|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. МИНШИН МИДХӘТШагыйрь, публицист Мидхәт Миншин (Миңнеәхәт Мөхәммәтша улы Миншин) 1936 елның 26 сентябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Табигый ки, сугыш алды баласы буларак, ул ятимлек, ачлык-ялангачлыкның барысын башыннан кичереп үсә. Әмма яшьтән үк хезмәттә чыныгу, укуга омтылыш аңа тормыш юлында очраган авырлыкларны җиңәргә, яшәештә үз сукмагын табарга булыша. Җәйләрен колхозда эшләп, кышын укып, 1951 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында республика газета-журналларында, «Үсү юлы», «Яшь үрентеләр» кебек күмәк җыентыкларда шигырьләрен бастыра. 1959 елда университетны тәмамлап, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Буа район газетасына эшкә китә, анда ярты ел чамасы эшләгәч, 1960 елның февралендә Татарстан радиосының Идел аръягы зонасындагы үзхәбәрчесе итеп билгеләнә. Инде шул вакытларда ук җир кешесе мәнфәгатьләрен кайгыртып әзерләгән радиотапшырулары белән ул үзенең исемен киң җәмәгатьчелеккә таныта. 1967 елда аны Казанга, республиканың үзәк радиосына эшкә чакыртып алалар. Казан радиосында М.Миншин берөзлексез утыз биш ел эшли. |
Иң күп укылган
|