алалар. Шул вакыттан алып яшь шагыйрьнең балалар поэзиясендәге иҗат эшчәнлеге башланып китә.

Роберт Миңнуллин – эзлекле һәм даими эзләнүләр нәтиҗәсендә татар балалар әдәбиятын өр-яңа образлар, шигъри табышлар, ачышлар, өр-яңа шигъри алымнар белән баеткан талант иясе. Балалар шигъриятендә ул беренчеләрдән булып өлкәннәр һәм балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, сабыйлар дөньясындагы четерекле проблемаларны калку итеп чагылдыруга ирешә. Моңарчы балаларныкы саналмаган темаларны да кыю рәвештә нәниләр поэзиясенә кертә. Аның педагогик һәм психологик яктан төгәл уйланылган, поэтик яктан оста эшләнгән шигырьләре мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, сәхнәләрдә, радио-телевидение тапшыруларында еш яңгырый. Аның балалар поэзиясендә үз шигъри балалар дөньясы бар, үзенә генә хас интонацияле, язу-сөйләү манерасы, үз поэтик алымнары булган үз шигъри мәктәбе бар.

Р.Миңнуллин балалар шигъриятен популярлаштыру юнәлешендә зур эшләр башкара. Ул балалар әдәбиятына, балалар язучылары иҗатына багышланган мәкаләләр яза, мәктәпләрдә очрашулар уздыра. Ун ел дәвамында Р.Миңнуллин Татарстан телевидениесендә «Шигъри тәлгәшләр» исемле махсус тапшырулар циклы алып бара. Телевидениедән әдәбиятны актив пропагандалаганы һәм «Акбай цирк карый» (1978), «Җиде абый тай җигә» (1980), «Айга очтык» (1982) исемле балалар китаплары өчен Р.Миңнуллин 1982 елда Татарстан яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге бүләгенә лаек була. 1983 елда исә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләргә уздырылган Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыга.

Р.Миңнуллин өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә актив яза, ул – алтмыштан артык китап авторы. Алар арасында лирик шигырь тупланмалары да байтак («Бәхетле булыгыз», 1976; «Мәңгелек сәфәр», 1983; «Әнкәйнең ак чәчләре», 1986; «Сандугачның туган көне», 1990; «Талбишек», 1995; «Айның татлы яктысы», 2001). Шагыйрьнең лирик шигырьләренә композиторлар тарафыннан бик күп популяр көйләр языла.

Аның балаларга атап язган бер генә китабы да җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмый, матбугатта билгеләп үтелә яки, конкурсларда катнашып, бүләкләргә лаек дип табыла. Аның «Безнең авыл зоопаркы» (1988), «Энекәш кирәк миңа» (1990) исемле китаплары республика конкурсларында беренче урынны яулый. «Дөньядагы иң зур алма» (1992) исемле китабы исә 1994 елда халыкара әдәби бүләккә – Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек була. Шагыйрьнең исеме мәшһүр әкиятченең Почетлы дипломчылар исемлегенә кертелә. 1997 елда Р.Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясе бирелә. 1998 елда исә шагыйрь «Мәгариф» нәшрияты чыгарган «Күчтәнәч» (1995) дигән китабы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Роберт Миңнуллин – тәҗрибәле журналист, публицист, нечкә зәвыклы әдәби тәнкыйтьче, эссеист. Ул озак еллар «Казан утлары» журналында – бүлек редакторы, журналның җаваплы секретаре (1977–1983), Татарстан телевидениесендә – баш редактор (1983–1986), «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында корреспондент (1973–1977) һәм баш редактор (1986–1995) булып эшли. 1995 елдан ул – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000–2004 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, 2004 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Татарстан Республикасы законнары текстларын тәңгәлләштерү комиссиясе рәисе, 1988–1994 елларда Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 1979–1999 елларда һәм 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, 1995 елдан «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы, төрле елларда «Казан утлары», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», «Татар иле», «Сабыйга», «Сәхнә» кебек көндәлек матбугат басмаларының редколлегияләре әгъзасы, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы.

Роберт Миңнуллин 1993 елдан – «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе», 1998 елдан «Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр йөртә. 2005 елда Р.Миңнуллинга татар әдәбиятын үстерүгә керткән иҗат казанышлары өчен Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә.

