поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МИҢНЕГУЛОВ ХАТЫЙП

Әдәбият галиме, педагог Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов 1939 елның 12 маенда Татарстанның Зәй районы Апач авылында колхозчы гаиләсендә туа.

Хатыйп башлангыч белемне туган авылында, җидееллыкны күрше Пидәр (Федоровка) авылы мәктәбендә, урта белемне 1954–1957 елларда Сарман районының Иске Кәшер мәктәбендә ала. Мәктәптә укуын тәмамлагач, ике еллап вакыт әүвәл Таҗикстанның Ленинабад өлкәсендә заводта, мамык җыюда, аннары туган авылында колхозчы, клуб мөдире булып эшли. 1959–1964 елларда ул – Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. 1962–1963 уку елында, читтән торып укуга күчеп, Пенза өлкәсенең хәзерге Белинский районы Качкару (Кутеевка) авылында балалар укыта. Университетны тәмамлагач, Сарман районында ике ел Чукмарлы мәктәбе директоры, колхозның партоешма секретаре, аннан ел ярым КПССның район комитетында партия мәгарифе кабинеты мөдире булып эшли. 1967 елның ноябреннән – Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы укытучысы. 1972 елда XIV гасыр төрки-татар шагыйре Сәйф Сараи иҗаты темасына кандидатлык, 1991 елда татар әдәбиятының Шәрык классик әдәбияты белән тарихи багланышларын тикшергән хезмәтләре нигезендә докторлык диссертацияләрен яклый. 1984–1989 елларда – филология факультетында декан урынбасары. Берничә мәртәбә вакытлыча кафедра мөдире, декан вазифаларын башкара. 1999–2009 елларда – татар филологиясе һәм тарихы факультетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире хезмәтендә.

Хатыйп Миңнегулов, башка бик күп каләм әһелләре кебек, яшьтән үк әдәбият белән кызыксына, шигырьләр, нәсер-парчалар, мәкаләләр яза. Студент елларында яшь тәнкыйтьче буларак таныла. Әдәбият фәне белән ул университетка эшкә күчкәч ныклап шөгыльләнә башлый.

Х.Миңнегулов, нигездә, Урта гасыр һәм ХIХ йөз татар әдәбиятын, аның Шәрык (гарәп, фарсы, төрки) классикасы белән тарихи багланышларын өйрәнә. Галимнең шулай ук XX гасыр татар әдәбияты, чит илләрдәге татар сүз сәнгате, әдәбиятны укыту методикасы, әдәбият теориясе, текстология, халык һәм дин тарихы, мәдәният һәм мәгариф проблемаларына багышланган мөһим хезмәтләре дә бар. Ул бигрәк тә Котб, Сәйф Сараи, Таҗеддин Ялчыгол, Шәмседдин Зәки, Салихҗан Кукляшев, Ризаэтдин Фәхретдин, Заһир Бигиев, Фатих Халиди, Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Шәехзадә Бабич, бүгенге шигърияттән Рәдиф Гаташ, Әдхәт Синугыл кебек авторларның иҗатларын, «Кәлилә вә Димнә», «Тутыйнамә», «Мең дә бер кичә», «Мең дә бер көн» шикелле борынгы әдәби ядкарьләрне өйрәнүгә, хикәят, кысалы кыйсса, газәл, робагый һ.б. классик жанрларны гыйльми яктыртуга үзеннән зур өлеш кертә. Гаяз Исхакый турында берничә китап, күпсанлы мәкаләләр бастыра. Галим шулай ук татарның мөһаҗир әдипләре Хөсәен Габдүш, Сания Гыйффәт, Х.Хәмидулла, М.Исмәгыйли хакындагы язмалары, чит илләрдә нәшер ителгән газета-журналлар турындагы хезмәтләре, шулай ук әдәбиятчы галимнәр хакындагы мәкаләләре, иҗат портретлары белән дә киң җәмәгатьчелеккә таныла.

Х.Миңнегулов – татар, рус, төрек, төрекмән һ.б. телләрдә дөнья күргән өч дистәдән артык китап, алты йөздән артык мәкалә авторы. Алар арасында тугыз монография, дүрт әдәбият дәреслеге (бишенче, тугызынчы, унынчы сыйныфлар өчен), дистәләгән уку-укыту әсбабы, программалар бар. Галим утыз томлы төрки дөньясы әдәбиятлары тарихын язуда, антологиясен төзүдә (бу китаплар Анкарада төрек телендә нәшер ителә) автор һәм татар әдәбиятчылары төркеменең җитәкчесе буларак катнаша. Аның тарафыннан басмага әзерләнеп, Сәйф Сараи әсәрләре, Таҗеддин Ялчыголның «Рисаләи Газизә» китабы, Котбның «Хөсрәү вә Ширин» шигъри романы, Гаяз Исхакыйның күп кенә язмалары һ.б. әдәби ядкарьләр нәшер ителә.

