поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МИНГАЛИМ РӨСТӘМ

Шагыйрь һәм драматург Рөстәм Мингалим (Рөстәм Гали улы Миңлегалимов) 1937 елның 15 августында Самара өлкәсенең Камышлы (хәзерге Келәүле) районындагы Йолдыз дигән авылда игенче гаиләсендә туа. Йолдыз һәм Дәүләткол авылларында җидееллык мәктәпне, аннары Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлаганнан соң, 1955–1956 елларда Казакъстанның Күкчәтау өлкәсендә тракторчы һәм комбайнчы, 1956–1959 елларда Ташкент шәһәре заводларында слесарь һәм станоклар көйләүче, соңыннан, Бөгелмә шәһәренә кире кайтып, йөк ташучы һәм геофизик экспедициядә электр җиһазлары буенча слесарь булып эшли. 1962–1967 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, университетны тәмамлагач, сигез елга якын татар балалар газетасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм җаваплы секретарь, ә 1975–1977 һәм 1989–1997 елларда Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант вазифаларын башкара. 1977–1980 елларда Р.Мингалим Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны һәм Дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршындагы берьеллык театр курсларын тәмамлый.

Р.Мингалим балаларга атап язган «Әйт, Кояшым» (1966) һәм зурлар өчен «Эзләр» (1967) исемле беренче шигъри җыентыкларында ук татар поэзиясендә мөстәкыйль үз юлын табарга, тормыш күренешләрен үзенә генә хас образлы фикерләү һәм форма чаралары ярдәмендә гәүдәләндерергә тырышучы, шигырьдә масштаблылыкка, ассоциатив фикер һәм хис бердәмлегенә омтылучы, эзләнүчән шагыйрь буларак мәйданга чыга. Заман, яшәеш турында фәлсәфи уйланулар рәвешендә язылган күпсанлы лирик һәм публицистик шигырьләрендә, күтәренке-патетик рухтагы «Минем дәүләт» (1969), «Күз карасы» (1972), фәлсәфи-лирик уйланулар белән сугарылган «Иртәгә» (1975), «Ике авыл арасы» (икенче исеме – «Күк астында», 1979) поэмаларында әдипнең үзенчәлекле шигъри авазы тагы да ныгый, ачыклана төшә, уй-хисләре тагы да масштаблырак төс ала. Шагыйрь үзенең әсәрләрендә илләрне, халыкларны, милләтләрне борчыган зур мәсьәләләр турында сүз йөртә, шәхси кичерешләрен дөньяви проблемалар, чор-заман, тормыш агышы тудырган конкрет вакыйгалар белән бәйләп, аларга үзенең фәлсәфи мөнәсәбәтен белдерә. Аның сурәтләүдәге шигъри буяулары да үзенчәлекле: шигырьләре һәм поэмалары тормышчан конкрет детальләргә, киң-тирән мәгънәле метафора, чагыштыруларга бай булуы, ритмик яңгырашлы, иркен-ирекле формада язылулары белән җәлеп итәләр.

Р.Мингалим иҗат эшчәнлегенең башлангыч чорларыннан алып хәзергәчә балалар әдәбиятында, проза һәм драматургия жанрларында бердәй актив эшли. Балаларга атап язган тезмә әсәрләре һәм шигъри әкиятләре аның «Әйт, Кояшым!», «Ә сәгать келт-келт итә» (1968), «Уйларга кирәк» (1971), «Төнге әкият» (1973), «Бәхетле исем» (1977), «Исәнме, әткәй!» (1979), «Галстуклы кәҗә» (1992), «Учыма алган энҗе» (Уфа, 1995), «Их, Самара яклары!» (1998) кебек аерым җыентыкларында һәм сайланма тупланмаларында урын ала.

Драматургия жанрында әдипнең курчак театрлары өчен язган «Урман улы Зурмөгез», «Сихерләнгән урман», «Шүрәлеләр үч алмый» әкият-пьесалары, олылар өчен «Кайда сез, ирләр?», «Дүрт кешелек утыргыч», «Тау астында илле бүре», «Өченче бүлмәдә эт яши», «Кунак кызы гел килмәс», «Соңгы чиктә» («Ахырзаман башы») исемле комедия һәм драмалары, эчтәлекләренең заманча җитдилеге һәм фәлсәфи тирәнлеге белән генә түгел, тормыш материалын сәхнәдә яңача, татар театры традицияләрендә моңарчы күрелмәгән сәнгати чаралар ярдәмендә гәүдәләндерү тәҗрибәсе буларак та кызыклылар. Болардан «Кайда сез, ирләр?» комедиясе – Татар академия театрында, «Өченче бүлмәдә эт яши» драмасы Әлмәт театры сәхнәсендә куелып, «Сихерләнгән урман» пьеса-әкияте үз заманында Мәскәүнең Үзәк Курчак театры репертуарына да кертелгән иде.