Р.Миңнуллин – 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Бәхетле булыгыз: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 103 б. – 3000 д.
Акбай цирк карый: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 32 б. – 10000 д.
Сөенсеннәр әле каеннар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 111 б. – 4000 д.
Җиде абый тай җигә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 48 б. – 9000 д.
Әнкәйнең ак чәчләре: шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 110 б. – 5500 д.
Җәйнең яшел аты: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 64 б. – 10400 д.
Безнең авыл зоопаркы: балалар өчен шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 80 б. – 10000 д.
Сандугачның туган көне: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 191 б. – 5000 д.
Дөньядагы иң зур алма: балалар өчен шигырьләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 143 б. – 20000 д.
Талбишек: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 478 б. – 5000 д.
Күчтәнәч: балалар өчен шигырьләр, әкиятләр. – Казан: Мәгариф, 1995. – 159 б. – 5000 д.
Әнкәмнең догалары: җырлар. – Казан: Матбугат йорты, 1995. – 160 б. – 9000 д.
Алма бабай: балалар өчен шигырьләр, әкиятләр. – Казан: Мәгариф, 1997. – 176 б. – 5000 д.
Хәрефләр бәйрәме: шигъри әлифба. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 40 б. – 10000 д.
Уфа–Казан юллары: шигырьләр, эпиграммалар, тәрҗемәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 41 б. – 3000 д.
Шагыйрь генә булып калалмадым...: публицистика, әдәби тәнкыйть, әдәби портретлар, эсселар. – Казан: Матбугат йорты, 1998. – 416 б. – 1500 д.
Тәмлетамаклар: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Матбугат йорты, 1998. – 21 б. – 5000 д.
Мин – нечкә күңелле сәясәтче: чыгышлар, мәкаләләр, интервьюлар, әңгәмәләр. – Казан: Мастер-Лайн, 1999. – 278 б. – 1000 д.
Айның татлы яктысы: лирик шигырьләр. – Казан: Рухият, 2001. – 383 б. – 2000 д.
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан: шигырьләр, җырлар, истәлекләр, мәкаләләр. – Казан: Мәгариф, 2002. – 223 б. – 1000 д.
Сөенсеннәр әле сабыйлар: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2002. – 335 б. – 1000 д.
Балачакка ешрак кайтыгыз: шигырьләр, әкиятләр. – Казан: Мәгариф, 2002. – 303 б. – 1000 д.
Күңелләр нечкәргәндә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 175 б. – 2000 д.
Сайланма әсәрләр: 4 китапта. – Казан: Мәгариф, 2004. – 5000 д.
1 китап: балалар өчен шигырьләр, әдәби тәнкыйть, иҗат портретлары, рецензияләр. – 447 б.
2 китап: балалар өчен шигырьләр, әдәби тәнкыйть, иҗат портретлары, рецензияләр. – 399 б.
3 китап: лирик шигырьләр, иҗат портретлары, мәкаләләр. – 479 б.
4 китап: лирик шигырьләр, тәрҗемәләр, иҗат портретлары, мәкаләләр. – 511 б.
Дусларым, дус-ишләрем: шигъри котлаулар, шаян тостлар, багышлаулар, шигъри автографлар, эпиграммалар. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 320 б. – 500 д.
Әсәрләр: 7 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007.
1 т.: шигырьләр, тәрҗемәләр / кереш сүз авт. Р.Рахмани. – 575 б. – 2500 д.
2 т.: шигырьләр, җырлар, эпиграммалар. – 591 б. – 2500 д.
3 т.: шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр, мәкаләләр / кереш сүз авт. С.Хәким. – 527 б. – 2000 д.
4 т.: балалар өчен шигырьләр, кечкенә әкиятләр, ирекле тәрҗемәләр, төрле язмалар / кереш сүз авт. Ш.Галиев. – 527 б. – 2000 д.
5 т.: иҗат портретлары, нотыклар, мәкаләләр. – 431 б. – 2000 д.
6 т.: публицистика, истәлекләр, нотыклар. – 527 б. – 2000 д.
7 т.: мәкаләләр, юлъязмалар, рецензияләр, әңгәмәләр. – 527 б. – 2000 д.
Кунакка килегез: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 72 б. – 5000 д.
Әни, мин көчек күрдем: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 64 б. – 5000 д.