Х.Миңнегулов Мәскәү, Истанбул, Анкара, Хельсинки, Ташкент, Төркестан, Алма-Ата, Петербург, Төмән һ.б. шәһәрләргә лекцияләр укырга барып йөри, конференция, конгресс, симпозиумнарда докладлар белән чыгышлар ясый. Ул – күп кенә гыйльми хезмәтләрнең фәнни редакторы, диссертацияләр җитәкчесе һәм рәсми оппоненты.

Х.Миңнегулов – актив җәмәгать эшлеклесе дә. Ул – Казан дәүләт университетында һәм Татарстан укытучыларының белемен камилләштерү институтында гыйльми совет әгъзасы, докторлык диссертацияләре яклау советының рәис урынбасары, Югары белем министрлыгы каршындагы «Россия халыклары телләрен һәм әдәбиятларын Федерация югары уку йортларында укыту секциясе»нең рәисе, «Казан утлары», «Билге» (Анкара), «Түркология» (Төркестан) журналларының редколлегия, «Татар энциклопедиясе»нең баш гыйльми-редакцион коллегиясе әгъзасы, Тукайгача чор татар әдәбияты тарихының баш мөхәррире, Татарстан Язучылар берлегенең кабул итү коллегиясе әгъзасы, Тукай җәмгыяте президенты, Бөтендөнья тюркологлары ассоциациясенең президиумы әгъзасы һ.б. Ул берничә мәртәбә бөтендөнья татар Конгрессы Корылтайларында делегат булып катнаша.

Х.Миңнегулов филология фәннәре докторы (1991), профессор (1992), Россия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы-академигы (1996), Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе (1994, 2005), «Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге» лауреаты («Татарская литература и Восточная классика» дигән монографиясе өчен, 1995), «Халыкара ел кешесе» (Англия, Кембридж, 1998), Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты (1998), Халыкара казакъ-төрек университетының (Төркестан) «Шәрәфле профессоры» (2004), «Казан университетының мактаулы прфессоры» һ.б. Ул шулай ук «Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты» (2004) дигән китабы өчен 2005 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Х.Миңнегулов – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сәйф Сараиның тормышы һәм иҗаты: уку-укыту әсбабы. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1972. – 50 б. – 250 д.
Котб иҗаты: монография. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1976. – 79 б. – 500 д.
Сәйф Сараи: монография. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1976. – 190 б. – 850 д.
Педагогик практика: методик кулланма 2 кисәктә: – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1981.
1 кисәк. – 48 б. – 300 д.
2 кисәк. – 48 б. – 120 д.
ХIХ йөз татар әдәбияты ядкярләре: монография / соавт. Ш.Садретдинов. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1982. – 143 б. – 660 д.
ХIХ йөз татар хрестоматияләре: монография / соавт. Ш.Садретдинов. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1982. – 135 б. – 700 д.
Әдәбияттан диплом эшләре: уку-укыту әсбабы. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1985. – 84 б. – 500 д.
Шәрекъ һәм татар әдәбиятында кысалы кыйссалар: монография. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1988. – 198 б. – 1000 д.
Туган тел китабы: 5 нче сыйныф өчен дәреслек / соавт. Б.Мифтахов, Н.Садриев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 208 б. – 35000 д.
Әдәбият: урта мәктәп һәм гимназияләрнең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, лицейлар өчен дәреслек (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты) / соавт. Ш.Садретдинов. – Казан: Мәгариф, 1994. – 336 б. – 30000 д.
Әдәбият: урта мәктәп һәм гимназияләрнең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, лицейлар өчен дәреслек (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты) / соавт. Ш.Садретдинов. – Тул. 3 басма. – Казан: Мәгариф, 2005. – 407 б. – 16300 д.
Татар әдәбияты: рус мәктәпләренең 10 нчы сыйныфларында укучы татар балалары өчен дәреслек-хрестоматия (Урта гасыр, ХIX йөз, XX гасыр башы) / соавт. Н.Гыймадиева. – Казан: Мәгариф, 1996. – 319 б. – 38100 д.
Татар әдәбияты: рус мәктәпләренең 10 нчы сыйныфларында укучы татар балалары өчен дәреслек-хрестоматия (Урта гасыр, ХIX йөз, XX гасыр башы) / соавт. Н.Гыймадиева. – Тул. 3 басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 383 б. – 21000 д.
Исхакый мөһаҗирлектә: монография. – Казан: Таң-Заря, 1999. – 84 б. – 500 д.
«Дөньяда сүземез бар...»: мәкаләләр, чыгышлар, юлъязмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 336 б. – 2000 д.
Гасырлар өнен тыңлап...: мәкаләләр, уйланулар. – Казан: Мәгариф, 2003. – 336 б. – 2000 д.
Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты: монография. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 368 б. – 2000 д.
Чит илләрдәге татар әдәбияты: монография. – Казан: Мәгариф, 2007. – 399 б. – 1000 д.