Р.Мингалим киносценарийлар авторы буларак та билгеле. Аның туксанынчы елларда танылган драматург Ризван Хәмид белән берлектә иҗат иткән «Идегәй» тарихи драма-сценариесе һәм Эсфир Яһудин белән бергәләп язган «Ак метеор» киносценариесы матбугатта да басылып чыга.

Татар балалар әдәбиятын үстерү һәм баету юнәлешендәге хезмәтләре өчен Рөстәм Мингалим 1997 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләгенә, ә 2003 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Дәрт чүлмәге» исемле шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен 2005 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Ул – 1987 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.

Р.Мингалим – 1970 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Әй, кояшым!: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 29 б. – 10000 д.
Ә сәгать келт-келт итә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 53 б. – 6000 д.
Эзләр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 15 б. – 29000 д.
Алкын су: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 112 б. – 3500 д.
Күз карасы: поэма һәм шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 112 б. – 2000 д.
Юл өстендә тургай: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 139 б. – 3000 д.
Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 224 б. – 4500 д.
Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 367 б. – 1300 д.
Тау астында илле бүре: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. –312 б. – 5000 д.
Галстуклы кәҗә: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 32 б. – 20000 д.
Шүрәлеләр үч алмый: пьесалар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 128 б. – 5000 д.
Их, Самара яклары!: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 1998. – 46 б. – 2200 д.
Дәрт чүлмәге: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 224 б. – 2000 д.
Кем кулларына калдырыйм?: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 382 б. – 2000 д.

* * *
Учыма алган энҗе: поэмалар, шигырьләр. – Өфө: Китап, 1995. – 240 б. – 2500 д. (Башкорт телендә.)

* * *
Голубое седло: стихи / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1976. – 32 с. – 100000 экз.
Зеленый сон: стихи и поэмы / пер. с татар. – М.: Современник, 1978. – 63 с. – 10000 экз.
На лесной прогалинке: стихи / пер. с татар. – М.: Малыш, 1980. – 16 с. – 300000 экз.
Счастливое имя: стихи / пер. с татар. – М.: Дет. лит., 1983. – 46 с. – 50000 экз.
Растут мальчики: стихи / пер. с татар.– Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. – 72 с. –100000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хәким С. Әнвәр Давыдов эзе буйлап // Казан утлары. – 1971. – № 2. – 184–185 б.
Мәхмүдов Ә. Замандаш белән бер сафта // Татарстан яшьләре. – 1976. – 30 сент.
Хәйри Х. Язучы һәм журналист // Хәйри Х. Язучы һәм тормыш. – Казан: Татар кит. нәшр., – 1979. – 262–266 б.
Лерон Л. Мин – яралы шигъри сагыш... // Идел. – 1997. – № 8. – 32–33 б.
«Мин үземне начар яздым дип уйламыйм...» // Шәһри Казан. – 1997. – 15 авг.
Мирза М. Юл өстендә тургай // Ватаным Татарстан. – 1997. – 15 авг.
Хәмид Р. Рөстәм Мингалимгә – 60 яшь // Казан утлары. – 1997. – № 8. – 140 б.
Әһлиуллин Р. Йолдызда туган егет // Ватаным Татарстан. – 1997. – 31 окт.
Хәлим А. Кем анда? // Казан утлары. – 1998. – № 4. – 149–154 б.
Батулла Р. Йолдызның нурлы улы // Мәдәни җомга. – 2002. – 9 авг.
Журналның Рөстәм Мингалим иҗатына багышланган махсус саны // Мәйдан. – 2005. – № 2. – 45–176 б.
Галиуллин Т. Затлы сүз – җан азыгы // Мәдәни җомга. – 2005. – 8 апр.
Яхин Ф. Дәрт чүлмәге ташып торсын! // Мәдәни җомга. – 2005. – 22 апр.
Хәмид Р. Исән чакта кадерли белик үзләрен // Шәһри Казан. – 2006. – 31 март.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»