* * *
Мин яратам әле: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1994. – 272 б. – 3000 д. (Башкорт телендә.)
Мин сине яратам...: шигырьләр һәм җырлар / тәрҗ., кереш сүз авт. Р.Бикбаев. – Өфө: Китап, 2008. – 208 б. – 2000 д. (Башкорт телендә.)

* * *
Сладкая крапива: стихи для детей / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 32 с. – 150000 экз.
Глядит в окошко человек: стихи для детей / пер. с татар. Э.Блиновой; предисл. С.Михалкова. – М.: Дет. лит., 1986. – 40 с. – 100000 экз.
Утренний снег: стихи / пер. с татар. – М.: Современник, 1987. – 79 с. – 8000 экз.
Наш тигренок: стихи для детей / пер. с татар. – М.: Малыш, 1987. – 18 с. – 150000 экз.
Ох уж эти взрослые: стихи для детей / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – 112 с. – 20000 экз.
Когда я взрослым стану: стихи для детей / пер. с татар. – М.: РБП, 1994. – 8 с. – 1000 экз.
Возвращение: стихи / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2000. – 287 с. – 2000 экз.
Мальчик, каких еще мир не видал: стихи для детей / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2003. – 56 с. – 5000 экз.
Еще не вечер...: стихи, беседы, интервью, статьи / пер. с татар.; предисл. Р.Мустафина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – 542 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Юзеев И. Өметле омтылыш // Татарстан яшьләре. – 1973. – 17 нояб.
Мөхәммәдиев Р. Шигъри тәлгәшләр // Соц. Татарстан. – 1977. – 6 март.
Мостафин Р. «Жирне без дә яратабыз» // Соц. Татарстан. – 1980. – 30 окт.
Хөсни Ф. Кызык шагыйрь бу Миңнуллин // Татарстан яшьләре. – 1981. – 30 окт.
Хәким С. Без теләгән шагыйрь // Соц. Татарстан. – 1982. – 17 окт.
Бәдретдинов И. Шифалы тәлгәшләр // Татарстан яшьләре. – 1982. – 21 окт.
Кукушкин Р. Роберт Миңнуллинның балалар шигърияте // Р.Кукушкин. Канатлы дөнья. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 169–182 б.
Баян Ә. Тал бәллүдә тирбәлеп // Шәһри Казан. – 1996. – 5 июль.
Рәхим Г. Шигырь һәм җыр канатларында // Шәһри Казан. – 1998. – 31 июль.
Ганиева Ф. Шагыйрь гомере – аккошлар юлы // Казан утлары. – 1998. – № 8. – 163–170 б.
Гаташ Р. Бәхетлеләр булыйк // Мәдәни җомга. – 1998. – 7 авг.
Корбан Р. Игелек кылыгыз! Бәхетле булыгыз! // Ватаным Татарстан. – 1998. – 1 авг.
Зариф Ф. Киләчәгебезгә ышанам! // Мирас. – 1998. – № 8. – 4–10 б.
Рахмани Р. Талантлар ничә төрле? // Мәйдан. – 2003. – № 9. – 81–107 б.
Журналның Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган махсус саны // Мәйдан. – 2003. – № 9. – 11–128 б.
Садыйкова А. Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... // Мәдәни җомга. – 2005. – 28 окт.
Урманче Ф. Роберт Миңнуллинның шигъри осталык серләре. – Казан: Мәгариф, 2005. – 335 б.
Шәех Л. Шагыйрь гади була алмый... // Мәдәни җомга. – 2006. – 14 июль.

* * *
Юзиев Н. Гроздья поэзии // Комсомолец Татарии. – 1982. – 3 окт.
Хаким С. Певец детства // Веч. Казань. – 1982. – 15 окт.
Маннапов С. Возвращайтесь чаще в детство // Сов. Татария. – 1982. – 17 окт.
Вайнер Б. С солнцем наперегонки // Известия Татарстана. – 1994. – 15 апр.
Валеев М. Большой поэт маленьких героев // Респ. Татарстан. – 1998. – 21 апр.
Валиуллина А. Поэт без грусти – не поэт! // Молодежь Татарстана. – 1998. – 30 июля.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»