* * *
Сараи С. Гөлестан. Лирика. Дастан / әсәрләрне басмага әзерләүче, кереш сүз, ахыр мәкалә авт. Х.Миңнегулов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 296 б. – 3000 д.
Ялчыгол Т. Рисаләи Газизә / әсәрне басмага әзерләүче, искәрмә-аңлатмалар, кереш сүз авт. Х.Миңнегулов. – Казан: Иман, 2001. – 480 б. – 200 д.
Исхакый Г. Ислам мәмләкәтләрендә: юл истәлекләре / әсәрне басмага әзерләүче, кереш сүз авт. Х.Миңнегулов. – Казан: Иман, 2003. – 101 б. – 200 д.
Котб. Хөсрәү вә Ширин / әсәрне басмага әзерләүче, кереш сүз авт. Х.Миңнегулов. – Казан: Мәгариф, 2003. – 5000 д.

* * *
Переводы и оригинальные произведения Саифа Сараи. – Казань, 1972. – 31 с. – 120 экз.
Татарская литература и Восточная классика: вопросы взаимосвязи и поэтики. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 1991. – 54 с. – 100 экз.
Татарская литература и Восточная классика: монография. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 1993. – 384 с. – 1000 экз.
Хатип Усманович Усманов: очерк. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 2002. – 20 с. – 200 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Абилов Ш. Болгар-татар багларында Шәрекъ гөлләре // Татарстан хәбәрләре. – 1994. – 28 гыйнв.
Курбатов Х. Әдәбиятыбызның тирән тамырлары // Татарстан. –1994. – № 7–8. – 136–138 б.
Сәхапов Ә. Тынгысыз гомер юлы // Мирас. – 1994. – № 5–6. – 11–12 б.
Урманче Ф. Ерактан килгән чишмәләр // Мирас. – 1995. – № 1–2. – 280–282 б.
Галимуллин Ф. Шәркый рухыбыз тамырлары // Казан утлары. – 1995. – № 1. – 178–180 б.
Зариф Ф. Мирасыбызны өйрәнүче галим // Мирас. – 1997. – № 10. – 105–109 б.
Исламов Р. Галим, мөгаллим һәм остаз // Казан утлары. – 1999. – № 4. – 156–160 б.
Галимуллин Ф. Әдәбиятыбыз тарихына ачкыч // Ватаным Татарстан. –1999. – 7 май.
Шәрипов Ә. Гасырлар катламын сөргәндә // Мәдәни җомга. – 1999. – 7 май.
Ганиева Р. Хезмәткә мәдхия // Мирас. – 1999. – № 5. – 67–70 б.
Әмирхан Р. Гыйлем һәм остазлык юлында // Татар иле. – 1999. – Май.
Сибгатуллина Ә. Сүз гөлләрен туплаучы // Ватаным Татарстан. – 2004. – 12 май.
Шәех Л. Халкым өчен көн-төн йөрәк яна... // Шәһри Казан. – 2004. – 4 июнь.
Акмал Н. Студентлыгыма һич тә түбәнсетеп карамадым // Мәгърифәт. – 2007. – 1 дек.
Ганиева Р. Күренекле галим-педагог, чын Хатыйп // Казан утлары. – 2009. – № 5. – 135–139 б.
Низамиев М. «Безнен Белинский» // Казан утлары. – 2009. – 8 май.
Гаташ Р. Хәким дә, хадим дә // Мәдәни җомга. – 2009. – 8 май.
Мөлеков М. Фән юлы – бәхет юлы // Кызыл Таң (Өфө). – 2009. – 12 май.
Бәдретдинов Р. Татар дөньясының горурлыгы // Мәгърифәт. – 2009. – 9 май.
Закирҗанов Ә. Игелекле хезмәт // Шәһри Казан. – 2009. – 13 май.
Мөгаллимнәр остазы // Мәгариф. – № 5. – 12 б.
Хатип Миңнегулов турында. – О профессоре Хатипе Миннегулове / төз. Х.Йосыпов. – Казан: Идел–Пресс, 2009. – 479 б.
Имамиева А. «Милләт хакындагы уй – күңелем түрендә» // Татарстан яшьләре. – 2009. – 26 май.

* * *
Сафиуллина Ф. Одержимость познанием // Респ. Татарстан. – 1999. – 14 мая.
Агзамов Ф. Открытия «Человека года» // Казанские ведомости. – 1999. – 20 мая.
Ахунов А. Ген целеустремленности // Респ.Татарстан. – 2009. – 16 мая.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»